+17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 сентябрь , 10:20

Уку елы кызыклы, якты һәм уңышлы булсын!

1 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкалада Белем көне уңаеннан узган чараларда катнашты.

Уку елы кызыклы, якты һәм уңышлы булсын!Уку елы кызыклы, якты һәм уңышлы булсын!
Уку елы кызыклы, якты һәм уңышлы булсын!

Төбәк җитәчесе Русия Герое Максим Серафимов исемендәге 40нчы белем бирү үзәгендә, Уфа ягулык-энергетика колледжында һәм Башкортстан дәүләт медицина университетының яңартылган 1нче тулай торагында булды. Радий Хәбиров укучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады, аларның әти-әниләре, укытучылар, производствога өйрәтү осталары һәм студентлар белән аралашты.

Төбәк җитәкчесе 40нчы белем учагында махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең кызын беренче сыйныфка озатты.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалды. Биредә өлешчә үзгәртеп кору үткәрелде, тышкы һәм эчке бизәлеш яңартылды, инженерлык челтәрләре алыштырылды, шулай ук яңа җиһазлар сатып алынды.

Моннан тыш, республика ярдәме белән мәктәп янындагы территория төзекләндерелде һәм спорт үзәге, шул исәптән воркаут-зона, баскетбол мәйданчыгы һәм йөгерү юлы җиһазландырылды.

Республика Башлыгының маршруты гомуми, урта һөнәри һәм югары белем өлкәсен берләштерде. Һәр объектта белем бирү мохитенең сыйфаты, хәвефсезлек, практик әзерлек һәм яшләр Башкортстанда калсын өчен шартлар тудыру мәсьәләләре төп тема булды. Төбәк Башлыгы бу мәсьәләләрнең һәрвакыт өстенлекле булуын билгели. Радий Фәрит улының Белем көнендәге маршруты да төбәк сәясәтенең төп юнәлешләрен ачык күрсәтә.

Бүген республикада Русиядә иң эре һәм иң яхшы мәгариф системаларының берсе төзелгән, ул җиһазландырылган мәктәпләр саны буенча Идел буе округында — беренче һәм илдә өченче урында тора. 2026 елда Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы төзелеше тәмамланачак. 2027 елда Республика математика лицей-интернаты үз ишекләрен ачачак.
Соңгы елларда республикада яңа мәктәпләр төзүгә, булганнарын капиталь ремонтлауга, белем бирү учреждениеләренең матди базасын заманча итеп үзгәртүгә һәм яңартуга зур игътибар бүленә. Агымдагы елда республикада биш яңа мәктәп сафка бастырылды. Алар исәбендә – Уфаның “Кузнецов затоны”ндагы 2 200 урынлык мәктәп (Идел буе федераль округындагы иң зур гомуми белем бирү учагы) һәм Глумилина-2 бистәсендәге 1225 урынлык 88нче мәктәпнең икенче корпусы. 88нче мәктәпнең яңа корпусын 29 августа видеобәйләнеш аша Русия Президенты Владимир Путин һәм Радий Хәбиров ачты. Ел ахырына кадәр тагын өч мәктәп ачу күзаллана: аларның икесе – Уфада һәм берсе Нефтекама шәһәрендә.

Бер үк вакытта мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы шәһәр һәм районнарның белем бирү инфраструктурасын өр-яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә. 2022-26 елларда Башкортстанда 217 мәктәп бинасы капиталь яңартылды, аларда 91 меңнән артык бала белем ала. Агымдагы елда 42 мәктәп объектында, шулай ук балалар бакчаларында һәм колледжларда эшләр алып барыла.

Белем учакларындагы хәвефсезлек мәсьәләсе дә төбәк җитәкчесенең аерым контроленә алынган. Радий Хәбиров республиканың белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлекне арттыру турында указга кул куйды. Мәсәлән, Башкортстанда үткәрү режимын һәм физик сакны көчәйттеләр, профилактик һәм психологик юнәлешкә игътибарны арттырдылар. 159 мәктәп ике режимлы сакка күчерелгән. Мәгариф оешмаларында тәрбия һәм искәртү эшләре өчен җаваплы җитәкчелек тәгаенләнә, аларга ай саен өстәмә төбәк түләүләре каралган. Мәктәп психологларының кризиска каршы бүлеге булдырылды. Уку елы башланыр алдыннан барлык белем бирү оешмаларында террорга каршы күнекмәләр үтте. Агымдагы елда янгын һәм террорга каршы хәвефсезлекне ныгытуга 220 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.

Әлбәттә, уңайлы шартлар, өлкәннәр ягыннан игътибар булуы укучыларның белем дәрәҗәсендә ачык чагыла.

Башкортстан Бөтенрусия укучылар олимпиадасы нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр Русиянең алдынгы биш төбәге исәбенә керде. Химия, хокук, география һәм информатика фәннәре буенча командалар югары нәтиҗәләр күрсәткән. Соңгы биш ел эчендә соңгы этапта җиңүчеләр һәм призерлар саны ике тапкырга арткан. Күрсәткечләр сәләтле укучылар белән эшнең киңәйтелүе һәм остазларны әзерләү сыйфаты артуын раслый.

 Быел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча республикада 210 укучының эше 100 балл белән бәяләнгән. Былтыр бу күрсәткеч 159 булган. 11 чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча иң югары нәтиҗә алган (былтыр мондый укучы бишәү булган). Физика, профильле математика, урыс теле, биология һәм әдәбият буенча 100 баллы эшләр саны сизелерлек арткан. Бердәм дәүләт имтиханын 100 балга тапшырып, Башкортстанның югары уку йортларына укырга кергән яшьләр 150 мең сум күләмендә республика Башлыгы премиясын ала. Мондый чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән укытучыларга 50 мең сум акча түләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценттан артыгы колледжларны сайлый. Республикада илдәге иң эре урта һөнәри белем бирү челтәрләренең берсе булдырылган: 90 һөнәри белем бирү оешмасы, якынча 119,2 мең студент, 177 белгечлек һәм 88 эшче һөнәрләр буенча әзерлек алып барыла. «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында 27 кластер булдырылган, 2027 елда тагын сигезне ачу планлаштырыла. Уфа ягулык-энергетика колледжының яңа кластеры укытуны ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең заказы белән бәйле рәвештә алып бара.

 

Эксперт фикере

Роза Аслаева, Уфа ягулык-энергетика колледжы директоры:

2025 елда колледж Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурслы сайлап алу узды. Быел терәк эш бирүчеләр ярдәмендә «Ягулык-энергетика комплексы өчен кадрлар әзерләү үзәге» кластеры булдырылды. Колледж электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше, химия технологияләре, төзелеш техникасы һәм технологияләре, гамәли геология, тау эше, нефть - газ эше һәм геодезия өлкәсендә урта һөнәри белем бирүнең 19 белгечлеге буенча әзерлек алып бара. Ел саен колледж Башкортстанның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре өчен 1000нән артык кешене чыгара. Икътисадның реаль секторы предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү фаразлары буенча, 2029 елга «Профессионалитет» белем бирү программалары буенча белем алган 800дән артык студентны чыгару планлаштырыла.

«Профессионалитет» проектында катнашу нәтиҗәсендә Нежинская урамындагы беренче корпуста капиталь ремонт ясалды һәм матди-техник база яңартылды. Моның өчен федераль бюджеттан 100 миллион сум, төбәк бюджетыннан 50 миллион сум, бюджеттан тыш акчалар 59,9 миллион сум җәлеп ителде. Планнарда — 2027 елда 1нче май урамындагы икенче корпусны һәм 2028 елда тулай торакны тәртипкә китерү.
Кластерны шул исәптән терәк эш бирүчеләр ярдәмендә булдырдык. Билгеләп үтәм, 2026 елда гарантияле эшкә урнашу белән максатчан уку турында шартнамәләр төзүгә 400 гариза кергән.


Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас