

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе СВОда катнашучыларны бүләкләүдән башланды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров укчылар взводы командиры урынбасары Айнур Вәлиевка һәм батальон командирының кораллану буенча урынбасары Фидель Гыйльметдиновка дәүләт бүләкләре тапшырды. “Илебезне менә нинди егетләр саклый!” –─ дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
Шулай ук, Стәрлетамакның 3нче лицей-интернаты укучысы, Кытайда икътисад буенча халыкара олимпиаданың көмеш призеры булган Руслан Әминев Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Бу –─ иң абруйлы халыкара олимпиада. Уртак тырышлык белән республиканың Олимпиада хәрәкәте буенча иң яхшы бишлектә булуына ирештек. Бу –─ безнең республикада урта белем бирү сыйфатының иң мөһим күрсәткече”, –─ диде Радий Хәбиров.
Укучы Башкортстан Башлыгына һәм укытучыларына рәхмәт белдерде. “Киләчәктә алтын призер булу планы бар. Моңа тулысынча ирешеп була дип саныйм, шуңа омтылам”, ─– диде Руслан Әминев.
Республика җитәкчесе мәктәпләрдә психологик спецназ эшләвен таләп итте. Ул 25 августта мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлар белән узган киңәшмәне искә төшерде. Мондый утырышлар квартал саен уздырылачак, мәгариф учреждениеләрендә хәвефсезлек мәсьәләсе даими контрольдә тотылачак.
Чит кешеләр мәктәп территориясенә үтеп керергә теләсә, автомат сигнал эшләргә тиеш. Башкортстан Башлыгы төбәкнең уку йортларында шундый ЯИ-технологияне кертүне республика вице-премьеры Олег Лига һәм мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинга йөкләде. “Күз алдына китерегез: ЧОП хезмәткәре утыра, аның урыныннан 200 камера чыгарылган. Кеше барысын да күзәтә алмаячак. Мәктәп территориясенә үтеп керүнең теләсә кайсы омтылышында автомат рәвештә сигнал бирелергә тиеш, мондый технологияләр бар инде. Мәктәпләрдә пилот режимында әкренләп моны кертергә кирәк”, –─ дип белдерде Радий Хәбиров.
Ул педагогларны яклауны көчәйтү һәм укытучы статусын күтәрү мәсьәләсенә аерым тукталды. Төбәк җитәкчесе мәктәпләрдә эзәрлекләү проблемасына аерым игътибар юнәлтеп, педагогларны гаделсез мөнәсәбәтләрдән саклау зарурлыгын ассызыклады.
Башкортстанда “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе быел октябрьдә тәмамланачак. Бу хакта сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Татьяна Сәүбәнова хәбәр итте. Агымдагы елның апреленнән “Сәламәтлек поездлары” табиблары 384 торак пунктта 174 меңнән артык тикшеренү үткәргән. Бу вакыт эчендә табиблар төрле авыруларга 3,5 меңнән артык шик тапкан. Барлык пациентлар да өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән. Бу атнада медикларның мобиль бригадалары Мишкә, Зианчура, Шаран, Дуван, Салават һәм Хәйбулла районнарына юл тотачак.
Сайлауларга өч атнадан азрак вакыт калды. Радий Хәбиров сайлаулар белән бәйле барлык чараларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә кушты. “Шактый зур эш күләме башкарылды, ─– диде ул, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимхановка мөрәҗәгать итеп. –─ Без оперштабта сайлауларның хәвефсезлеге өчен кирәкле барлык чараларны билгеләдек. Эчке эшләр органнарының 10 меңнән артык хезмәткәре иминлекне тәэмин итәчәк. Моңа барлык көч структуралары җәлеп ителгән”.
Төбәк җитәкчесе муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, барлык территорияләр тәртипкә китерелергә, җитәкчеләр барысын да шәхсән үзләре контрольдә тотарга тиеш, дип белдерде.
Чарада, шулай ук, вакыйгалы туризм, Республикага идарә итү үзәге эшчәнлеге, югары уку йортларында кабул итү кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре турында чыгышлар тыңланды.