+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 Сентября , 16:45

Күркәм йолаларга тугры калалар

Кырмыскалы районының Сахай урта мәктәбе агымдагы уку елын зур үзгәрешләр белән каршы ала.

Күркәм йолаларга тугры калаларКүркәм йолаларга тугры калалар
Күркәм йолаларга тугры калалар

Сахай урта мәктәбе элек-электән райондагы иң алдынгы мәктәпләрнең берсе булды: тирән, төпле, сыйфатлы белем биргән укытучылары, анда белем алып, туган ягын данга күмгән укучылары – уку йортының, авылның, районыбызның горурлыгы ул. Бүген дә Сахай мәктәбе үзенең традицияләренә тугры кала. Аның укучылары яңа биеклекләргә омтыла, ә укытучылары үз эшенә мәхәббәт белән карый. Райондагы иң борынгы биналарның берсе булса да, биредә аерым бер мохит: белем учагыннан җылылык, яктылык бөркелә, биредә тормыш кайный. Мәктәп чикләрендәге эшләрдән тыш, күптөрле чаралар да үткәрелә биредә.

Ә агымдагы уку елын Сахай урта мәктәбе күркәм үзгәрешләр белән каршы ала. 2012 елда биредә капиталь ремонт үткәрелде. Ул вакытта бинаның түбәсе төзекләндерелде, ике катта да яңа идәннәр җәелде, ишекләр һәм тәрәзәләр алмаштырылды. Узган гасыр урталарында төзелгән мәктәпнең спорт залы, ашханәсе моңа кадәр мәктәп биләмәсендәге башка биналарда урнашкан иде. Әлбәттә, кыска тәнәфесләр арасында, аеруча, көзге-кышкы чорда, балаларга башка биналарга йөрү бик уңайсыз иде. Күрше Олыкүл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт педагогия университетында белем алып, 2003 елда Сахайда математика укытучысы булып эш башлаган, 2015 елдан башлап директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып хезмәт салган һәм узган елда мәктәп директоры вазыйфасына тәгаенләнгән Руфина Зәйнуллина бу проблеманы хәл итүгә тотына. Бүгенге гади булмаган шартларда бу аеруча мөһим булуын яхшы аңлый Руфина Зыя кызы. Шулай итеп, документларны әзерләп, смета төзеп, тәү чиратта районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Андрей Матвеевка мөрәҗәгать итә.
Район хакимиятендә дә әлеге мәсьәлә хуплау таба. Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Андрей Матвеев әлеге эшнең барышын күзәтү астында тоталар. Шулай итеп, район бюджеты исәбенә һәм шушы мәктәп белән тормышлары бәйле булган изге күңелле кешеләрнең матди ярдәме белән укучыларның, ата-аналарның күптәнге хыялы тормышка ашырыла. Тәү чиратта кирпеч, идән һәм стеналар өчен плитә, ашханәләр өчен тәгаенләнгән гипсокартон, башка төзелеш материаллары кайтарыла. Байтак еллар шушы мәктәп директоры булып эшләгән, Кырмыскалы районы кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Рәвис Хаҗиев, шушы мәктәпне тәмамлаган, “Урожай” җәмгыятенең 6нчы бригадасы идарәчесе Радмир Миһранов, “Надежда” җәмгыяте директоры Ришат Халиков, “Проект-технология институты” җәмгыяте генеральный директоры Радик Мирхәйдәров, “Стройбытсервис” җәмгыяте директоры Равил Кыямов әлеге эштә зур ярдәм күрсәтәләр. Эшләрне дә Равил Идрис улының подряд оешмасы сыйфатлы итеп башкарып чыга.
Агымдагы елның июнь аенда башланган төзекләндерү эшләре ике ай эчендә тәмамланып, вакытында хуҗалык бүлмәләре, гардероб булган мәктәпнең бу өлеше танымаслык булып үзгәрә. Хәзер биредә якты, уңайлы һәм балаларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлау өчен барлык шартлар да тудырылган. Әлеге үзгәрешләргә балалар һәм ата-аналардан тыш, ашнакчылар да чиксез шатлана. Альбина Абдрәфыйкова һәм Алсу Мөхетдинова биредә 7 ел эшлиләр. Быел аларга Алина Хөсәенова да кушылды, ул ашнакчыларга ярдәм итәчәк. Агымдагы уку елын алар аеруча көтеп алдылар, үзләре дә ашханәне тәртипкә китерүдә ярдәм иттеләр.
Ярымфабрикатлар белән мәктәпне шәхси эшкуар Ришат Халиков тәэмин итә. Сыйфатлы продуктлардан ашнакчылар, мәктәп менюсына ярашлы, тәмле ризыклар әзерли.
Мәктәптә 150дән артык бала белем ала. Узган уку елында 9нчы сыйныфны – 27, 11нчене 9 бала тәмамлаган. Беренчеләр бик күп булмаса да – 3 кыз һәм 7 малай, бик шук һәм үткер күренәләр. Аларны югары категорияле укытучы Гөлнара Баязитова үз канаты астына ала. Чирек гасырдан артык хезмәт стажы булган Гөлнара Зыя кызын коллективта да, авылда да барысы да хөрмәт итә. Башкорт дәүләт педагогия университетының башлангыч сыйныфлар факультетын тәмамлаганнан соң, укытучының барлык хезмәт биографиясе туган мәктәбе белән бәйле. Балаларга төпле белем һәм яхшы тәрбия бирүдән тыш, мәктәп һәм авыл тормышында да актив катнаша Гөлнара Зыя кызы һәм укучылары да төрле конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, грант конкурсларында даими катнаша. Укытучының намуслы хезмәте төрле дәрәҗә Мактау грамоталары белән билгеләнгән.
Мәктәп кадрлар белән дә тулысынча тәэмин ителгән. Биредә 20 укытучы эшли. Дүрт техник персонал һәм хуҗалык буенча мөдир мәктәптәге чисталык-пөхтәлек һәм тәртипне тәэмин итә.
Сахайдан тыш, Иске Шәрәй, Иске Акташ һәм Бельcкий авылларыннан да укучыларны автобус йөртә. Бу үтә дә җаваплы эш Фаил Зәйнуллинга йөкләнгән. Әйткәндәй, биредә ул 19 ел хезмәт сала. Бу еллар дәвамында тәҗрибәле водитель өч автобус алыштырган. Әлеге вакытта ул балаларны 2025 елда “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты чикләрендә алынган яңа гына “ГАЗель NEXT” автобусында ташый. Үз эшенә ул бик җаваплы карый, диләр хезмәттәшләре һәм ата-аналар. Автобусының техник торышын да һәрвакыт күзәтеп, аны вакытында хезмәтләндереп тора, аның өчен балаларның хәвефсезлеге – иң мөһиме. Шуңа яңа уку елы алдыннан үткәрелгән мәктәп автобуслары тикшерүен дә ул тәүгеләрдән булып һәм бернинди кисәтүләрсез үткән.
Сахай мәктәбе, районыбызның башка мәктәпләре кебек, яңа уку елына тулысынча әзер. Мәктәптә үзгәрешләр булмый тормый. Шулар белән берлектә, йолаларга тугрылык саклана, шул ук кыйммәтләр үзәктә кала. Мәктәп тарихы яңа битләр белән тулылана, һәм һәр биттә – укучыларның һәм укытучыларның, ата-аналарның уртак тырышлыгы. Шуңа күрә Сахай урта мәктәбе киләчәктә дә районыбызның горурлыгы булып калыр, дип ышанасы килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас