«Киләчәк коды» проекты 2025 елда эшли башлады. Анда 8–11нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучылар, мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә һөнәрләр һәм белгечлекләр үзләштерүчеләр, шулай ук киләчәктә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем алырга теләүчеләр катнаша ала.
«Киләчәк коды» проектының һәр программасының күләме кимендә 144 академик сәгать тәшкил итә. Проект кысаларында укыту укытучы белән онлайн яки офлайн форматта, көндезге вакытта алып барыла.
Быел «Киләчәк коды» проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Белем бирү оешмаларының (провайдерларның) һәм курсларның тулы исемлеге белән танышырга, шулай ук проектта катнашуга гаризаны «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша бирергә мөмкин.
«Киләчәк коды» кысаларындагы программалар белем дәрәҗәсенә карап, катнашучыларның өч категориясе өчен каралган: 8–9нчы, 10–11нче сыйныф укучылары һәм колледжларда мәгълүмати технологияләр программалары буенча белем алучылар.
Гариза биргәндә катнашучы үзенең белем дәрәҗәсенә туры килә торган курсны гына сайлый ала. Быел «Киләчәк коды» проектында укырга 60 меңнән артык кеше кабул ителәчәк.
«Киләчәк коды» проектының федераль операторы – «Милли технологик башлангычлар университеты 2035» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.
Өстәп әйтик, «Киләчәк коды» проекты «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе» гомумдәүләт проектының «Санлы трансформация өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.