+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 Сентября , 09:40

Тәрбиячегә мактаулы исем бирелде

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре булды.

Тәрбиячегә мактаулы исем бирелдеТәрбиячегә мактаулы исем бирелде
Тәрбиячегә мактаулы исем бирелде
Бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Хәйбулла районының Акъяр авылындагы «Шатлык» 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Шәрипованы бүләкләде. Радий Хәбиров Указы нигезендә мәктәпкәчә белем бирү педагогына «Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.

7-11 сентябрьдә Липецкта «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы»V Бөтенрусия һөнәри конкурсы узды. Иң яхшылар исеме өчен Русиянең 87 төбәгеннән 85 укытучы һәм 46 тәрбияче, барлыгы 131 педагог көрәште.

Башкортстаннан конкурста ике педагог катнашты: Уфа шәһәренең Анатолий Хохлов исемендәге 10нчы Мәгариф үзәгенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәсәнова һәм Хәйбулла районыннан тәрбияче Альбина Шәрипова.
Конкурсны ябу тантанасында Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм “Рособрнадзор” җитәкчесе Анзор Музаев җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары арасында иң яхшысы якташыбыз Альбина Шәрипова булды.
Альбина Илдус кызының күпьеллык хезмәтен һәм һөнәри осталыгын республика дәрәҗәсендә билгеләп үттеләр.

"Хезмәтемне югары бәяләгәнегез һәм таныганыгыз өчен зур рәхмәт. Республикабызны Бөтенрусия дәрәҗәсендә тәкъдим итү минем өчен зур мәртәбә булды. Мин лаеклы чыгыш ясый һәм туган телне үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим итә алдым дип ышанам, – диде тәрбияче бүләкләү тантанасында. — Радий Фәрит улы, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган телләрне өйрәнү өчен мөмкинлек тудырганыгыз өчен Башкортстанның барлык педагогик составы исеменнән Сезгә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Бу бик мөһим".

Фото: "Башинформ".
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас