+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
14 Сентября , 06:20

Яшь буын белеп үссен!

Республикадан читтә яшәүче башкорт балаларына туган телен өйрәнүдә ярдәм итү буенча эзлекле эш алып барыла.

Яшь буын белеп үссен!Яшь буын белеп үссен!
Яшь буын белеп үссен!

Республикада туган телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Башкортстан һәм Русия халыкларының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча тәрбиячеләр, укытучылар, педагоглар зур хезмәт куя. Бу эшнең мөһимлеген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II бөтенрусия съездында да билгеләде. Республика Башлыгы башкорт телен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль проектларның мөһимлеген, шулай ук, республика мәктәпләренең традицион мәдәни-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм башкорт телен популярлаштыруга зур өлеш кертүен ассызыклады. Ул, шулай ук, бу тәрбияви эшне балалар бакчасыннан ук башлау бурычы куйды.

– Балалар бакчаларында башкорт телен өйрәнү кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Бу телне уңышлы үзләштерү өчен бик мөһим. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Мәгарифне үстерү институтыннан, югары уку йортларының профильле кафедраларыннан әлеге бурычны хәл итүгә активрак кушылуны сорыйм. Бу эшкә яшь педагогларны да җәлеп итәргә кирәк. Яңа методикалар, кызыклы эчтәлекле үсешкә ярдәм итүче уеннар, һичшиксез, балалар бакчаларында һәм гаиләләрдә башкорт телен өйрәнүгә кызыксынуны да арттырачак, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчелеге тарафыннан башкорт телен популярлаштыру, яшь буын өчен заманча һәм уңайлы ысулларны гамәлгә кертү буенча эзлекле эш алып барыла. Шул максаттан төрле проектлар эшләнә һәм тормышка ашырыла. Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды проектлары Башкортстан Башлыгы грантлары фонды тарафыннан финанслана. Әлеге грантлар ярдәмендә булдырылган төрле дәрәҗәдәге проектлар һәм конкурслар телне өйрәнергә теләүчеләрнең үзенчәлекле, креатив һәм заманча идеяләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Республикадан читтә яшәүчеләргә башкорт телен өйрәнүгә ярдәм итү буенча да эзлекле эш алып барыла. Бу мөһим чаралар Башкортстан Мәгариф министрлыгы эшчәнлегендә мөһим юнәлеш булып тора.
Республикадан читтә башкорт телен өйрәнү “Туган (башкорт) теле” уку предметы кысаларында мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү системасында, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлектә һәм якшәмбе мәктәпләрендә иҗтимагый башлангычларда оештырылган.
2024-25 уку елында Русия төбәкләрендә башкорт телен өйрәнү 1223 бала тәрбияләнгән 32 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында (Чиләбе өлкәсендә – 28, Ырынбур өлкәсендә – 2, Курган өлкәсендә – 1, Самара өлкәсендә – 1) һәм 3995 укучы белем алган 55 гомуми белем бирү учреждениесендә (Чиләбе өлкәсендә – 40, Ырынбур өлкәсендә – 8, Курган өлкәсендә – 5, Самара өлкәсендә – 1, Татарстан Республикасында – 1) оештырылган. Башкорт телен, башкорт халкының тарихын һәм мәдәниятен өстәмә белем бирү кысаларында 18 оешмада 391 бала өйрәнгән.
“Башкортстан Республикасында дәүләт һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узган елда Русия төбәкләренең гомуми белем бирү оешмаларына башкорт теле һәм әдәбияты буенча 739 данә укыту һәм укыту-методик әдәбият, кызлар һәм малайлар өчен 16 комплект башкорт милли костюмнары, мәктәпкәчә учреждениеләр өчен 5 балалар тирмәсе җибәрелгән.
2020 елның гыйнварыннан, Русия төбәкләренең башкорт теле өйрәнелгән мәгариф оешмалары арасында тыгызрак хезмәттәшлек булдыру максатында “Кардәш мәктәп” проекты гамәлгә ашырыла. Мәгариф оешмалары арасында барлыгы 11 килешү төзелгән. Әйтик, Чиләбе өлкәсе Красноармейский районының “Таукай төп гомуми белем бирү мәктәбе” һәм Сибай шәһәренең “Р. Өметбаев исемендәге башкорт лицее” арасында килешүгә кул куелды.
Башкорт телен популярлаштыру, башкорт халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру һәм Башкортстанның инновацион гомуми белем бирү оешмалары белән танышу максатында 2021 елдан Мәгариф министрлыгы Русия төбәкләрендә “Белем” төбәкара мәгариф фестивален оештыра. Узган елда фестиваль Русиянең өч төбәгендә: Чиләбе өлкәсендә, Пермь краенда һәм Ханты-Манси автономияле округы-Юграда узды. Фестиваль кысаларында балалар өчен Башкортстанның мәгариф оешмалары турында презентацияләр, осталык дәресләре (курайда уйнау, милли бизәнү әйберләре ясау, нейрофизиология, ракета төзелеше, робот техникасы буенча) квест-марафон үткәрелде, консультацияләр, мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыклары оештырылды. Фестивальдә катнашучылар арасында кыйммәтле призлар һәм бүләкләр уйнатылды.
Башкортстанның Мәгариф министрлыгы тарафыннан ел саен Русия төбәкләре һәм БДБ илләре мәгариф оешмаларының башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-киңәшмә үткәрелә. Былтыр чарада Чиләбе, Ырынбур, Самара, Курган, Свердловск өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан мәктәп директорлары, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.
Шулай ук, һәр уку елы саен оештырылучы башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада да чит төбәкләрдән укучылар бик теләп белемнәрен сыный. Былтыр төбәкара олимпиадада Чиләбе, Ырынбур һәм Самара өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан 23 укучы көч сынашты.
Республикадагы һәм Русия төбәкләрендәге талантлы башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатында, ел саен “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурсы уздырыла. Агымдагы елның мартында Башкортстанда үткән “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2026” XXXI төбәкара конкурсында чит төбәкләрдән килгән мөгаллимәләр дә җаваплы сынау тотты. Алар үзләре яшәгән төбәктә башкорт телен өйрәнүне оештыру тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
Бәйгедә Чиләбе өлкәсен Кунашак районы Тахталым урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Бәйрәмгалина лаеклы тәкъдим итте. Земфира Ирек кызы конкурс сынауларында үзенең югары һөнәри осталыгын күрсәтте. Ул, шулай ук, Чиләбе өлкәсендә башкорт телен укыту тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Земфира Бәйрәмгалина “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә мактаулы икенче урынны яулады. Земфира Ирек кызы – тәҗрибәле, зур стажлы педагог, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе. Аның укучылары да башкорт теле буенча республикада узган төрле чараларда актив катнаша һәм призлы урыннар яулый. Мәсәлән, “Саумы, саумы, әкият!” Башкортстан Республикасы халыкларының туган телләрендә дөнья халыклары әкиятләрен яшь башкаручыларның төбәкара конкурсында укучылары призлы урыннарга иреште.
Мөгаллимә үзе дә, аның коллегалары да Башкортстанда узган мәртәбәле бәйгедә призер исеменә ирешү зур дәрәҗә, дип билгели. Земфира Ирек кызы Башкортстанда туплаган бай тәҗрибәсен бердәм методик көндә үзенең хезмәттәшләре белән уртаклашуын белдерде. Бу мөһим чара башкорт теле һәм әдәбиятын үстерүгә һәм популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертә, ди укытучы.
Башкортстанга килеп “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара һөнәри осталык конкурсында сәләтен күрсәткән укытучылар арасында Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районыннан Гөлнур Галләмова да бар. Берничә ел элек талантлы педагог бу мәртәбәле бәйгедә лауреат исеменә лаек булган иде. Без аның белән Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съездында таныштык. Тәҗрибәле педагог ул вакытта фикерләре белән дә бүлеште.
“Мин бу съездга бик шатланып килдем. Башкортстанга мондый зур чарага икенче тапкыр килүем. Узган елда “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара һөнәри осталык конкурсында катнашып, лауреат булган идем. Минемчә, укытучыларга мондый чаралар бик кирәк. Тәҗрибә уртаклашырга, яңалыклар белән танышырга киң мөмкинлекләр бирелә. Мин 1-9нчы сыйныфларга башкорт теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Укучыларым өчен дә күп яңалыклар алып кайтачакмын. Әлеге съезд башкорт телен үстерүдә зур әһәмияткә ия”, – ди Гөлнур Фәнәгил кызы.
Янә дә шул: чит төбәкләрдә яшәүче укучыларга безнең республикага килеп, төрле чараларда катнашу, туган тел буенча белемнәрен камилләштерү белән бергә, күңелле ял итү мөмкинлеге дә булдырыла. Белем бирү, ял итү һәм сәламәтләндерү программаларын гамәлгә ашыру максатында сәләтле балалар өчен ел саен “Йәйләү” профильле сменалары оештырыла. Лагерьда укучыларга Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча уку һәм практик дәресләр үткәрелә. Узган елда Ырынбур, Чиләбе, Самара өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан 10 бала ял иткән.
2024 елдан алып, чит төбәкләрдә башкорт телен саклау һәм үстерү максатында, илнең төрле төбәкләреннән килгән балалар өчен Уфада “Гыйлем” этно белем бирү сменалары үткәрелеп килә. Узган елда балалар лагеренда Чиләбе, Ырынбур, Самара, Курган өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Пермь краеннан 30 укучы ял иткән. Үзләре белем алган мәктәптә башкорт телен өйрәнүче укучылар Уфа шәһәренең һәм республиканың тарихи-мәдәни истәлекле урыннарында булган. Балалар турнирларда, осталык дәресләрендә катнашкан, алар өчен башкорт телен, башкорт халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча белем бирү интенсивлары оештырылган.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас