+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Сентября , 15:20

Ясалма интеллект яңа мөмкинлекләр ача

Уфада ЯИ технологияләрендә Башкортстанда телләрне үстерү турында фикер алышачаклар.

Ясалма интеллект яңа мөмкинлекләр ачаЯсалма интеллект яңа мөмкинлекләр ача
Ясалма интеллект яңа мөмкинлекләр ача

30 сентябрьдә Уфада «Башкортстанның тел һәм мәдәни мирасы: мәгълүматларны җыю һәм аларны ЯИ өлкәсендә куллану мөмкинлекләре»дигән презентация сессиясе узачак.

Катнашучылар тел модельләрен өйрәтүгә, республиканың тел һәм мәдәнияте турындагы мәгълүматларны санлы проектларда куллану мөмкинлекләренә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
Очрашу 15:00 дән 17:00 гә кадәр Уфаның Зәки Вәлиди урамы, 32/2б адресы буенча урнашкан вузара студентлар кампусының Геном үзәгендә узачак. Чарага студентлар, журналистлар, дәүләт хезмәткәрләре, язучылар, педагоглар, җәмәгатьчеләр, эшкуарлар, Башкортстан республикасы телләре буенча комиссия әгъзалары һәм әлеге тематика белән кызыксынучылар чакырыла. Чараны шулай ук «ВКонтакте»да туры эфирда карарга мөмкин булачак. Трансляциягә сылтамалар: «ВКонтакте» https://vkvideo.ru/live-27097047_456302395 һәм Рутюбеда https://rutube.ru/video/4b05e6412be5d212b6d5fab5eef8cc9c/.

Чараны Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы, Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкортстан Республикасы Санлы үсеш министрлыгы, «БСТ» телеканалы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.
Айнур Хәйбуллин, Уфа фән һәм технологиялар университетының санлы трансформация буенча проректоры, башкорт теленең ЯИ моделен тулыландыруның хокукый механизмнары турында сөйләячәк һәм «Таза мәгълүмат — санлы тел» темасына чыгыш ясаячак.
Башкортстан Республикасы Санлы үсеш министрлыгының төбәкне санлы трансформацияләү идарәсе башлыгы Сергей Степанов чыганак материаллардан алып әзер тел датасетларына кадәр юл турында сөйләячәк. Программаның беренче өлешендә шулай ук «Республика Башкортстан” нәшрият йортының генеральный директоры Зөлфия Рәхмәтуллина чыгыш ясаячак.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Катнашучылар саны чикләнгән: https://forms.yandex.ru/u/6aaccab295add5277e3f8992

Фото: ЯИ
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас