+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 Октября , 15:06

Акмулла университетында яңа лабораторияләр һәм уку кабинетлары ачылды

Добавить в предпочтительные источники Google
Акмулла университетында яңа лабораторияләр һәм уку кабинетлары ачылдыАкмулла университетында яңа лабораторияләр һәм уку кабинетлары ачылды
Акмулла университетында яңа лабораторияләр һәм уку кабинетлары ачылды

Уфа вузара кампусы резиденты булган М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында яңартылган уку кабинетлары һәм лабораторияләр ачылды. Заманча җиһазлар «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында урнаштырылган.

Быел университетка уку кабинетларын ремонтлауга һәм яңа җиһазлар алуга федераль бюджеттан 49,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Тагын 1 миллион сумны уку йорты үзе финанслаган. Узган ел да гомумдәүләт проекты ярдәмендә иминлек һәм Ватанны яклау нигезләре, хезмәт һәм технология укыту кабинетлары яңартылган.

Яңартылган табигый-география факультетында биология кабинеты аерым игътибарга лаек. Анда физиология, биология һәм экология буенча санлы лабораторияләр урнаштырылган. Алар әйләнә-тирә мохит һәм тере организмнар күрсәткечләрен реаль вакытта теркәргә мөмкинлек бирә.

Санлы микроскоплар компьютерга яки интерактив панельгә тоташтырыла. Алар ярдәмендә микропрепаратларны зур экранда күрсәтергә, биологик процессларны видеога төшерергә һәм объектларны төгәл үлчәргә мөмкин. Биологик модельләр макро- һәм микродөньяны күләмле итеп өйрәнергә ярдәм итә.

Кабинет студентлар белән дәресләр үткәрүдән тыш, биология укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары, мәктәп укучылары өчен мастер-класслар һәм сәләтле балалар белән тирәнәйтелгән дәресләр үткәрү өчен дә файдаланыла. Аерым алганда, укучыларны биология буенча Бөтенрусия олимпиадасына әзерләү дә каралган.

Химия лабораториясендә дә капиталь ремонт үткәрелгән. Яңа лаборатория җиһазлары, шул исәптән спектрофотометр һәм газ анализаторы сатып алынган. Кабинетта гомуми, органик булмаган, органик һәм физик химия буенча дәресләр үткәреләчәк.

Физика, математика, санлы һәм нанотехнологияләр институтында өч профильле аудитория яңартылган. Аларның икесендә капиталь ремонт үткәрелгән.

Сәнгать-графика факультеты өчен проект эшләре һәм укытуга исәпләнгән күпфункцияле аудитория дә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Анда дизайн һәм санлы сәнгать буенча дәресләр, мәктәп укучылары өчен мастер-класслар һәм «Хезмәт һәм технология» программасы буенча укытучыларның квалификациясен күтәрү курслары үткәрелә.

Мастерскаяда компьютер графикасы, анимация, график дизайн һәм санлы сәнгать белән эшләү өчен 11 компьютер урнаштырылган. Интерактив дисплей-планшетлар һәм мультимедиа панельләре дәресләрне тагын да күрсәтмәле итәргә мөмкинлек бирә.

Яңартылган кабинетлар һәм лабораторияләр университет студентлары һәм укытучылары өчен генә түгел, мәктәп укучылары һәм педагоглар өчен дә кулланылачак. Яңа инфраструктура педагогларны заманча белем һәм укыту алымнары белән әзерләү мөмкинлекләрен киңәйтә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев