0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 Октября , 16:30

Уфада «Курай» кабинеты ачылачак

Иртәгә, 7 октябрьдә, М. Искужин исемендәге 136нчы башкорт лицеенда «Курай» кабинеты ачылачак.

Уфада «Курай» кабинеты ачылачакУфада «Курай» кабинеты ачылачак
Уфада «Курай» кабинеты ачылачак


Чара республика Башлыгының 2024 елның 10 октябрендәге указы белән гамәлгә куелган Курай көне алдыннан узачак.

Программада: җирле үзидарә органнары вәкилләре белән республика башкаласында милли мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл; «Курай» кабинетын тантаналы ачу; лицейның иҗат коллективлары чыгышлары; лицейның мәдәни-мәгариф объектларына экскурсия («Урал батыр» кабинеты, «Башкорт йорты» музее, лицей музее).

Анда Башкортстан хакимият органнары, Башкортстан Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья башкорт корылтае, Уфа шәһәре шәһәр округы хакимияте вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре катнашачак.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова