

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Хәлидә Галимова билгеләп үткәнчә, форум кысаларында мондый түгәрәк өстәл беренче тапкыр үткәрелгән. Аның сүзләренә караганда, полилингваль һәм полимәдәни белем бирү хәзерге мәгариф системасын үстерүнең мөһим юнәлешләреннән санала. Бу эшнең төп максаты — туган телне саклау.
Башкортстанның Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Морат Ишемгулов республикада хәзер 12 полилингваль мәктәп эшләвен хәбәр итте. Аларда 12 меңнән артык бала белем ала. Бу мәктәпләрдә рус, башкорт һәм инглиз телләре белән беррәттән башка милли телләрне өйрәнүгә дә игътибар бирелә. Әйтик, татар, мари һәм удмурт телләрендә белем бирүче мәктәпләр бар, чуваш мәктәбе ачу да планлаштырыла.
Ярчаллы дәүләт педагогия университетының тарих-филология факультеты деканы Гөлнур Полькина күптелле белем бирү өчен белгечләр әзерләүнең әһәмиятен ассызыклады. Аның фикеренчә, укытучылар җитмәгән очракта, хәтта яхшы концепцияне дә гамәлгә ашыру кыен. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты белән хезмәттәшлек студентларга проектлар тәкъдим итү һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.
Шул ук вакытта полилингваль мәктәпләрдә физика һәм математика укытучылары, шулай ук уку-укыту материаллары җитмәү кебек проблемалар да бар. Катнашучылар фикеренчә, күптелле белем бирү — Русиянең киләчәгенә инвестиция.
Түгәрәк өстәлдә Мәскәү дәүләт университетының немец теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы Анжела Едличко Русия вузларындагы фәнни эшләр һәм тәҗрибәләр турында сөйләде. Ул Кемерово дәүләт университетында гуманитар юнәлешләрдә берьюлы дүрт тел өйрәнү мөмкинлеге булуын мисал итеп китерде.
Владикавказдагы «Алан гимназиясе» мәктәп-интернаты директоры Мәдинә Царазонова полилингваль мохит булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул укучыларга туган телен һәм милли мәдәниятен өйрәнү, башка халыкларның мәдәни казанышлары белән танышу, мәдәниятләр арасында диалог кору мөмкинлеге бирү кирәклеген билгеләп үтте.
Милли педагогика форумы программасына җиде конференция, биш түгәрәк өстәл һәм ике семинар керә. Чаралар 16 октябрьгә кадәр дәвам итә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102