+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
22 Октября , 05:01

Башкортстан фәнне популярлаштыруның яңа юлларын тәкъдим итте

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан фәнне популярлаштыруның яңа юлларын тәкъдим иттеБашкортстан фәнне популярлаштыруның яңа юлларын тәкъдим итте
Башкортстан фәнне популярлаштыруның яңа юлларын тәкъдим итте

Мәскәүдәге ВДНХ мәйданчыгында фәнни-мәгърифәти туризмга багышланган Бөтенрусия форумы узды. Анда Башкортстанның Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина катнашты. Ул Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында республикада булдырылган фәнни маршрутлар системасын тәкъдим итте.

Евразия фәнни-белем бирү үзәге галимнәре тугыз экскурсия маршруты әзерләгән. Аларның һәрберсе аерым фәнни юнәлешкә багышланган һәм күренекле галимнәр исемен йөртә. Маршрутлар Әбүгалисина, Сократ, Дмитрий Менделеев, Константин Циолковский һәм Владимир Вернадский исемнәре белән бәйле. Экскурсияләр Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара кампусыннан башлана, университетларның алдынгы лабораторияләре аша уза һәм сәнәгать предприятиеләрендә тәмамлана.

Проектта яшьләрне фәнгә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Студентлар өчен 24 лаборатория ачык. Экскурсия программаларына шулай ук ЮНЕСКОның Глобаль геопарклар челтәренә кергән «Янгантау» һәм «Торатау» геопарклары кебек табигать объектлары да кертелгән.

Форумда Русиядә беренче төбәкара фәнни-мәгърифәти маршрут — «Түбән Новгород – Уфа – Новосибирск» проекты тәкъдим ителде. Чит ил студентлары өчен оештырылган «Science of Bashkortostan» экскурсияләре тәҗрибәсе дә уңай бәяләнде.

Проектка кызыксыну артуын саннар да күрсәтә: 2025 елда 1500 кеше катнашында 30 экскурсия үткәрелгән булса, 2026 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр 35 тур оештырылган, аларда 1000 кеше катнашкан.

«Башкортстан Республикасының Фәнни-белем бирү үзәге идарәче компаниясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Андрей Кулаков фикеренчә, фәнни экскурсияләр яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итә.

— Экскурсияләр вакытында яшьләр фән белән генә танышып калмый, ә төрле һөнәрләрне үзләрендә сынап карый, галимнәр белән аралаша һәм бүген кирәкле технологияләрнең ничек барлыкка килүен белә. Бу төрле өлкәләрнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга һәм фән юлын аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә, — диде ул.

Светлана Мостафина фәнни туризмның төбәкнең фәнни һәм инновацион мөмкинлекләрен танытудагы әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мәктәп укучылары, студентлар һәм чит ил кунаклары арасында мондый маршрутларга кызыксыну зур. Республика үз тәҗрибәсен башка төбәкләр белән дә уртаклашырга әзер.

Форум ике көн дәвам итте. Аның программасына төбәкләрнең мөмкинлекләрен таныту, аларны үстерү стратегияләре буенча тематик секцияләр, мастер-класслар, проект лабораторияләре һәм төбәкара хезмәттәшлекнең алдынгы тәҗрибәләрен тәкъдим итү чаралары керде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев