+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 гыйнвар 2021, 23:05

Беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде

Ата-аналарны борчыган сорауларның берсе булачак беренчеләргә кагыла.

Ата-аналарны борчыган сорауларның берсе булачак беренчеләргә кагыла.

Агымдагы елда мәктәпләргә беренче сыйныф укучыларын кабул итү кагыйдәләре үзгәрде. Әгәр элек укучыларның әти-әниләреннән гаризаларны 1 февральдән кабул итсәләр, быел ул 1 апрельдән башланачак. Яшәү урыны буенчамы-юкмы, бөтен гаризалар да шушы көннән генә кабул ителәчәк һәм 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин бүген узган Гомумреспублика ата-аналар җыелышында белдерде.
15 марттан да соңга калмыйча, мәктәпләргә беркетелгән адреслар исемлеге билгеле булырга тиеш. Әлеге документны мәктәп үз сайтында бастырып чыгара.
Әгәр элек мәктәп баланы, документлар тапшырылганнан соң, 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, яңа тәртип буенча, директор кабул итү турындагы күрсәтмә актны, барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң, 3 эш көне дәвамында, ягъни 30 июньнән соң чыгарачак. Бу учреждениегә беркетелгән территориядә теркәлгән гаиләләргә кагыла. Әгәр беренче сыйныфка баручы баланың абый-апалары шушы ук мәктәпкә укый икән, аңа өстенлекле хокук бирелә.
Ягъни принцип шундый: башта 30 июньгә кадәр барлык гаризалар җыела, аннары боерыклар чыгарыла.
Калган ата-аналар документларны 6 июльдән генә тапшыра ала.
Моннан тыш, документлар хәзер электрон рәвештә кабул ителәчәк. Гаризалар бланкы мәктәпләр сайтында урнаштырылачак.

Фото: tvs-media.ru
Читайте нас: