Илеш районында 216 урынга исәпләнгән заманча сәламәтләндерү лагере төзелә.
Республика лагерьларда балаларның җәйге ялын оештыруга әзерләнә. Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, быел бу максатта республикада ике миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бүгенге көндә реестрда санэпид күзәтчелек рөхсәте булган 1161 лагерь бар.
Күптән түгел Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Илеш районында “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагере төзелеше белән кызыксынды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин билгеләвенчә, анда 216 балага исәпләнгән йокы корпусын төзү тәмамланып килә. Әйтергә кирәк, язгы каникулларда сынау рәвешендә, беренче заезд башкарылды да инде. Объектны тулысынча 3 июньгә файдалануга тапшырырга һәм шул мизгелдән аны ел әйләнәсенә эш режимына күчерергә планлаштыралар.
“Орленок” сәламәтләндерү лагере директоры Рәмзил Рәхмәтуллин бу җәһәттән эш барышы белән таныштырды.
— 216 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы төзелеше 2019 елда башланып, проект бәясе 139 миллион 900 мең сум тәшкил итә. Бинада чаралар үткәрү, компьютер заллары, 2 укыту кабинеты бар. Һәр блокта бер отряд урнашачак. Анда дүрт бүлмә урнашкан. Һәр бүлмәдә дүрт кеше яшәячәк. Бүгенге көндә корпуста төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Май аенда планда — территорияне төзекләндерү. Моннан тыш, үткән елда 24әр урынга исәпләнгән ике торак бина төзелеп, сафка бастырылды. Язгы каникулларда бирегә балалар килеп, “Урал батыр токымнары” дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү сменасында 7 көн дәвамында сәламәтлекләрен ныгытты. Июнь башында балалар өчен лагерь үз ишекләрен ачачак, — диде ул.
Киләчәктә проект кысаларында территориядә роллер чаңгысы трассасы, балаларга уен мәйдан-чыгы, теннис корты төзү планлаштырыла.
Гүзәл Фәтхуллина.