+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 июнь 2021, 10:10

“Син имтиханны тапшыра алмадың...”

Телефондагы смс-хәбәр үсмерне коточкыч адымга этәрә.

Телефондагы смс-хәбәр үсмерне коточкыч адымга этәрә.

Санкт-Петербург мәктәпләренең берсендә 9нчы сыйныф укучысы, математика буенча төп дәүләт имтиханын тапшыра алмагач, үз-үзенә кул салган. Бу хакта хокук саклау органнарында чыганакка сылтама белән “Мойка78” басмасы яза.

Фаҗига 2 июньдә булган. Узып баручылар Дунай проспектындагы йорт янында җирдә яткан үсмерне күрә. Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре 16 яшьлек укучының 9нчы кат тәрәзәсеннән килеп төшүен ачыклый. Үсмерне тиз арада дәваханәгә озаталар, әмма табиблар аны коткарып кала алмый.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, полицейскийлар укучы фатирында тикшерү өчен аның кесә телефонын ала, анда малайның математика буенча имтихан тапшыра алмаганы турында язма булуы ачыклана. Хокук сакчылары укытучыдан килгән хәбәрне тапкан. Смс-хәбәрдә: "Син имтиханны тапшыра алмадың", - дип язылган була.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас: