+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 июнь 2021, 16:20

Үсмер БДИдан соң югалган...

Уфада 18 яшьлек Денис Әхмәдиевны эзлиләр.

Уфада 18 яшьлек Денис Әхмәдиевны эзлиләр.

Уфада хәбәрсез югалган 18 яшьлек Денис Әхмәдиевны эзлиләр. “Лиза Алерт. Башкортстан" төркемендә хәбәр ителүенчә, үсмер өеннән 21 июньдә чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Аның билгеләре: буе 165 сантиметр, какча гәүдәле, саргылт чәчле, коңгырт-кара күзле.
Өстенә футболка, джинсы, кара кроссовкалар кигән булган.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, үсмернең әнисе улының БДИны “уртача” тапшырганнан соң югалуы турында белдергән.
“Кичә өйдән чыгып киткән. Кичке уннар тирәсендә аның өйдә юклыгын күрдем. БДИны уртача тапшырган ... Әтисе белән кичә телефоннан сөйләшкән булган. Бәлки, ниндидер конфликт булгандыр. Улым берни дә әйтмәде, әрләшмәдек – барысы да әйбәт иде. 9нчы сыйныфны “бишле”гә белән тәмамлаган иде. Ә монда, мөгаен, андый нәтиҗә көтмәгәндер. Мин хәтта аны сорамадым да, урыс теле буенча нәтиҗәләр турында әтисе әйтте”, — дип сөйләгән Денисның әнисе.
Хәзерге вакытта 18 яшьлек егетне Черниковка бистәсендәге Курочкино тавы тирәсендә эзлиләр.
Укучының кайда булуын белүчеләр булса, 8-800-700-54-52 яки 112 телефоннарына шалтыратуны сорыйлар.

Фото: группа «Лиза Алерт. Башкортостан», Vk


Читайте нас: