Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр – рәссам өчен иң җаваплы эш. Картина, скульптура, фоторәсем, кино булсынмы – барысы да югары осталык, иҗатта югары киеренкелек таләп итә. Тарихның башка бер генә чоры да әсәрләрдә Бөек Ватан сугышы кебек тирән чагылдырылмаган. Биредә сәнгатьнең үзенчәлекле миссиясе – шул чор геройлары һәм вакыйгалары турындагы истәлекне саклау, тарихны еллар аша күчерү. Без истә тотсын, горурлансын һәм лаеклы булсын өчен.
“1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда парад”
Константин Юон картинасы үзәгендә – 1941 елда Октябрь революциясенең 24 еллыгы уңаеннан Кызыл мәйдандагы парад. Бу илебез өчен хәвефле вакыт була: Мәскәү янында сугыш кызган чак, фронт линиясе башкаладан берничә дистә километр ераклыкта гына. Күп кенә сәяси эшлеклеләр ил өчен кискен вакытта парад үткәрүне максатка ярашлы түгел дип саный, чөнки акча Кызыл Армиянең беренчел ихтыяҗларына да җитми. Шулай да ул халыкның сугышчан рухы сынмаганлыгын, ә Мәскәү беркайчан да дошманга бирелмәячәген ассызыклый.
Картинада Мәскәү фон гына түгел. Башкала, хәрбиләр белән беррәттән, хәрәкәт итүче төп герой булып тора. Күк йөзен болыт каплаган, солдатларның авыр, тигез адымнарыннан кар шыгырдый, еракта Мәскәү дәүләт электр станцияләре морҗаларыннан төтен чыга... Рәссам полотнода шундый кырыс, бөтен көчен туплаган Мәскәүне сурәтли. Парад Кызыл мәйданда әлегә кадәр булганнарына охшамаган: кызылармеецларны сәламләүче әләмнәр һәм чәчәкләр тоткан тамашачылар юк, солдатлар үзләре дә парад формасында түгел, ә поход формасында. Алар мәйданнан туп-туры фронтка китәчәк. Картинаның үзәгендә Спас манарасы һәм Василий Блаженный гыйбадәтханәсе тора. Алар — Мәскәү һәм үткәндәге гаять зур хәрби җиңүләр символы. Картина 1942 елда язылган.
Рәсем сәнгатендәге Бөек Ватан сугышы темасына караган сурәтләр исемлеген бик озак барларга мөмкин. Әйе, рәссамнар тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышы елларындагы геройлар һәм вакыйгалар турында халык күңелендә җанлы хәтер саклана. Җир шарындагы иң канкойгыч сугыш турындагы хәтер озак саклансын һәм мондый сугышлар башкача кабатланмасын өчен рәссамнар да үз өлешен кертә. Яшь буын рәссамнары ешрак ветераннарны сурәтләргә омтыла, шуның белән аларның батырлыкларына хөрмәт күрсәтә, киләчәк буыннар өчен җиңүчеләрнең төсен саклый.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.