-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Бөек Җиңүгә - 80 ел
31 гыйнвар , 10:45

Җанлы хәтер саклана

Бөек Ватан сугышы темасы рәсем сәнгатендә зур урын алып тора

Җанлы хәтер саклана
Җанлы хәтер саклана


Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр – рәссам өчен иң җаваплы эш. Картина, скульптура, фоторәсем, кино булсынмы – барысы да югары осталык, иҗатта югары киеренкелек таләп итә. Тарихның башка бер генә чоры да әсәрләрдә Бөек Ватан сугышы кебек тирән чагылдырылмаган. Биредә сәнгатьнең үзенчәлекле миссиясе – шул чор геройлары һәм вакыйгалары турындагы истәлекне саклау, тарихны еллар аша күчерү. Без истә тотсын, горурлансын һәм лаеклы булсын өчен.

“Фашист очып үтте”

СССРның халык рәссамы Аркадий Пластовның “Фашист очып үтте” картинасы мәктәп елларыннан ук таныш. Минем бала күңелен ул картина нык тетрәндерде һәм гомерлеккә күз алдында калды. Картинада рәссам үлемне идиллик пейзаж белән маскировкалый кебек. Картинага карагач, башта малай ял итә, ә маллар утлап йөри яки ятып торалар кебек күренергә мөмкин. Тик еракта очып барган истребительне күргәч кенә фаҗига булганлыгы аңлашыла. Көтүче малайның башы янында җете кызыл чәчәк түгел – ул ярадан аккан кан. Берничә сыер да үлгән, ә эт хуҗасының хәрәкәтсез гәүдәсе янында кызганыч тавыш белән улый.
Әлеге картина совет рәсем сәнгате үсешенә генә түгел, бәлки, дөнья тарихы барышына да йогынты ясаган. 1943 елда Сталин боерыгы буенча полотноны Тегеран конференциясенә алып киләләр һәм сөйләшүләр вакытында Черчилль белән Рузвельт утыргычы каршына элеп куялар. Очрашу нәтиҗәсе — “икенче фронт” ачу була, һәм шундый фараз да бар: Британия белән Америка лидерларының карарына социаль-сәяси факторлар гына түгел, Аркадий Пластовның “Фашист очып үтте” картинасы да йогынты ясый. Картина 1942 елда язылган.

Рәсем сәнгатендәге Бөек Ватан сугышы темасына караган сурәтләр исемлеген бик озак барларга мөмкин. Әйе, рәссамнар тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышы елларындагы геройлар һәм вакыйгалар турында халык күңелендә җанлы хәтер саклана. Җир шарындагы иң канкойгыч сугыш турындагы хәтер озак саклансын һәм мондый сугышлар башкача кабатланмасын өчен рәссамнар да үз өлешен кертә. Яшь буын рәссамнары ешрак ветераннарны сурәтләргә омтыла, шуның белән аларның батырлыкларына хөрмәт күрсәтә, киләчәк буыннар өчен җиңүчеләрнең төсен саклый.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: