-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Бөек Җиңүгә - 80 ел
31 гыйнвар , 10:55

“Фронт юлы”

Бөек Ватан сугышы темасы рәсем сәнгатендә зур урын алып тора

“Фронт юлы”
“Фронт юлы”



Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр – рәссам өчен иң җаваплы эш. Картина, скульптура, фоторәсем, кино булсынмы – барысы да югары осталык, иҗатта югары киеренкелек таләп итә. Тарихның башка бер генә чоры да әсәрләрдә Бөек Ватан сугышы кебек тирән чагылдырылмаган. Биредә сәнгатьнең үзенчәлекле миссиясе – шул чор геройлары һәм вакыйгалары турындагы истәлекне саклау, тарихны еллар аша күчерү. Без истә тотсын, горурлансын һәм лаеклы булсын өчен.


“Фронт юлы”

Юрий Пименовның соцреализм чорындагы төп әсәре – Бөек Ватан сугышы башланырга дүрт ел кала язылган “Яңа Мәскәү” картинасы. Аның сюжеты гади: җиңел җәйге күлмәк кигән кыз машина руле артында чәчәк атып утырган Мәскәү буйлап уза. 1937 елга шәһәр Сталин ампиры стилендәге яңа корылмалар белән бизәлгән. Картина гамьсезлек һәм шатлык тойгысын чагылдыра.
Җиде елдан соң, 1944 елда, Пименов яңа картина иҗат итә, ул беренче сюжетны кабатлый, ләкин бөтенләй башка кәеф белән. Кыз җиңел күлмәген шинельгә алыштырган, аның уң ягында каска кигән солдат утыра, ә җәйге Мәскәү пейзажы урынына – шина эзләре белән чуарланган, күлләвекләр белән капланган баткак юл, еракта ярымҗимерек биналарның шәүләләре күренә. Юл читендә ватыл­ган танклар туктап калган, Кызыл Армиянең яңа көчләре йөк машиналарында фронтка юнәлә. Бу юлдан тамашачыга картина герое белән бергә Берлинга, җиңүгә барырга тәкъдим ителә. Картина 1944 елда язылган.

Рәсем сәнгатендәге Бөек Ватан сугышы темасына караган сурәтләр исемлеген бик озак барларга мөмкин. Әйе, рәссамнар тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышы елларындагы геройлар һәм вакыйгалар турында халык күңелендә җанлы хәтер саклана. Җир шарындагы иң канкойгыч сугыш турындагы хәтер озак саклансын һәм мондый сугышлар башкача кабатланмасын өчен рәссамнар да үз өлешен кертә. Яшь буын рәссамнары ешрак ветераннарны сурәтләргә омтыла, шуның белән аларның батырлыкларына хөрмәт күрсәтә, киләчәк буыннар өчен җиңүчеләрнең төсен саклый.

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: