-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
4 февраль 2025, 09:53

Бу дөнья кемне җәзалый?

Сугыш хәрәкәтләренең безнең җирдә алып барылуы зур афәт тә, хәлиткеч аргумент та булды  

Бу дөнья кемне җәзалый?
Бу дөнья кемне җәзалый?

Яуда хәбәрсез югалган фронтовик баласы булгач, Бөек Ватан сугышы башланган көнне дә, Җиңү бәйрәмен да мин шәхси фаҗига һәм шәхси тантана рәвешендә кабул итәм. Узар вакыт яраларны уңалта дисәләр дә, кешелек тарихында күрелмәгән канкоеш, михнәтләр һәм югалтулар онытыла алырмы икән? Илебез чикләрендә, аның көнбатыштагы шәһәрләрендә тәүге бомбалар һәм снарядлар ярыла башлауга, календарь вакыт белән исәпләгәндә 85 ел гомер үтсә дә, гамәлдә сәясмәннәр, дипломатлар кабинетларындагы сугыш аннан бик күпкә алдан башланган. Әгәр кешелек тарихын күз алдыннан үткәрсәк, тыныч дип исәпләнгән еллар чираттагы сугышка әзерлек чоры гына. Ә заводта мылтык эшләнә, пуля коела икән, ул мотлак атарга тиеш. Кешелек бу җәһәттән гомер бакый хаклы, я нахак җәза көтеп яши. Гүзәл дөньяга тыныч кына яшәргә туган кеше өчен күтәрелгән кылычның кайчан төшәчәген фаразлап көн күрү – чын мәгънәсендә җәза.

Өченче рейх фюреры Адольф Гитлер пропагандист Йозеф Геббельс һәм башкаларның идеологик карашы һәм дөньяны үзләренчә үзгәртеп коруның нацистларча фәлсәфәсе китаплар рәвешендә урыс телендә күптән басылып чыкты. Бөек Русия фәлсәфәчесе Иван Ильинның архивы, матбугатта басылмаган хезмәтләре Ватанга күптән түгел генә әйләнеп кайтты. Ә итальян фашизмы һәм немец милләтчелеге тарихы күптән өйрәнелгән. Рейх юлбашчыларының сугыштан соң чыккан мемуарлары минем китапханәдә дә бар. Сабак алу беркемгә дә һичкайчан соң түгел.


Берәүләр өчен икенче Бөтендөнья, ә безнең өчен Бөек Ватан сугышы дип аталган чор ераклаша барса да, андагы вакыйгалар тирәсендә бәхәсләр кызулыгы сүрелергә охшамаган. Сугышның сәяси нәтиҗәләре һәм сугыштан соңгы мөнәсәбәтләр хакындагы бәхәсләргә башлангычны Бөек Британиянең ул чактагы премьер-министры Уинстон Черчилль 1945 елның мартында һәм августында Фултон һәм Цюрих шәһәрләрендәге чыгышлары белән салды. Үлем чәчелгән яу яланнары идеологик көрәш яланнарына әверелде. Җаннарны өшетерлек салкын сугыш халыклар ара­сындагы мөнәсәбәтләрнең җылынуына форсат бирмәде.


СССР фашизмга каршы байтак башка дәүләтләрнең ярдәменә таянып көрәште. Икенче Бөтендөнья сугышы башланган чорда Гитлер Германиясе, Муссолини Италиясе һәм император Хирохито Япониясенең союздаш хәрби көчләрен тыя алырлык армия һәм ил юк иде. Мәсәлән, куәтле үк исәпләнгән Франция немец вермахтына каршы – 38, Польша 21 тәүлек кенә тора алды. Германия Бельгияне – 15, ә Голландияне биш тәүлектә тез чүктерде. Репрессияләр нәтиҗәсендә әзерлекле командирларсыз калган һәм яңа кораллар белән җиһазланып өлгермәгән Кызыл Армиягә дә гаять көчле, механикалаштырылган, дисциплиналы Гитлер армиясе белән япа-ялгыз калу – ил язмышын кыл өстенә кую гына түгел, бәлки, бар кешелекнең арытаба нинди системада, нинди әхлакый дәрә­җәләргә таянып яшәячәген аңлата иде. Социалистик корылышны һәм коммунистик идеологияне дошман күргән дәүләт башлыклары да үз мин-минлеген баса һәм Гитлерга каршы коалициянең үзәген Советлар Союзы тәшкил итүен аңлый алды. Үлем куркынычы янаганда дошманыңны да аркадаш итә алу сәләте акыллы сәясмәннәргә генә бирелгән. Иосиф Сталин белән Уинстон Черчилль шундый прагматик караш үрнәген күрсәтте. Әлбәттә, фашизм ягыннан куркыныч төрле илләргә төрле дәрәҗәдә яный иде. Милитаристик экспансиянең төп юнәлешендә Советлар Союзы торды. Фашизм җиңгән хәлдә кайбер халыклар немец милләте белән көчләп ассими­ляцияләнеп, бүтәннәр, бигрәк тә безнең илнең күпмилләтле халкы, физик яктан юк ителү алдына куелыр иде. Икенче Бөтендөнья сугышында җиңелгән хәлдә Англия, Франция, АКШ өчен бу дөньяда көч нисбәтенең үзгәрүен, геосәяси картаны яңадан сызуны, үз территориясенең шактый өлешен югалтуны, колониядән, йогынты ясау зоналарыннан, чимал һәм товар сату базаларыннан колак кагуны аңлата иде. Әлбәттә, ул тарихи этапта җиңелгән хәлдә дә әлеге бөек илләрнең милли мөстәкыйльлеге һәм социаль-сәяси корылышы нигезләрен саклап калачагына беркем шик­ләнмәде. Советлар Союзы исә – икенче мәсьәлә. Әгәр фашистик Германиядән җиңелә калсак, безнең халыклар милли-дәүләти, шулай ук социаль һәлакәткә дучар булыр иде.


Ничек кенә сәер яңгырамасын, сугышны нәкъ Германиянең беренче булып башлавы безнең җәмгыять өчен әхлакый әһәмияткә ия булды. Сугышның безнең җирдә алып барылуы – гаять зур афәт булу белән беррәттән, хәлиткеч аргументка да әйләнде. Дошман безгә һөҗүм итте, дошман илебезгә басып керде, сугыш безнең җиребездә бара. Дошман һаман алга омтыла. Илне, туган җирне, ата-бабалар нигезен, бала­ларыңны курчаларга, саклап калырга кирәк. Мондый чакта бәхәсләр һәм үпкәләр, чир-сырхаулар һәм фәкыйрьлек – барысы да онытыла. Ватаныбызның азатлыгы хакына бу.
Дөньяны тетрәткән фаҗигаләр онытылмый. Хәтерне яңартып тору намусны саклау өчен дә кирәк.

Марсель Котлыгалләмов.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас