+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бөек Җиңүгә - 80 ел
4 февраль 2025, 04:31

Дошманны дер селкеткән ул!

Хәрби очучы Мөдәрис Монасыйпов дәһшәтле елларда бомбага тотучы самолетны иярли.  

Дошманны дер селкеткән ул!Дошманны дер селкеткән ул!
Дошманны дер селкеткән ул!

1945 елның маенда илебезгә килгән Бөек Җиңүгә халкыбызның соклангыч батырлыгы, бердәмлеге, ватанпәрвәрлеге нәтиҗәсендә ирешелгән. Бу Җиңүгә өлеш керткән һәркем чиксез хөрмәткә лаек. Без аларны онытырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары санаулы гына калып бара. Күптән түгел аларның берсе белән аралашу бәхете тиде.

Дәһшәтле сугышта катнашкан яугир-ветеран янына барганда, әлбәттә, дукынландырды. Аның инде өлкән яшьтә булуын, катлаулы елларда яшәвен исәпкә алып, бик борчымабыз микән, ул аралаша алырмы, бераз материал туплап булырмы, кебегрәк уйлар борчыды.
Бераз шаккатырып, көр тавышлы матур абзый безне туры басып атлап каршы алырга чыкты. Янында гына яулыгын чөеп бәйләгән хәләле бөтерелә. Бу кешеләрдән ниндидер бер җылылык, матурлык бөркелүе җәлеп итә. Һәм сүз тышкы матурлык турында гына түгел.


Фотога төшерер өчен ветераннан кителен киюне үтенәбез. Бихисап медальләрен чыңлатып кия ул аны һәм тагын да матурланып китә.
– Ничек бу яшькә кадәр болай саклана алдыгыз, сере нәрсәдә? – дип сорыйбыз.
– Безнең гомер хезмәттә үтте, тик торган булмады, – дип елмая алар.


Мөдәрис Монасыйпов 1927 елның 7 апрелендә Стәрлебашта гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп, хезмәт сөеп үскән малайның үсмерлек чоры дәһшәтле елларга туры килә. Балачактан очучы булу хыялын күңелендә йөрткән, әле балигъ та булмаган, тугыз сыйныф тәмамлаган егет 1944 елда үз теләге белән фронтка китә. Ул Грозный шәһәренә җибәрелә, 6 ай атучы-радистлыкка укый. Егетнең очучы булу хыялы тормышка аша – ул ерак авиация очучысы була, Бөек Ватан сугышы елларындагы легендар “Пе-2” бомбага тотучы самолетында оча, өч кешелек экипаж составында (очучы, штурман, атучы-радист) дошманга каршы операцияләрне тормышка ашыра. Сугышның соңгы елларына эләксә дә, күп хәвефле хәлләрдә калырга туры килә, күктә чакта үзләренә һөҗүмнәр дә булмый түгел. “Шулай да бу елларда дошман безгә көчле каршы тора алмый иде инде”, – дип искә ала ул.


Мөдәрис абый билгеләвенчә, “Ханкала” аэродромы, хәрби дуслары аның әле дә хәтерендә. Сугыштан соң да яугирләр озак еллар аралашып яши.
Мөдәрис Монасыйпов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән.
Бөек Җиңүдән соң Мөдәрис Хәйрулла улы хәрби хезмәтен дәвам итә. Балашов хәрби авиация училищесын тәмамлый, төпле белемле хәрби очучы булып Иркутск өлкәсенә тәгаенләнә. Пенсиягә кадәр Белый поселогында хезмәт итә, эскадрилья командиры урынбасары вазыйфасына кадәр күтәрелә, булачак очучыларны укыта, подполковник званиесендә хаклы ялга чыга.


“Иң беренче – самолетлар, кызлар соңыннан”, дигәндәй, Мөдәрис Монасыйпов гомерлек мәхәббәтен инде утызны узгач, туган ягына ялга кайткан вакытында очрата. Уфада шәфкать туташы булып эшләүче, үзеннән ун яшькә яшьрәк, күкчәчәктәй күзле, зифа буйлы, чибәр Тәнзилә хәрби очучыны бер күрүдән әсир итә. Яшьләр гаилә корып, Иркутск өлкәсендә уртак тормыш башлый, ике малайга гомер бүләк итә. Рөстәм дә, Марат та әтисе юлын сайлый – тормышларын авиация белән бәйли. Рөстәм Мөдәрис улы – авиация инженеры, бүген Уфада “Геофизика” фәнни-производство берләшмәсендә өлкән фәнни хезмәткәр, Марат Мөдәрис улы әтисе кебек хәрби очучы булган, Украинада хезмәт иткән, бүген хаклы ялда.
– Әти белән әни безне бик яратып үстерде, бәләкәйдән патриотлык хисләре тәрбияләде. Әти безгә зур үрнәк булды. Ул һәрвакыт диярлек эштә иде, шуңа өйдә әни командирлык итте, – дип елмаеп искә ала Марат Монасыйпов.


Мөдәрис абый хәрби хезмәттән соң ялга чыккач, Монасыйповлар Уфага кайта. Тәҗрибәле хәрби очучы районның ветераннар чараларында, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша, “Батырлык дәресләре”ндә мәктәп укучылары алдында чыгыш ясый.
Бүген Тәнзилә һәм Мөдәрис Монасыйповлар Уфаның бик матур урынында – Агыйдел буендагы “Цыганская поляна”да шәхси йортта гомер кичерә. Сугышта катнашучыларга бирелгән торак сертификаты белән уллары Марат биредә йорт салган, әти-әнисенә үзе янында аерым йорт булдырган.
– Гаҗәпләнерсез, әтидә бүген дә тормыш дәрте ташып тора, дигәндәй. Ул – оста балыкчы. Әле дә, хәтта кыш көне дә Агыйделдә балык тота, – ди Марат Мөдәрис улы. – Тавыкларын карый, яраткан эте белән мәш килә. Булдыра алганча кар көри. Алар бәрәңге дә утырталар әле.


Тәнзилә апа белән Мөдәрис абыйның өч оныгы, ике туруны да бар. Бер оныклары бабасы һәм әтисе юлын сайлап, очучы булырга исәп тота.
Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Монасыйповлар яшьлек дуслары белән даими элемтәдә тора.
– Гомер буе безнең дуслар күп булды. Гаиләләр белән аралаштык, хатлар алыштык, – ди Тәнзилә апа. – Кызганычка каршы, күпләр бакыйлыкка күчте инде... Исәннәр белән әле дә аралашабыз. Безнең гомер онытылмас елларга туры килде бит.


Онытылмас елларның бер матур истәлеге – Монасыйповларның гаилә фотоальбомы. Аны бергәләп карыйбыз. Мөдәрис абый белән Тәнзилә апаның күзләре очкынланып китә... Яшьлек, матурлык, батырлык, зирәклек, өлгергәнлек, чын дуслар – барысы да чагыла монда.


“Бүгенге яшьләргә әйтер сүзләрегез бардыр?” – дигәнгә, болай җаваплады ветеран:
– Сугышның нәрсә икәнен онытмасыннар, тыныч тормышның кадерен белсеннәр, Ватаныбызның патриотлары булсыннар иде. Җиңү яулаган, якты киләчәк өчен гомерен биргән кешеләрне истә тотарга кирәк.
Аның сүзләрен Тәнзилә апа да куәтләп куя:
– Яшь буында патриотлык тәрбияләү бик мөһим. Бүген моңа аеруча игътибар итәргә кирәк. Үз илен сөйгән, хөрмәт иткән, аны яклаган кеше генә бәхетле була.
Килешәбез һәм хөрмәтле өлкән кешеләргә якты көннәр, имин картлык телибез.

Ләйсән Якупова.

Динар Кәлимуллин фотолары.

Дошманны дер селкеткән ул!
Дошманны дер селкеткән ул!
Дошманны дер селкеткән ул!
Дошманны дер селкеткән ул!
Дошманны дер селкеткән ул!
Дошманны дер селкеткән ул!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас