+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
6 февраль 2025, 21:35

Ишембай – “Хезмәт батырлыгы шәһәре”

6 февральдә Уфада Башкортстанның власть органнары вәкилләре, җәмәгатьчеләр, галимнәр, ветераннар Ишембайга “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирүгә багышланган тантаналы чарага җыелды.

Ишембай – “Хезмәт батырлыгы шәһәре”
Ишембай – “Хезмәт батырлыгы шәһәре”

15 гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин указы белән Ишембайга “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирелде. Шәһәр аңа 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә ирешүгә, сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итүгә зур өлеш керткән, шул ук вакытта хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен лаек булды.

Чарада катнашучылар Ишембай тарихының иң чагу мизгелләрен искә алдылар һәм шәһәрнең хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү планнары турында фикер алыштылар.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азамат Абдрахманов Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр халкының хезмәт батырлыгын раслаучы тарихи документлар һәм фактлар җыю буенча масштаблы коллектив эш алып барылуын искәртте. Ул бу эшчәнлекне 2024 елда вафат булган шәһәр туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, Ишембай тарихы буенча китап авторы Владимир Игнатьев башлавы турында сөйләде. Ишембайга "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирү турындагы башлангычны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хуплаган. Документлар әзерләү, архив документларын эзләү һәм системалаштыру өчен берничә ел кирәк булган. Нәтиҗә Русия Президенты указы чыкты, аның нигезендә Ишембай Башкортстанда хезмәт батырлыгының икенче шәһәре булды.

- Президент указы нигезендә республика Башлыгы раслаячак чаралар планы проекты эшләнде. Чараларның зур комплексы каралган: иҗтимагый-сәяси, мәдәни, төзекләндерү, - диде Азамат Абдрахманов.

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов Ишембайга мактаулы исем бирүне команда эшенең нәтиҗәсе дип атады, Башкортстанда тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән партия проектлаы белән таныштырды.

Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов шәһәр һәм район үсеше, Ишембайның 85 еллыгы ничек билгеләп үтеләчәге турында сөйләде. Шәһәрнең туган көне 10 февральгә туры килә, әмма төп тантаналар, гадәттәгечә, Шәһәр көненә - август аена планлаштырылган.

Хәзер Ишембайда “Хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын урнаштыру өчен урын сайлыйлар.

- Без беренче иҗтимагый фикер алышулар уздырдык, инде февраль уртасында скульпторны көтәбез, ул стела эскизын ясаячак. Аны урнаштыру планлаштырылган урыннарны күрсәтәчәкбез. Бүгенге көндә ике вариант бар: А. А. Блохин исемендәге скверда яки Ишембайны 2016 елда «Хезмәт батырлыгы һәм дан шәһәре» иҗтимагый бүләге белән бүләкләүгә багышланган обелиск урнаштырылган урында стела кую. Гамәлдәге һәйкәлне күчерергә тәкъдим ителә, - диде Азат Ишемгулов.

Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге җитәкчесе, Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамил Рәхимов чарада катнашучыларны Ишембай тарихы, шәһәр һәм район халкының Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас