Уфа районының Горново авылында яшәүче Фатыйма әби Мохтарованы шатлык-куаныч кичергән көннәренең берсендә безгә дә күрү, аның белән якыннан танышу бәхете тиде. Кочак-кочак чәчәкләр арасында елмаеп утыручы мөлаем, ачык, матур йөзле әбекәйне 25 гыйнварда 100 яшен тутырган дип кем әйтер?! Күзендә нур, йөзендә самими елмаю балкыган Фатыйма әбекәйне күргәч тә, үзенә, нәкъ менә авылдагы кебек, “Чибәр әби” дип эндәшәсе килде. Аның шулай безне ихлас куанып каршы алуы, “Кызыл таң”ны гомер буе яратып укыдым, балакайларым!” – дигән сүзләрен ишетү үзен әллә кайчаннан белгәндәй, тагын да якыйнатып җибәрде.
Фатыйма әбине 100 яше тулган көнне балалары, оныклары, туруннары, якыннары җыелып сөендергән. Йөзьяшәр әбине тәбрикләргә Уфа районы, Краснояр авыл Советы җитәкчелеге дә килгән. Барысы да зурлаганнар. Бүләкләргә, чәчәкләргә төргәннәр. “90 яшемне балаларымны, оныкларымны, барлык туган-тумачаларымны җыеп, кафеда җырлап-биеп уздырган идем. Анда яшьрәк идем шул әле”, – дип шаян гына көлеп куя әбекәй.
Ике гасырны тоташтырган бик озын гомер юлы. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, үзәккә үткән ачлык, югалтулар, кайгылар... Нинди генә чаклары булмагандыр гомер юлында. Көчле рухлы, уңган, җитез, кирәк чакта усал да була белгән Фатыйма Сәмигулла кызы авырлыкларга һич тә бирешмәгән. Әнә 100 яшендә дә моңлы җырын суза, “Кызыл таң” гәзитен күзлексез укый, заманнан һич тә калышырга теләмәүче әбекәй, телефоннан оныкларына шалтыратып, хәлләрен сорашып кына тора, акылы камил һәм хәтере яхшы, зиһене сокланырлык аның. Тик менә балалык чорыннан ук башланган сугыш афәте һич кенә дә хәтереннән чыкмый әбекәйнең...
Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл Советына караучы Болгар авылында Сәмигулла абзый белән Сәмига апаның иң өлкән балалары Фатыйма кышкы гыйнвар суыгында дөньяга килә. Аннары тату, бердәм гаиләдә тагын бер кыз һәм ике малай туа. Иң өлкәне булгангадыр инде, кечерәк туганнарын кайгырту, аларны курчалау һәрчак Фатыйма апалары өстенә төшә. Авыл мәктәбендә 5нче сыйныфка кадәр генә белем алган кызга, укуын ташлап, өлкәннәр белән беррәттән җиң сызганып эшкә тотынырга туры килә.
Авылдан бер төркем кызларны җыеп, Белорет якларына торф чыгарырга озаталар. “Сугыш башланган” дигән кайгылы хәбәрне нәкъ шунда эшләгәндә ишетә кызлар. Күп тә үтми Сәмигулла абзыйны сугышка алалар. Сәмига апа бик сабыр, йомшак күңелле, юаш ханым була. 16 яшьлек Фатыйма өйдә өч баласы белән ялгызы калган әнисе өчен борчыла, аларның бер ярдәмчесез калуын яхшы аңлый ул. Курку белмәс кыз күп уйлап тормый, төрле яклардан җыелган ахирәтләрен дә ияртеп, туган авылына качып кайта.
– Сугыш башлангач, авылда картлар белән бала-чагалар гына калды. Нинди эш кушалар, көч җитәме-юкмы, барысына да тотынам. Кушнаренкога ашлык ташыдык. Янымда ике бабай, таң атканчы барып җитәргә кирәк, ашлыкны фронтка озатабыз. Атлар ач, ашатырга җитми. Үгезен дә, сыерын да җигәргә туры килде инде, заманалар бигрәк авыр иде бит. Үзебезнең дә тамак ач, тик төягән ашлыкны бер генә уч та алырга ярамый, тотсалар, шунда ук төрмәгә озаталар. Ул вакытта әнкәйне дә, туганнарымны да ничек тә ачлыктан саклап калырга тырыштым, алар өчен җаным әрни, үземдә алар өчен зур җаваплылык тоя идем, – дип, авыр сугыш елларындагы хәтер йомгагын сүтә Фатыйма әби.
Өйдә генә түгел, колхозда да эшне җиренә җиткереп эшләгәнен күрәләр кызның. Сугыш вакытында фронтны туендыру колхозлар өстенә төшә, капчыклар төягән олауны бер бөртеген дә югалтмыйча билгеләнгән урынга илтеп тапшырырга тиеш булалар. Шуңа да туры сүзле, үткер Фатыйманы олау озата баручылар арасында җаваплы кеше итеп куялар. “Ул вакытта урманда төрмәдән качкан, сугышка бармыйча качып ятучы качкыннар була иде. Уфага барганда юлда шул качкыннар безне таларга чыга. Ничек исән калганбыздыр, бер Ходай белә. Күрмәгәннәр калмады инде, ул еллардагы хәсрәтләрне сөйләп кенә бетерерлек тә түгел”, – ди әбекәй.
Әйе, авыр гына түгел, куркыныч заманда узган бу чор кешеләренең балачагы, үсмер еллары. Бер чиләк солы урлаган өчен авылдагы биш малайны Бөрегә алып китеп, төрмәгә ябалар. Алар арасында Фатыйманың энесе дә була. Малайлар арасында ул – иң өлкәне, ике елга утырталар. “Энемне күрергә әнкәй белән Бөрегә ике көн җәяү бардык. Әнкәебез бик сабыр, нечкә күңелле, басынкы кеше иде, барып җиткәнче әрнеп елады. Ул еллардагы гаделсезлекне бүген дә оныта алмыйм”, – ди Фатыйма әби.
Сугыш тәмамланырга ике ай кала авылга каты яраланган Зөлкарнәй Мохтаров кайта. Бераз хәл керү белән егетне амбарга кладовщик итеп эшкә билгелиләр. Нинди генә авыр вакытлар булса да, яшьлек үзенекен итә. Яшьләр җыелышып клубка чыга, җырлыйлар, бииләр. Авылның иң чибәр кызы Фатыймага Зөлкарнәй бер күрүдә гашыйк була.
– Безнең әткәй зыялы, белемле, бик итагатьле кеше иде. Сугышка кадәр Чакмагышта укытучылар курсын тәмамлагач та аны Тәтешле районына укытырга җибәрәләр. Шуннан армиягә китә. Әткәй өчен сугыш 1940 елда ук, Фин сугышыннан башлана. Яу кырында ул дүрт тапкыр каты яралана, үлемнән кала. Госпитальдә бик озак ятканнан соң, авылга кайтарып җибәрәләр. Әткәй сугыш елларындагы тетрәндергеч вакыйгаларны, башыннан үткәннәрне хәтер дәфтәренә язып калдырды”, – дип сөйли кызлары Илсөяр апа.
Зөлкарнәй белән Фатыйма 1945 елның җәендә гаилә коралар. Җиде балага гомер биреп, дүрт малай, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы бер ел укып кайтып, фермада ветфельдшер булып эшли. Сугыштан соңгы елларда да Фатыйма әбигә өйдә утырырга мөмкинлек булмый. 10 көнлек сабыен бианасы кулына калдырып, колхозга эшкә чыгарга туры килә аңа. Әйткәндәй, бианасы белән 30 ел татулыкта бергә гомер итә алар. “Эшләмәгән эш калмады, басуда чөгендер дә, мәк тә утадык. Мәкне Чакмагышка илтеп тапшыра идем, анда да гел җаваплы кеше итеп җибәрделәр, сөт тә ташыдым”, – ди ул. Аннары пенсиягә чыкканчы почтада эшләгән.
– Хат ташучы эшен бик яратып башкардым, ат белән почта тарата идем. Халык та гәзит-журналларны күп алдырып укый, без дә язылсыннар өчен тырыша идек. “Кызыл таң”га үзем дә гомер буе язылдым, авылдашларны да мактап-мактап яздырта идем. Ул вакытта почтага дефицит товарлар килә иде бит, ә кибеттә алар юк. Гәзит-журналларга күпләп язылучыларга одеял кебек бик кирәкле әйберләр бирә идек. Иске Калмашта элемтә бүлеге җитәкчесе Рауза белән бик тырышып эшләдек, гәзитләрне халыкка вакытында тараттык, авылдашларыбыз да хезмәтебез өчен рәхмәтле булды. Рауза миннән ике айга гына өлкәнрәк, аңа ноябрьдә 100 яшь тулды, – дип сөйли Фатыйма әби.
Бөек Ватан сугышы ветераны Зөлкарнәй Зәкәри улына Уфадан фатир биргәч, алар картлыкларын икәүләп шунда үткәрергә карар кыла. Кызганычка каршы, үрнәкле, игелекле озын гомер юлы узган ветеран 1996 елда вафат була. Фатыйма әби 96 яшенә кадәр Сипайлово бистәсендәге фатирында үзе генә гомер кичерә. Әлбәттә, балалары, оныклары көн дә килеп йөри, хәлен белеп тора. Хәзер дүрт ел инде әбекәй Горново авылында кызы Илсөяр апа тәрбиясендә яши. Соңгы елларда аяклары йөрмәс булып, креслода утыруга карамастан, тормышка һич зарланмый әбекәй, догалар укый, Аллаһы Тәгаләгә язмышы һәм бәхетле картлыгы өчен рәхмәтле ул.
Мохтаровларның матур гаиләсендә тәрбияләнеп үскән җиде бала да тормышта үз юлларын тапкан. Барысы да диярлек Себер тарафларында эшләп, лаеклы ялга чыккач, туган якларына кайтып, дөнья кора. Хәзер инде алар үзләре оныклар үстерә. Җиде туган арасыннан икесе, пенсиягә чыккач, мәрхүм булган.
Фатыйма Сәмигулла кызы – хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, сугыш чоры баласы. Ул “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен”, “Ана даны” медальләре белән бүләкләнгән.
Фатыйма әбинең 7 баласы, 15 оныгы, 16 туруны бар. Озын гомерле әбекәйнең нәсел дәвамчылары моның белән генә бетми әле, туруннарның да хәзер 3 баласы бар.
Бик күп авырлыклар күргән, михнәтләр кичергән Фатыйма әбидән озак яшәү сере нидә булуы белән кызыксынабыз.
“Яшәү яме – балаларда. Балаларым да, оныкларым да йөзгә кызыллык китермәде. Әтиләре бик тәртипле, ярдәмчел, яхшы күңелле кеше булды. Тактадан ике метрлы өстәл ясап куйды, эшне бетереп кергәч, балалар белән шул өстәл артына җыелышып утыра идек. Бердәм, тату гаилә булдык, һәр эшне бергәләп башкардык. Үзем дә гомер буе тик торырга яратмадым, авыр эштән куркып тормадым. Өйдә дә, колхозда да җиң сызганып эшләдем. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит”, – ди үрнәк булырлык озын, матур тормыш юлы үткән Фатыйма Сәмигулла кызы.
Динар Кәлимуллин фотосы.