Катнашучылар илебез һәм бөтен дөнья өчен әһәмиятле юбилей датасы алдыннан хәл ителергә тиешле чаралар планы һәм бурычлар турында фикер алышты. Аерым алганда, һәйкәлләргә, обелискларга, мемориаль такталарга, истәлек аллеяләренә ревизия үткәрергә, кирәк булганда аларны тиешле хәлгә китерергә. Бүген республикада барлыгы 2 410 мемориал һәм 312 тематик аллея бар.
Күпчелек тантаналы чаралар шушы объектлар янында узачак, шуңа күрә алар идеаль хәлдә булырга тиеш. Геройлар хөрмәтенә аталган урамнар кебек үк. Бу хакта шул исәптән муниципалитет башлыклары да кайгыртырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә муниципалитетлар арасында иң яхшы мемориалга конкурс (яки конкурслар) оештыру тәкъдиме килде. Шулай ук һәр һәйкәлгә тиешле сак оештырырга, мәсәлән, видеокамералар урнаштырырга.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары да үз укучылары Бөек Ватан сугышы чорының кызыклы, ә кайчак аз билгеле фактлары һәм геройлары белән таныша алсын өчен эшли. Басмаларның сайтларында һәм аларның кәгазь версияләре битләрендә «Җиңүгә 80 ел» рубрикасы астында бу темага интервьюлар, очерклар һәм зарисовкалар бастырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, юбилей датасы уңаеннан гражданнарның төрле категорияләренә ярдәм итү, бүләкләүләр һәм башка мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты.
Фото: resbash.ru