Мәдинә Дәүләтбирдина 1937 елда Баймак районының Үзән авылында Рәхилә һәм Гатаулла Әбүбакировларның күпбалалы гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Аның язмышы да замандашларыныкыннан әллә ни аерылмый. Балачагы авыр сугыш елларына туры килсә, яшьлеге илебезнең сугыш яраларыннан төзәлгән чоры белән бәйле. Мәдинә Гатаулла кызы шушы авырлыклар аша үтеп кенә калмыйча, язмышына төшкән кайгыларны да лаеклы үткәрә белгән. Газиз ике улын, сөекле ирен бик иртә югалта. Сынауларга, иңнәренә төшкән авыр кайгыларга бирешмичә, яшәү ямен югалтмаган Мәдинә апа үз язмышы сәхифәләренең кайбер битләрендә тукталып, хатирәләре белән уртаклашты, киңәшләрен бирде.
“Сугыш башланганда миңа дүрт кенә яшь булса да, ул көнне яхшы хәтерлим. Көтү кайткач, әнием сыер савып керде дә, мине кулына алып, урамга чыкты. Анда, гадәттәгечә, күрше апалар җыелып, сөйләшеп, хәбәр алыша иде. Шунда кемдер, кояшның үтә кызыл төс белән баеганын искә алды. Моны күреп, әнием: “Хәерлегә булсын. Бу бер дә яхшы хәбәргә булмас”, – диде. Икенче көнне авылыбызга сугыш башланган дигән хәбәр килеп җитте һәм тыныч кына барган тормышның асты өскә әйләнде. Ир-егетләр сугышка китә торды, колхозның барлык эшләренә дә хатын-кызлар, үсмерләр алынды. Бик күп үсмерләрне хезмәт лагерена җибәрделәр. Шуңа күрә күп эшләргә бала-чаганы да кушалар иде. Бүгенге көн күзлегеннән карасаң, шул бала-чага башка сыймаслык хезмәт салган. Өлкәннәр белән беррәттән басуга утауга, амбарга эшкә йөрделәр. Кыз балалар трактор рычагы артына утырырга мәҗбүр булды. Хәтта ки, вазыйфалы эшкә дә үсмерләрне тәгаенләделәр. Мәсәлән, минем 15 яшьлек Рәхимә апаны, яза, укый беләсең дип, авыл советы рәисе итеп куйдылар. Авылдашларым “Барысы да фронт өчен!” дигән девиз астында яшәде һәм эшләде.
Сугышның беренче елында авыл халкы ачка ул кадәр интекмәде. Тик каһәрле сугыш кына тәмамланырга уйламады. Басуларны эшкәртергә, чәчеп, уңышны җыеп алырга тиешенчә эшләрдәй кеше булмагач, иген уңмады. Кешеләр ачтан үлмәс өчен авылдан-авылга хәер сорашып йөрер булды. Тик, кайда гына барсак та, шул ук ачлык, хәерчелек иде. Көзен басуда калган башакларны җыярга чыга башладык. Якын-тирәдәге басуларны кат-кат йөреп чыккач, тагын-тагын ераграгына юл тотабыз. 1944 елның көзендә әнием белән икебез башак эзләп чыгып киттек. Атлый торгач, күрше Чиләбе өлкәсенә барып чыкканбыз. Бәхетебезгә, берничә башак таптык. Салам җыеп, учак ягып аны куырып ашадык. Инде көн кичкә авышып, караңгы төште. Кайтыр юлга чыгарга көчебез юк иде, шуңа күрә, салам җыеп, аның астына кереп йокларга яттык. Таң атуга уянып китсәк, кар яуган. Минем атларга хәлем юк. Әнием мине сөйрәп алып барып карады да, үзенең дә хәле бетеп туктады. “Кызым, мин сиңа ярдәмгә кеше алып киләм. Шушында гына ятып тор, яме”, – дип саламга төреп калдырды. Күпме вакыт узгандыр, белмим. Әнием якын-тирәдәге авылдан ярдәмгә кеше таба алмагач, кире үзебезнең авылга кайтып киткән. Ә бу – җитмеш чакрым ара! Кайдандыр ат табып, абыем белән килеп алырга чыкканнар. Мин әнием килүгә, ул калдырган урында булмаганмын, шактый гына еракка киткәнмен. Өстәвенә, болай да барлы-юклы өс киемемне салып ташлаганмын. Күрәсең, туңудан тәнем кызышкандыр. Үләр-үлмәс гәүдәмне алып кайтып, җылыда чын мәгънәсендә эреткәннәр. Берничә көннән соң гына күземне ачканмын. Шушы хәлдән соң мин сәламәтлеккә туймадым. Телем туңу аркасында озак кына сөйләшә дә алмадым. Мәктәпкә беренче сыйныфка барган елым иде ул. Беренчедә ике ел укыдым. Ул елларны өскә дә, аякка кияргә дә юк иде, өстәвенә – ачлык. Мәктәпкә гаиләдәге туганнарым белән чиратлашып бара идек...
Сугыш елларында күргән михнәтләрне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Ачлыктан бик күпләр шешенде, урамда егылып калды. Басудан бер уч ашлык алып кайтучыларны төрмәгә алып китүләр дә булды. Инде авыл халкы күпләп үлә башлагач, урам уртасына казан асып, суга он бутап, шуны пешереп тараттылар, тик ул да бөтен кешегә дә эләкмәде... Әниемнең, салам ягып, казанда су җылытып, “эчегезгә җылы керсен”, дип, көне буена ашамаган балаларын үгетләп су эчергәне әле дә күз алдымда. Аның ачлыктан шешенгән балаларын күрүдән ничек йөрәге әрнегәнен мин хәзер генә аңлыйм...
Сугыштан соңгы елларда да җиңелдән булмады. Балачагымны искә төшереп, кечкенә булсак та, эшләгән эшләребезгә хәйран калам. Печәнгә дә йөрдек, амбарда чиләкләр белән ашлык та ташыдык, басуда чүп тә утадык. Эш хакы акчалата түләнмичә, бары тик эш көннәре куелды. Ит, сөт, йон, йомырка салымнарын түләү дә һәр гаиләнең үзәгенә үтте.
Ялан якта яшәгәнлектән, кышкылыкка утын хәстәрләү дә бик кыен иде. Шуңа күрә җәй көннәрендә сыер тизәге җыеп, киптереп, ягулык әзерли идек.
Бу авырлыкларның берсенә дә карамыйча, мин белем алырга тиешлегемне белә идем. Авылыбыздагы җидееллык мәктәп ябылгач, укуымны дәвам итәр өчен Баймакка юлландым. Анда туган тиешле апама барып урнаштым һәм 8, 9, 10нчы сыйныфларны Баймакта укыдым. Белем алу, кеше булу теләге шулкадәр көчле булды, бернигә карамый, Уфага укырга керергә булдым. Ул чакта Баймактан Уфага самолет оча иде. Тик мин барасы көнне пассажир самолетына утыра алмадым. Почта ташый торган йөк самолетына утырырга тәкъдим иттеләр һәм мин, ике дә уйламыйча, Уфага очтым. Ул чакта сатучы – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе иде. Шуңа күрә документларымны кооператив техникумга тапшырдым. Имтиханнарымны яхшы билгеләргә тапшырып, укырга кердем. Техникумнан соң югары белем алыр өчен институтка читтән торып укырга кердем һәм аны уңышлы тәмамладым. Кайда гына укысам да, тырышып белем алдым. Ул чорда яшәгәннәрнең барысы да киләчәккә зур өмет белән бакты. Шул кадәр михнәт күреп яуланган Бөек Җиңүдән соң башкача булырын көтми дә идек, шуңа күрә илебезнең һәр кешесе тырышып хезмәт куйды, дөнья көтте. Ә инде “Белем байлыктан күпкә өстен, чөнки байлыкны син сайлыйсың, ә белем сине саклый”, – дигән тормыш девизым гомер буе озата килде.
Безнең әти-әниләргә, замандашларыма шул кадәр авыр сынаулар, сугыш ачыларын узарга туры килде. Тик зарланучылар бик аз булгандыр, һәрхәлдә, минем хәтердә алар сакланмаган. Балачагымдагы көнкүреш белән бүгенгене чагыштырсаң, яшәешебез искиткеч алга киткән. Без хәзер чын мәгънәсендә оҗмахта яшибез: кибетләрдә киштәләр азык-төлектән, кием-салымнан сыгылып тора, өйләребез зәңгәр ягулык белән җылытыла, хөкүмәтебез эш хакы түли, пенсия бирә. Бары тик булганына шөкер итеп, зарланмыйча яшәргә генә кирәк. Кешеләргә әйтер сүзем дә шул: якты дөньяга килгәнбез икән, Ходайның биргән сынауларын үтеп, яшәүгә булган өмет утын сүндермичә, гомер юлын лаеклы узарга тиешбез!”
Зөһрә Исламова язып алды.
Фотолар Мәдинә Дәүләтбирдинаның шәхси архивыннан.