Тарихка күз салсаң, һәр гасырда төрле сугышлар кубып торган һәм аларның исәбе-хисабы юк. ХХ гасырда купкан шундый сугышларның иң күп корбан таләп иткәннәре – Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары. Тәүгесендә, һәлак булганнардан тыш, җимерелгән язмышлар, шуңа өстәп, ачлык-ялангачлык, тиф авырулары, сугыштан соң яралардан үлүчеләр миллионлап булса, икенчесендә ватаныбыздан җәмгысы 26 миллион кеше һәлак була. Шуңа өстәп, сугышта алган яралардан мантый алмыйча вафат булганнарны, ачлык сәбәпле үлгәннәрне кем исәпләгән?! Сугыш беркемне дә аямый – ул барысына да усал һәм бердәй мәрхәмәтсез. Әгәр ирләр яу кырында сугышып башын салса, хатын-кыз, балалар, картлар тылда фидакарь көрәшкән һәм шуның белән Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән.
Әсирлектә дә көрәшче
Сугышка барлык һөнәр ияләре дә кирәк: шуларның берсе – шагыйрьләр, кулларына каләм белән бергә корал алып, фашистларга каршы көрәшкә күтәрелгән батырлар. Ул вакыттагы яшь шагыйрь Муса Җәлил дә Ватанны сакларга, дошманны тар-мар итәргә ашкынып, фронтка китә. Башта ул кыска сроклы политработниклар әзерләү курсында укый, аны тәмамлагач, өлкән политработник булып, Волхов фронтының 2нче удар армиясе сафында сугыша. Анда шагыйрь дошманга каршы утлы корал белән дә, ялкынлы сүзе белән дә көрәшә. Җәлил “Отвага” (“Батырлык”) дип аталучы фронт гәзитендә дә эшли, кулына автомат тотып, алгы сызыкка да чыга. Аңа күп тапкырлар гомерен куркыныч астына куеп, фронтның алгы сызыгында булырга туры килә. Аннан Муса ватандашларыбыз кылган батырлыклар турында мәгълүматлар алып кайта, алар турында язып, гәзитләрдә бастыра. Шулай солдатларны батырлар мисалында тәрбияләргә тырыша, Ватанга тугры булырга чакыра. Гәзиттә татар-башкортлар һәм мөселман солдатлар өчен язылган шигырьләре дә басылып тора. Алар тиз арада татар-башкорт солдатлары арасында таралып, популярга әйләнә, шагыйрь сугышкан фронтта Муса Җәлилне белмәгән сугышчы булмый.
Әйткәндәй, шагыйрьнең бу чорда язылган әсәрләре “Тупчы анты” дигән исем астында аерым җыентык булып басылып чыга. Шагыйрьнең “Тупчы анты”, “Окопта язылган хат”, “Хуш, акыллым!”, “Әйдә, җырым!” дигән шигырьләре Муса Җәлилнең ватанпәрвәрлек рухында язылган тәүге әсәрләре булып исәпләнә. Алардагы:
Фашистларга каршы
пуля һәм җыр
Бил каешында бергә
саклана!
(Әйдә, җырым!);
Илемне һәм сине
сөюемне
Каным белән җиргә
язармын!
(“Хуш, акыллым!”), дигән юлларны гына алып карасак та, шагыйрьнең Туган иленә, антына тугрылыгы аермачык ярылып ята. Әдипнең икенче шигыре сөекле хатыны Әминәгә багышлап язылган.
...Сугышның тәүге айлары, тәүге еллары илебезгә бик авырга туры килә. Шунлыктан һәм илебезнең сугышка әзерлеге җитешмәүдән 1941-42 елларда немецлар илебез йөрәге Мәскәүгә ябырыла, совет армиясе чигенүен дәвам итә. 1942 елның 22 июнендә Муса Җәлил дә каты яраланган хәлдә Волхов фронтында камауда кала һәм дошман кулына әсирлеккә эләгә. Бу вакыйгага багышлап, соңыннан шагыйрь “Серле йомгак” дигән шигырь яза.
Әсирлеккә төшкән көннән шагыйрь-көрәшченең гильотина балтасына башын тотканчы 791 көнгә сузылган авыр, ачы көннәре башлана. Бу турыда язучы, публицист Рафаэль Мостафинның “Герой-шагыйрь эзләре буйлап” дигән китабында бик җентекле бәян ителгән. Әлеге җыентык документларга нигезләнеп язылган, шунлыктан автор халыкка дөреслекне җиткерү максатында күп тапкырлар Германиядә була. Анда ул вакытта әле исән булган һәм әсирлектә Муса Җәлилне белгән кешеләр белән очраша, Германиядә Муса Җәлилнең гомерен кыйган җәза урынын, әсирләр тотылган төрмәләрне күреп чыга.
Әйткәндәй, җыентык урыс телендә дә нәшер ителгән. Аның тәүге битенә Муса Җәлилнең урыс теленә тәрҗемә ителгән шигырь юллары урнаштырылган:
Песни я всегда посвящал
Отчизне,
Ныне Отчизне я жизнь
отдаю”.
Язучы Рафаэль Мостафинның бу китабы 1973 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан урыс телендә басылып чыккан. Урыс язучысы Владимир Огнев аның хезмәтенә “Подвиг и его эхо” дигән кереш сүз язган.
Шунысы үзенчәлекле: Муса Җәлил утырган төрмәдә бер үк вакытта чех коммунистлары белән бергә чех язучысы, журналист Юлиус Фучик та тотылган. Ул да Муса Җәлил кебек төрмәдә фашизмга каршы көрәшә, катгый төрмә шартларында “Репортаж с петлей на шее” дигән китап яза, яшерен оешмада торучы коммунистлар белән бергә тоткыннар арасында аңлату-оештыру эшләре алып бара. Ул да Муса Җәлил кебек бик авыр шартларда иҗат итә, язганнарын төрмәдән төрлечә чыгара. Аларның күбесе, әлбәттә, югалып кала, әмма исән калганнары сугыш еллары турында тетрәндергеч тарих булып тора. Юлиус Фучикның: “Люди! Будьте бдительны, фашизм не умирает!” дигән сүзләре бүген дә көнүзәк булып яңгырый, әйтерсең лә Фучик сиксән ел узганнан соң да фашизмның яңадан баш калкытасын белгән-сизгән кебек. Ю. Фучикны – Берлинда 1943 елның 8 сентябрендә, Муса Җәлилне дә шул ук Берлинда, тик 1944 елның 25 августында үзе кебек тоткынлыкта фашизмга каршы яшерен көрәш алып барган тагын да 11 татар-башкорт патриотлары белән бергә җәзалыйлар.
Тоткындагы “Кошчык”
Муса Җәлил фашист төрмәләрендә тотылган елларда (атап әйткәндә, 1942 елның 9 сентябреннән 1943 елның ноябренә кадәр) 125 шигырь һәм поэма яза. Бу турыда аның шигырьләре язылган бер дәфтәрдә: “...Кайда язарга да белмим. Шигырьләрем үзем белән үлә...” дигән әченүле сүзләре язылган. Шагыйрьнең Волхов фронтында язылган шигырләре да булган, тик алар фашистар камавында калгач, юкка чыга, кызганыч...
Муса Җәлил фашистларның үзен барыбер тере калдырмаячакларын белгән хәлдә дә иҗат итүдән туктамаган. Әдипнең үзен ирләрчә, батырларча тотуы аның “Кошчык” дип аталган шигырендәге сагышлы юлларда аермачык чагыла:
Чәнечкеле чыбык
бәйләсә дә,
Дип, шагыйрьнең
аяк-кулларын,
Бер көч тә юк җирдә
богауларлык
Аның кайнар йөрәк
моңнарын.
Ә инде “Авыру сызмалар” дигәнендә югары ватанпәрвәрлек тойгылары өстенлек итә:
Мин яшәргә телим бирер
өчен
Илгә соңгы йөрәк
тибешен.
Үлгәндә дә әйтә
алсам иде,
Үлдем, диеп, Туган
ил өчен!
Шулай итеп, хәтта әсирлектә булган елларда да шагыйрь каләме белән сугыша, әмма аңа әсирлек еллары ачы язмыш булып сарыла. Бу хакта да әйтеп китми булмый, чөнки сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда да әсирлектә булганнарга карата “сатлыкҗан” ярлыгы беркетелә. Әйткәндәй, бу гаделсезлек хәтта сугыштан соң да бик озак еллар дәвам итә.
Менә шушындый шартларда Муса Җәлил дә үзен хыянәтче дип исәпләмәсеннәр өчен халкына, иленә җыры белән дошманны җиңүен белдерәсе, бу турыда Туган иленә җиткерәсе килә. Ә бит анда шагыйрьнең гаиләсе, туганнары, дуслары бар. “Җәлил – дошман”, “Җәлил дошманга хезмәт иткән” дигән ярлык ябышса, алар нишләр? Туганнарына никадәр зур кайгы киләчәк, никадәр кыенлыклар ишелеп төшәчәк?!” Шулай уйлый шагыйрь, үз исеменең нахакка рәнҗетелүен теләми. Шунлыктан хәтта әсирлектә дә зур оештыру эшләре алып бара, иҗатны да ташламый. Әмма нәкъ шул мәлләрдә “Җәлил дошманга хезмәт итә” дигән ялган хәбәр ишетелә. Ә начар хәбәрнең ялы-койрыгы юк, диләр. Ул бик тиз тарала. Ә бу хәбәрнең дөрес түгеллеген ничек кире кагарга соң? Моңа дәлилләр дә кирәк бит әле! Шунлыктан, башка чарасы булмагач, шагыйрь аларны үзе калдыра.
...1945 елның апрелендә совет яугирләре Маобит төрмәсен азат иткән вакытта төрмәнең ишек алдыннан ниндидер могҗиза белән сакланган бер хат табып ала. Бәхеткә, ул Муса Җәлилнең китап битенә язылган хаты була. Аны шунда ук Мәскәүгә, шул чактагы СССР Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев исеменә җибәрәләр. Шуның артыннан язучы Ю. Корольков тоткыннар утырган 382нче камера стенасына язылган: “Без 40 үлем аша үттек, әмма буйсынмадык”, – дигән язуны укый. Бу юлларның да авторы Муса Җәлил була, нәкъ шушы юллар аның “Ышанма” дигән шигырендә әйтелә. Күрәсең, шагыйрь тереләргә васыять буларак язылган шигырен үзенең исән калмаячагын аңлаганнан соң язган булгандыр. Анда шундый юллар бар:
Сиңа миннән хәбәр
китерсәләр,
“Алмаштырган илен”, –
дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине
сөйсәләр.
Муса Җәлил бу шигырен соңрак иҗат итсә дә, “Җырларым” дигән бу шигырен шигырьләре язылган дәфтәргә беренче итеп урнаштырган. Моның белән ул үзенең Туган иленә һәм халкына биргән антының үтәлүен аңлатырга теләгәндер...
Шигырьләрен ятлап үстем
Мин үзем дә – бала чакта Муса Җәлилнең патриотик шигыйрьләрен ятлап үскән кеше, аеруча шагыйрьнең:
Мин тез чүкмәм, катыйль,
синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын
итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым
киссәң дә.
(“Катыйльгә”) дигәнен һәм “Дуска” дип исемләнгән шигырендәге түбәндәге юлларны яттан сөйләргә ярата идем. Әлеге мәкаләмне дә Туган илемнән бик еракта яшәп тә, Муса Җәлил һәйкәленә баш имичә яза алмадым. Муса Җәлил эшләгән, яшәгән Казанга ирем Владимир белән ашкынып, дулкынланып килдек без. Безнең чит илдән килгәнне белгәч, Европа илләре буйлап сәяхәт иткән “Ланд-Ровер” машинасын шәһәрнең төп мәйданына куюыбызга да каршы килмәделәр. Ә инде Муса Җәлилгә баш ию өчен килүебезне әйткәч, хәтта уңайлырак урын тәкъдим иттеләр. Ниятләгәнебезнең барысын да эшләдек бугай: иң башта Муса Җәлил һәйкәленә баш идек, аннары мәчеткә кереп, батыр рухына хәер салдык, аннан соң шәһәр буйлап йөрдек.
Мин ант иттем инде
кызганмаска
Саклар өчен халкым,
илемне,
Йөзәү булса гомерең,
син барсын да
Шушы юлга бирмәс
идеңме?
Чикләнсә дә гомер,
безнең яшьлек
Эзсез сүнә диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә
шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда!
Бу юлларга ничек битараф буласың инде?!
Муса Җәлилнең батырлыгын һәм иҗатын Бельгия антифашисты Андре Тиммерманс, француз шагыйре Луи Арагон, элекке Германия Демократик Республикасының Герман-совет дуслыгы идарәсе әгъзасы Леон Кебенцаль, немец язучысы Макс Циммеринг югары бәһаләгәннәр. Шагыйрь хакындагы дөреслек билгеле булганнан соң шагыйрьгә “Советлар Союзы Герое” дигән бөек исем бирелү дә халыкара шартларда зур роль уйнаган. Бүген аның әсәрләре мәктәп дәреслекләрендә өйрәнелә, аның исемен йөртүче урамнар, мәктәпләр, мәгариф һәм мәдәният оешмалары бар икән, димәк, Муса Җәлил рухы да яши һәм онытылмый.
Икесе ике илдән, әмма бер фикердә
Муса Җәлил һәм Юлиус Фучик... Икесе ике ил, ике дәүләттә туып-үскән, әмма патриотик рухта тәрбияләнгән батырлар. Икесе дә бер үк төрле сынаулар аша узып, исемнәрен тарихка язып калдырган бөек шәхесләр: берсе – татар шагыйре, икенчесе – чех журналисты һәм язучысы. Икесе дә үз Туган илләренең патриотлары һәм шул ук вакытта интернационалистлар, икесе дә үз халкы, үз иленә биргән антларына тугры калган ватанпәрвәрләр. Икесе дә үзләре артыннан тоткынлыкта әсәрләре, шигырьләре белән көрәшеп, үлемнең күзенә туры карарга курыкмаган батырлар!
...1938 елда Чехословакияне немецлар басып алып, илне протекторат, яки Германиянең аерылмас бер өлеше дип игълан иткәннән соң, чех журналисты Юлиус Фучик та яшерен оешма оештырып, фашизмга каршы көрәш башлый. Немецлар Прагада нәшер ителгән “Руда право” (“Красная правда”) гәзитен япса да, журналистлар көрәшне туктатмый. Һәм аның башында Юлиус Фучик тора. Аның максаты, дошманга каршы көчләрне берләштереп, фашизмга каршы көрәшү була, әмма 1942 елның 24 апрелендә аларны саталар, шул аркада яшерен оешмадагы барлык иптәшләре белән бергә ул да гестапо тарафыннан кулга алына. Юлиус Фучикны да фа-
шистлар төрмәгә яба.
Ул елларда фашистлар төп ударны 1939-41 елларда ук подпольега киткән Чехословакия коммунистлар партиясенә ясый. Аларның барысы да төрмәләргә ташлана. Юлиус Фучикны башта Прагадагы иң куркыныч исәпләнгән Панкрац төрмәсенә ябалар, әйткәндәй, аннан бик-бик сирәкләр генә исән чыккан. Шушы төрмәдә Фучик “Репортаж с петлей на шее” дигән публицистик китабын яза, яшерен оешма рәисе буларак, төрмәдә зур көрәш алып бара. Аның бу китабындагы түбәндәге юллар шушы хакта сөйли:
“Из Панкраца меня и товарищей увезли в неизвестном направлении. Но тюрьма нас не изменила – мы остались веселыми, мужественными, хотя знали что наша перспектива – смерть ходит с нами рядом. Мы всегда считались с ней, и нам не уйти от нее. Знали, кто попал в руки гестапо, кто уже не живет. Значит, наша пьеса подходит к концу. Да, конец я не дописал, но точно знаю, что это – Жизнь. А в жизни нет зрителей.
Занавес закрывается: Люди, помните: я любил вас! Люди, фашизм не спит: будьте бдительны!”
Бу мөрәҗәгать Юлиус Фучикның иректәгеләргә төбәп, үләр алдыннан әйткән соңгы сүзләре була. 1943 елның 8 сентябрендә фашистлар Юлиус Фучикны үзе кебек башка антифашистлар белән бергә җәзалап үтерәләр. Бу хәл Берлинда яманлыгы белән дан алган Плецензее төрмәсендә аткарыла.
Юлиус Фучик та үләр алдыннан хатынына хат яза. Тик бу вакытта ул җәмәгатенең Освенцим төрмәсендә үлгәнлеген белмәгән була әле. Аның хатындагы түбәндәге юлларның Муса Җәлилнең хатынына язган хатка ошаганлыгы турында әйтмәсәң дә күренеп тора:
“Сөеклем минем! Хуш, кадерлем, тизрәк савык, без синең белән мотлак очрашырбыз. Батыр бул, кадерлем, мәхәббәтем минем!”
Үкенечкә каршы, бүген Юлиус Фучикның үлем төрмәләрендә язылган “Репортаж с петлей на шее” дигән язмалары онытылуга дучар ителгән. Аны укымыйлар, өйрәнмиләр. Ә бит язучы дөрес яза: “Пока живут среди вас те, кто сражался с фашизмом, нужно писать о них воспоминания, собрать письма, отыскать документы. Люди, полюбите их сыновей любовью, хотя бы одного из поколения героев”.
Искиткеч: әйтерсең лә алдан күрә белгән!
Миләүшә ГОДБОДЬ- Колмөхәмәтова.