+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
18 февраль , 15:57

Дүртөйле горурлыгы

Зөфәр Хәбир улы Солтанов 1927 елның 12 мартында Дүртөйле районының Түбән Манчар авылында туган. Аның исеме белән бәйле булган Дүртөйле халык театры тирә-якка киң танылу алды. Ул режиссер булган елларда театр 80 спектакль куйды. Аларны карарга халык ябырылып килә, авыл клублары эчендә урын булмаса, басып, хәтта ачык ишек артыннан һәм тәрәзәдән карыйлар иде. Зөфәр Хәбир улының хезмәте югары бәһаланды. Ул – БАССРның һәм РСФСРның атказанған мәдәният хезмәткәре. “Батырлык өчен” медале, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Тәкъдим ителгән язмалар Зөфәр Хәбир улының бу дөньядан китәр алдыннан калдырган истәлекләре нигезендә иҗат ителде.

Дүртөйле горурлыгы
Дүртөйле горурлыгы
1. Әнием, бәхил бул!..

Бу – сугышның дүртенче көне иде...
Һаман алга баралар, сопкалар биек, ком юл буйлап күптән беркем йөрмәгән. Тагын тау-сопкалар эченнән ата башладылар. Солдатлар янә чокырларга тезелеп ятты. Ату туктады. Шуннан команда булды: “Атакага!” Күтәрелделәр һәм “ура!” кычкырып, сопкага йөгерделәр. Зөфәр йөгергәндә абайламый бер чокырга килеп төште. Окоп икән. Анда баскан килеш бер япон солдаты мылтыктан ата. Кинәт килеп чыккан Зөфәрне күреп, куркып калды. Самурай, чокырдан сикереп чыгып, агачлар арасына кереп югалды. Зөфәр дә чокырдан чыкты. Автоматлардан ата-ата, сопкага күтәреләләр. Бервакыт Зөфәргә нидер дык итеп килеп бәрелде. Биш адым атлады да, егылды. Уң кулы салынып төште. Тыны бетте, үзәге өзелде. Шунда “Әнием, бәхил бул, мин үлдем!” – дип уйлады. Аркасыннан җылы кан ага иде. Нишләптер авырту сизелми.
Зөфәрнең күз алдыннан балалык чоры үтте.

* * *

...Ул чакта Зөфәргә 5 яшь тирәсе иде. Әтисе үлеп китте. Картәнисе, әнисе һәм абыйсы белән торып калды. 1932 ел. Тирә-якта ачлык-фәкыйрьлек хөкем сөрә. Әнисе яңа гына оешкан колхозга эшкә йөри. Абыйсы – шунда ат караучы. Малай өйдә картәнисе белән генә торып кала. Ул сукырайган. Зөфәр аны җитәкләп күршеләргә алып керә, яланга алып чыга.
Шулай яшәп ятканда авылга Дүртөйледә яңа гына оешкан театр килде. “Хуҗа Насретдин” спектаклен куялар икән. Абыйсына ияреп Зөфәр дә клубка барды.
Шундый оста итеп уйнадылар, театр авыл халкына бик ошады. Зөфәр: “Шушылай артист булсаң икән!” – дип хыялга бирелде.
Бу вакыйга аның киләчәк тормышында хәлиткеч роль уйнамады микән?
Икенче көнне театр директоры боларның өенә килеп керде.
– Шәйгалләмов монда торамы?
– Мин ул Шәйгалләмов! – диде абыйсы.
– Энем, театрда уйныйсың киләме? Кичә спектакльдән соң без сине яшьләр уенында карап тордык. Синең биюләрең, көлүләрең, яшь-җилкенчәк арасында үзеңне тота белүең бик ошады безгә.
– Абый, минем әти-әни 1921 елда, алабута елында, ачтан үлеп киткәннәр. 1918 елда туганмын, өч яшьлек сабый чагымда ук апа кулына калганмын. Ул карап үстерде. Миңа анда торырга һәм ашарга да кирәк бит әле, акчам да юк.
– Энем, борчылма. Без сиңа ярдәм итәрбез. Әйдә, җыен!
Бу сөйләшүне тыңлап, өйдәгеләр елаша башлады. Зөфәр абыйсын бик ярата иде. Ул, аның муенына асылынып, кайнар яшьләрен койды.
Шулай итеп, абыйсы театр белән китеп барды. Ул киткәч, өйдә бернинди ямь калмады. Һаман елашалар. Җитмәсә, картинәсе авырый башлады. Күп тә үтми, дөнья куйды. Зөфәр әнисе белән генә торып калды...

* * *

Зөфәр үзенең үлмәгәнлеген, яраланган булуын аңлап: “Санитар!” – дип кычкырды. Шул кычкырудан хәле китеп, беразга һушын югалтты. Кайдандыр көчле тәмәке исе килүе аңына китерде. Һәм ул янә балачагын хәтеренә төшерде.
...Әнисе көн дә колхозга эшкә чыгып китә. Малай берүзе генә кала. Күңелсез. Бервакыт, утыра торгач, тәмәке тартып карарга уйлады. Мич башына менде дә, кәгазьгә мүк төреп, шырпы сызды, “тәмәкене” кабызды. Янган шырпыны кәбәркәгә, ягъни мич артына ташлады. Ә анда мичкә ягу өчен йомарланган саламнар тутырылган. Алар янып китмәсенме! Малай мич башыннан ничек төшәргә белми аптырап калды. Ул арада ут котырып яна башлады. Аягына таяныр урын табып басты да, идәнгә егылып төште. Куркуыннан сәке астына кереп качты. Өй төтен белән тулды.
Шулчак кемдер ишекне каерып ачты. Закирҗан бабай икән. Ул, кереп, ишекне киң итеп ачып куйды. Көрәк белән кар алып кереп, кәбәркәгә ташларга тотынды. Кыска гына вакыт эчендә халык җыелып өлгерде. Бергәләшеп утны сүндерделәр.
Бераздан әнисе кайтып керде. Зөфәрне сәке астынан тартып чыгарды.
– Имансыз бала!
Башына мендәр каплады да, ачуыннан кыйный башлады. Зөфәрнең тыны кысылды. Закирҗан бабай:
– Үтерәсең бит баланы! – дип аны тартып алды.
Шуннан соң ни булганын Зөфәр хәтерләми. Исенә килгәндә, салам янган почмакта тишек барлыгын күрде. Әнисе шунда салам тутырды да, балчык белән сылап куйды...
Зөфәрне уйларыннан арындырып, тавыш ишетелде:
– Минем аркага менә аласыңмы?
Санитар килгән икән.
Зөфәр көч-хәл белән аның аркасына менеп ятты. Санитар, шуышып, сопка-таудан аска таба алып китте. Бераз баргач, туктады. Зөфәр алга әйдәде:
– Китик, мин дә аяк-куллар белән ярдәм итәргә тырышырмын, – диде.
Тик санитар кыймылдамый да. Аның башына пуля тигән икән. Зөфәр янә: “Санитар!” – дип кычкырды. Тагы да бер санитар килде. Зөфәрне кыр госпиталенә алып барып тапшырды да, янә сугыш эченә кереп китте...

Илдус ТИМЕРХАНОВ.
(Дәвамы бар).

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: