Өчпочмаклы сугыш хатлары... Туплар атканда яисә кыска гына тынлык вакытында солдатлар язган, тылда тын белән тартып алырдай булып көтелгән хатлар. Сугыш яланындагы солдатка өйдән хәбәр белән бергә бәяләп бетергесез шатлык китергән хатлар. Алар дәһшәтле елларның шаһиты булып сандык төпләрендә, шкаф тартмаларында кадерләп саклана. Аларны алып укучылар бар микән? Бардыр. Балалар, оныклар кулларына алып укыйдыр да, кире урынына салып куядыр. Туган якны сагыну, дошманга нәфрәт, кара кайгы, күз яшьләре белән сугарылган саргайган дәфтәр битләре буыннар артыннан буыннарны алмаштыра-алмаштыра тарихи хәтерне саклаячак... Сиксән елдан артык вакыт эчендә аларның күбесендә хәрефләр җуелып, сүзләр танымаслык хәлгә килеп бара, тик менә шул елларның михнәтен, ачысын, авырлыгын гына җуймаган хатлар – кулга алу белән шуларны тойгандай буласың...
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, әйдәгез әле, тарихның үзе булып торган бу хатларга тагы бер күз салыйк, аларны укып, совет сугышчыларының туган якларыннан еракта ниләр кичергәннәрен аңларга тырышыйк.
Хөрмәтле укучылар! Бүген без гәзит битләрендә “Фронт хатлары. Җиңү хатлары” дигән яңа рубрика тәкъдим итәбез. Өегездә исән калган һәм кадерләп сакланган сугыш чоры хатлары булса, аларны безнең белән уртаклашуыгызны сорыйбыз. Әйдәгез, хатлар аша тагы бер тапкыр сугыш елларын искә алыйк!
Хатларның күчермәсен яисә фотосын урыс, татар, башкорт телләрендә (оригиналь телдә) ami4310@yandex.ru яки kyzyltan@mail.ru адресына салуыгыз сорала. Бүгенге санда Калтасы районының Иске Бөртек авылыннан (хәзер Краснокама районы) сугышка киткән Искәндәров Шәриф Ямалетдин улының тормыш иптәше Нәгыймәгә язган хатларыннан өзекләр китерәбез.
Кадерле ядкәрләр
2 май, 1942 ел. “Бәгърем Нәгыймә! Кичә Римма баламнан хат алдым. Урыс телендә бик оста язган. Ул безне уздыра бит! Сезне бик сагынганын язган. Миңа кечкенә рәсемен җибәргән. Аның рәсеменә карый-карый, үзенә хат язып салдым.
...Өйгә сезгә җибәрергә әйберләр хәзерләп куйдым да, сиңа хат язарга утырдым. Ул әйбернең эчендә түбәндәге кирәкле әйберләр булыр: берникадәр кәгазь, чигү эше өчен кайчы (синең андый кайчыңның очы сынган иде бугай), чигү энәләре, ике япма, бумази толстовка, ботинки (берәрсе белән алмаштырып, эшкә киярсең), бер пар ефәк оек, ике ефәк ыштан, өч мендәр тышы, бер кыска ыштан, эчке күлмәк. Исән-сау барып җитсәләр, бик ярап куяр”.
Болар Шәриф Ямалетдин улы Искәндәровның тормыш иптәше Нәгыймәгә язган хатларыннан исән калган юллар.
Шәриф 1904 елда бүгенге Пермь крае Барда районының Елпачиха авылында туа. Бик иртә – ике яшендә ятим кала. Аны авылның бер абзыйсы тәрбиягә ала, әмма Гражданнар сугышы вакытында солдатлар төнлә аны кайдадыр алып чыгып китә дә, шуннан гаип була, кире әйләнеп кайтмый. Шәрифне Барда балалар йортына тапшыралар, ул шунда үсә. Язмышын да балалар йортында очрата, үзеннән ике яшькә олы Нәгыймә исемле кыз биредә тәрбияче булып эшли, яшьләр бер-берсен ошата һәм арытаба укырга, бергә булырга сүз куешалар. Нәгыймә – тарихта тирән эз калдырган Гали Чокрый, Киековлар нәселеннән, һәрвакыт белемгә омтыла, үзе тирән белемле, зыялы булуы белән аерылып тора.
Шәриф белән Нәгыймә, сүз куешканча, Свердловск татар педагогия техникумына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлыйлар, яшь белгечләр Сараш дигән авылда хезмәт юлын башлый. Аннары татарның мәккәсе – Казанга күчеп китәләр. Шәриф бик белемле кеше була, 40нчы заводка эшкә урнаша. “Сталинец” дигән гәзиттә корректор булып эшли, язучылар белән очраша, иҗат итә, Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Кыска гына вакыт эчендә “Урман кискәндә” һәм “Гөлзадә” дигән пьесалар җыентыгы, ике китап бастырып чыгаруга өлгәшә. Кызганычка каршы, бу китаплар сакланмый һәм тиражы да билгеле түгел.
Казанда яшәгәндә Шәриф белән Нәгыймәнең бәхетләрен түгәрәкләндереп, кызлары Римма (1928 елгы) һәм уллары Искәндәр (1936) туа.
Утызынчы еллар. Заманалар болганчык, күп кенә язучыларны кулга алалар, шуңа да Шәриф туган якларына кайтырга карар кыла.
Поезд белән Яңавыл станциясенә килеп төшкәч тә, Шәриф эш эзләп мәгариф бүлегенә китә. Биредә ул Калтасы районыннан килгән мәгариф бүлеге җитәкчесен очрата, ул Шәрифне Иске Бөртек авылына мәктәп директоры итеп эшкә чакыра. Шәриф ризалашып, гаиләсе белән күз күрмәгән Калтасы якларына килеп төпләнә. Бүгенге көндә бу авыл Краснокама районына карый.
Мәктәп зур, ныклы була. Шәриф белән Нәгыймә җиң сызганып эшкә тотына. 1939 елда гаиләдә, әти-әниләрен бәхеткә күмеп, Робин исемле малай туа. Риммага ул вакытта 11 яшь, Искәндәргә өч яшь була. Шулай матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана.
Икенче көнне үк авыл урамнары ат җиккән ир-атлар белән тула, алар район үзәгенә, хәрби комиссариатка бара, кайберләре беренче көннәрдән үк фронтка алына, калганнары – соңрак. Август аенда Шәрифкә дә чакыру килә.
“Түзегез, балакайларым!”
“Әти ул вакытта ниләр кичергәндер, үзен тыныч тотарга тырышты, бер өзлексез “Нәгыймә, балаларны сакла!” – дип кабатлады. Ә менә әни бөтенләй ярсу иде ул көнне, елады да елады, атлар кузгалып киткәч, ат арбасына ябышып, кычкырып елап, бик озак ияреп барды”, – дип язып калдырган Римма бу көннең авырлыгын. Шулай әкренләп авылдан ир-атлар китеп бетә. Бөтен эш хатын-кызлар җилкәсенә күчә. Нәгыймә мәктәптә эшләвен дәвам итә.
1942 елның кышы бик салкын килә. Мәктәп директоры авыл мәктәбен әйбәтләп ягарга куша. Әмма бу фаҗигагә сәбәпче була: мич янында калган коры камышларга ут каба һәм ике катлы мәктәп тулысынча янып бетә. Ул елларда авыл утлары күренмәсен өчен тәрәзәләрне үргән камыш белән капларга куша торган булалар. Менә шулай итеп авыл мәктәпсез торып кала, ярый ла төн җилле булмый, башка йортларга ут капмый. Нәгыймәгә эшен Яңа Бөртектә дәвам итәргә туры килә, балалар да күрше авылга йөреп укый башлый.
Нәгыймә апаның тормыш иптәше Шәрифкә язган хатында мондый юллар бар:
“Әле бер килограмм печенье, 3 килограмм карабодай ярмасы, ике килограмм көнбагыш мае бирделәр. Киләсе айдан паек та артыр, дип сөйлиләр, хөкүмәт безнең интеккәнебезне белә микәнни? Мин югары органнарга мондагы хәлләрне гел мактап кына сөйлиләрме икән, безнең тормышны алар белмиләрдер дип уйлый идем. Алай түгел, ахры.
Ун сутый бәрәңге утыртырлык рәт бар. Басудан урын бирделәр, орлык хәзерләдем, ләкин бер дә әйбәт кенә көне юк әле, яңгыр ява”.
Бу хатның датасы билгеле түгел.
Менә икенче хаттан юллар:
“Синең посылкаларың килсә, әллә балаларны шушы детдомнан алып, янымда карый алырмынмы дигән идем. Хозяйкам бик әйбәт булса да, өемне бик сагынам. Болай балалардан аерым яшәп булмый, икесен ике ягыма салып йоклыйсым килә. Икесе дә еш чирлиләр, әле дә менә изоляторда ятып чыктылар, аннан хәл алып, ит кунып чыкты. Квартирга алып кайтырга рөхсәт ителми. “Әтиегез кайтса, монда бер көн дә кундырмам, түзегез инде, балакайларым!” – димен. Ныклап чиргә сабышмасалар ярар иде, дип кайгырам”.
Әлеге хатта сүз Калтасы районының Качмаш авылында ачылган ятим һәм караучысыз калган балалар өчен балалар йорты турында бара. Нәгыймәне шунда мөдир итеп куялар, улларын ул шунда бирә, ә үзе Качмаш авылында бер кешедә фатирда тора.
Олы кызлары Римма бу вакытта Краснокама районының Николо-Березовка авылында ачылган мари педагогия техникумының татар төркемендә укый. Техникумның иң акыллы, иң тырыш, иң актив укучыларының берсе була ул.
“Хәзер үлем дә куркытмый”
Шәриф Искәндәровның хатларына кире әйләнеп кайтыйк.
05.08. 1942 ел. “Әлеге вакытта Дон даласында алгы сызыктан шактый еракта хезмәт итәм. Син мине авырый торгансыңдыр, чиреңне яшерәсеңдер, врачларга күренмисеңдер, дип пошынасың. Шөкер, бер җирем дә авыртмый, бу вакытларда бизгәк дигән нәрсә теңкәгә тия торган иде, ул да качты. Тәүлегенә 60-70 чакрым атлаган чаклар була. Шул вакытта авырып кара инде!
Риммага кышкы кием юнәтә алмасагыз, минем тун тышлыгыннан рәт чыгара алмассызмы? Тиресе ябынырга калыр. Эчлегенә үзеңнең иске пальтоңны куеп булмыймы? Ул “бәләкәй әби” миңа ачуланып ятмасын, хат язсын. Мин аны ике улымны сагынган кебек өзелеп сагынам.
Фронтта һәр кеше үлемгә дучар ителмәгән, уты да, суы да кичелде, хәзер үлем дә куркытмый. Гитлер явыз нинди генә этлек эшләмәсен, барыбер юк ителер.
Нәгыймә, акылымның һәм йөрәгемнең уртасына кереп утыргансың икән, югыйсә, сине шул тиклем сагынмас идем! Сәлам белән Шәрифең”.
31.07.1942 ел. “Кадерлем Нәгыймә! Синнән хат алган саен язып кына аңлата алмаслык шатлыклы һәм күңелле кичерешләр булып ала. Өйдәге хәлләрнең яхшы икәнлеген белеп тору мондагы кеше өчен үзе бер шатлык бит ул. Бу хатымны Дон елгасының су ерынтысында әрем арасында язам. Баш түбәмдә һава сугышы бара. Хат язганда колхозлар, авыл Советы эше турында да язарга онытма. Сагынып, Шәрифең”.
22.10.1942 ел. “Римма, Искәндәр, Робин, газиз балакайлар, миннән сезгә сагынычлы сәлам. Тыйнак булыгыз, зур үсегез, бер-берегезгә яхшы булыгыз. Мин сезне бик сагынам. Әтиегез.
Нәгыймә, оборона эше өчен бик күп акча биргәнсең икән. Рәхмәт. Дошманнар тар-мар ителәчәк, бу турыда шикләнмә”.
17.07.1943 ел. “Кичә синнән, Риммадан хат алдым. Тәнегездә җаныгыз бар икән әле, шунысы шатлык. Бүген минем дә җан уч төбендә генә калды. Дошман һавадан бәргәләде, ярый әле барыбыз да исән. Мин хәзер алгы сызыкка якын җирдә. Исәнлек-саулык теләп, Шәрифең”.
17.07.1943 ел. “Римма, кызым! Киләсе уку елында укуыңны дәвам итәргә мөмкинлегең булмаса, өйгә хуҗа булып, энеләреңне карап, тәрбия итүдән яхшысы булмас. Үзем исән-сау кайтсам, институт тәмамлаганчы укытырмын”.
10.04.1945 ел. “Карчыгым Нәгыймә! Иртәдән башлап үзем хезмәт иткән гаскәр бүлегенең тарихын язып утырдым, бүген буласы утырышка кирәкле нәрсәләрне хәзерләп куйдым. Аннары землянканың кечкенә тәрәзәсе аша көнчыгышка таба карап, “Алмагачлар” көенә сызгырып җибәрдем. Бу сызгыру үземә бик моңлы тоелды. Бу сызгыруымда синең сандугач тавышыңны, балаларымның көмеш тавышларын ишеттем.
Биредә күптән яз. Бездә ул әле яңа башланадыр. Урак өсте эше арасында туктап торуыбызга ике ай үтеп тә китте. Тын алып торган арада минем эшем аеруча күп була. 8ендә елга аръягында көн уздырдым, кичә һәм бүген тарих белән шөгыльләндем. Озакламый җыелыш һәм утырыш уздырырга кирәк. Менә шул эшләр арасында сезне сагынам. Бүген синнән, я Риммадан хат көткән идем, булмады. Хат ташучы “язырлар” дип җавап бирде. Сез эшкә күмелгәнсездер инде. Римма соңгы елны хур булмыйм дип укырга тырыша торгандыр. Искәндәр яза алмый әле. Ике ай инде җизни дә хат язмый. Аларның тормышын белеп тору да күңелгә дәва иде. Баш исән булса, күрешүебез көне инде еллар белән исәпләнмәс. Без ул гаять чиксез зур шатлыкны берничә атна, яки берничә айдан килер, дип исәплибез. Сөйләгән сүзебез шул.
Мин үзем бик нык картайганга күрә, сиңа “карчыгым” дим. Курыкма, маңгайда һәм йөздә җыерчыклар күбәйсә дә, түбә чәчем коелып бетсә дә, күңел яшь әле”.
Датасы билгесез. “Безнең өчен Рифгатьне югалту – авыр һәм зур югалту. Туганнардан аннан аңлысы, яхшысы, җитезе юк иде бит. Хурлыклы югалту түгел, Ватан өчен партиябез сафына басып үлде. Аның егетлеген нәселебез онытмас. Ә мин, аның җизнәсе буларак, йөрәгемнең актык тибешенә кадәр онытмам.
Нәгыймә, сезнең исән-сау икәнлегегезне белү – минем өчен җан азыгы. Бүген сезнең 27 һәм 31 майда язган хатыгызны алдым.
Бу хатны күп итеп яза алмыйм. Минем бу хат барып җиткәндә яңа бәрәңге ашый торган чагыгыз һәм сыерның сөтне күбрәк биргән чагы булыр!
Робиныма, Искәндәремә, Риммама сәлам!
Кайгы уртаклашып һәм сагынып Шәрифең”.
30.05. 1945 ел. “Римма, балам! Җиңү көне белән котлап язган открыткаңны алдым. Инде озакламыйча күрешүебезне һәм бергәләп тыныч, исән-сау гомер итүебезне телисе кала. Кайчан кайтуым әлегә билгеле түгел, сугыш тәмамлануга әлегә ике атнадан артык кына бит. Берникадәр вакыт тыныч тормышта хезмәт итәргә туры килер инде ул. Берлинны алу сугышларында катнашканым өчен юлбашчыбыз Сталинның рәхмәт хатын алдым. Хәзергә җитеп торыр, вакыт кыскарак. Партҗыелыш үткәрәсем бар. Сәлам белән әтиең”.
Утны, суны кичеп кайтты
Менә шундый искиткеч җылы хатлар. Алардан бер-берсенә карата тирән хөрмәт, кайгырту, хәстәрләү бөркелеп тора. Шәриф абый һәр хатында балалар белән кызыксына, аларның өс-башы, укуы, сәламәтлеге өчен борчыла. Шәриф Искәндәров сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Дөрес, сәламәтлеге тәмам какшаган була, салкын кар өстендә ятып, бик күп солдатлар кебек, туберкулездан интегә. Кайткач, дәваланып, сәламәтләнеп, гаиләсе белән бик матур гомер кичерә. Балаларының барысын да укыта – сүзендә тора. Ә өлкән кызы Римма белән өчесе бер мәктәптә белем бирәләр.
Гаилә Яңа Аткүл авылына күченә. Шәриф абый озак еллар мәктәптә директор булып эшли, Ә Нәгыймә ханым белән Римма урыс теле һәм әдәбияты укыталар. Райондашлары, авылдашлары арасында хөрмәт казанган Шәриф абый 1968 елда вафат була. Нәгыймә апа аңардан соң тугыз ел яшәп, 1977 елда, 75 яшендә бакыйлыкка күчә.
Римма
Римма Искәндәр кызы озак еллар яшь буынга белем бирә. Олыгайгач, балалары янына Нефтекама шәһәренә күченә. Картайган көнендә алар тәрбиясендә була.
Робин
Кызганычка каршы, Робинның гомере озын булмый, ул бу тормыштан иртә китә. Аның тормыш иптәше Лилия ханым белән без кайчандыр танышкан идек, бүгенге көндә, кызганычка каршы, ул да юк инде. Әлеге хатларны безгә Робинның кызы Әлфия ханым тапшырды, ул дәү әтисенең фронт хатларын кадерләп саклый.
Искәндәр
Нәгыймә апа белән Шәриф абыйның уртанчы уллары Искәндәр Шәриф улы бүгенге көндә Калтасы районында көн итә. Аңа 89 яшь, ул әле бик көр, егетләр кебек җитез. Ял көннәре булгач, балалар килә дип мунча ягып йөри.
– Картларга охшарга тырышам инде, яшь бар бит, – дип шаярта ул.
– Искәндәр абый, сугыш елларын хәтерлисезме? – дип сорыйм.
– Эй, кызым! – дип суза ул. – Хәтерләмәгән кая ул! Һәр көнен хәтерлим. Андыйны онытам дисәң дә онытып булмас шул.
Искәндәр абыйның хатирәләре үзе бер мәкалә, хәтта бер китап язарлык. Аларны “Кызыл таң”ның алдагы саннарына калдырыйк.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Калтасы районы.