+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 февраль , 23:10

“Батыр якташларыбызның исемнәрен дөнья белсен!”

Кырмыскалы районының Прибельский авылында гомер итүче хезмәт ветераны Наил Равилов моның өчен зур тырышлык сала.

“Батыр якташларыбызның исемнәрен дөнья белсен!”
“Батыр якташларыбызның исемнәрен дөнья белсен!”
Бөек Ватан сугышы илебездәге бер гаиләне дә урап узмады. Бүген дә һәр йортта шул чорның тарихы саклана. Кырмыскалы районының Прибельский авылында яшәүче хезмәт ветераны, Башкортстан Диңгезчеләр җыенының Кырмыскалы районы филиалы рәисе Наил Равилов исә үзенең ата-бабалары белән генә кызыксынып калмый, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар кылып та исемнәре әлегәчә ныклап билгеле булмаган якташларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара. Тарихи гаделлекне тергезү, батырлык үрнәге күрсәткән якташларыбызның исемнәрен дөньяга таныту – безнең изге бурыч, ди Наил Сәйфелгалим улы.

Изге башлангычлар

Бу сүзләрне дәлилләп һәм изге эшләрен барлап, берничә генә мисал китереп үтәм. Генерал-майор Нәҗип Хәмитов турында эзләнү эше алып барып, Олыкүл авылында аның исе­мендәге хәрби-патриотик клуб ачуга зур өлеш кертте. “Щ-304” суасты көймәсе командиры Яков Афанасьевка районда һәйкәл булдырылды. Шулай ук, Уфа шәһәренең Җиңү паркында Яков Афанасьевка обелиск ачу һәм башкала урамнарының берсенә аның исемен бирү үтенече белән дә нәкъ Наил Сәйфел­галим улы Уфа шәһәр округы хакимиятенә мөрәҗәгать итте һәм теләгенә иреште — Уфа шәһәренең Затон бис­тәсендәге урамнарның берсенә якташы­бызның исеме бире­ләчәк.
Наил Равиловның башлангычы белән 2018 елда төрле сугышларда катнашкан якташлар исемлеге белән туган Сарт-Нәүруз авылында “Дан обелискы” мемориаль комплексы ачылды. Прибельский һәм районыбыздагы тагын берничә авылда диңгезчеләргә һәйкәл ачу да аның башлангычы һәм зур тырышлыгы белән мөмкин булды.
Гомумән, мондый юнәлеш­тәге эшләре санап бетергесез һәм ул бүген дә эзләнү, тарих битләрен барлау өстендә эш алып бара.

Орден-медальләре – батырлыгы билгесе

Ләкин әлеге мәкаләдә сүз аның әнисе яклап туган кешесе, фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан һәм батырлыгы өчен Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, бихисап медальләр белән бүләкләнгән Ибраһим Рәхимов турында.
— Бервакыт миңа аның оныгы шундый сорау белән шалтыратты: “Ни өчен картәтине Кызыл Байрак ордены белән бүләкләгәннәр, ул орден офицер составына гына бирелгән бит?” Шуннан соң моның белән мин дә ныклап кызыксына башладым. Бик күп эзләнергә туры килде. Бу сорау белән районның ул вакыттагы хәрби комиссары Ринат Гыймаловка да мөрә­җәгать иттем. Минем эзләнү­ләрнең нәтиҗәсе аның фикере белән туры килде. “Бу — сирәк була торган хәл. Ләкин аерым батырлыклары өчен бу югары бүләк гади солдатларга да бирелгән”, — диде Ринат Нуретдин улы, — дип сүзен башлады Наил Сәйфелгалим улы, бабасы Ибраһим Рәхимовның хәрби юлы һәм сугыштан соңгы тормышы турында сөйләп.
Юк, ул үзен беркайчан да сугышка әзерләмәгән, диңгездә һәм һавада ниндидер батырлыклар кылу турында башына да китермәгән – тыныч холыклы, ләкин шул ук вакытта кыю йөрәкле кеше булган. Бу сыйфатын хәрби комиссар сизеп кала. “Инженер гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләмисеңме?!” – дигән соравына ул шунда ук ризалыгын белдерә.
1941 елның сентябрендә яше җиткән барлык ир-егетләрне фронтка алып китеп торалар. Хәрби комиссар, егеткә хөрмәт хисе белән карап: “Хәтереңә салып куй: сапер бер тапкыр гына хаталана. Игътибарлы бул!” – ди.
Ибраһим бу турыда туганнарына әйтеп тормый. Нигә якыннарын вакытыннан алда кайгыга салырга?!
Шулай итеп, 1941 елның ноябрендә 179нчы аерым саперлар батальоны составында сержант званиесендә һәм отделение командиры вазыйфасында Волхов фронтында сугыша. Берничә көннән, ияләшеп алганнан соң, бер төркем яудашлары белән дошманның тылына хәрби бурычны үтәргә китә. Арыган, хәлсезләнгән солдатларның янган авыллар буйлап үткәндә һәрберсенең йөрәгендә дошманнарга карата нәфрәте арта. Бу хисләр аларның йөрәгендә гомерлеккә торып кала.
Псков-Остров чикләрендә безнең гаскәрләр фашист частьларының һөҗүменә каршы тора. Соңгы сәгатьләрдә Рә­химовның отделениесе яңа бурыч ала: дошманнарга зур зыян салып, елга аша күперне шартлатырга. Саперларга күперне миналарга разведчиклар ярдәм итә. Эшне тиз генә башкарып, алар паника вакытында фашист колонналарын пулеметлардан юк итәр өчен тиешле урыннарга яшеренә. Хәрби операция көтелгән нәтиҗә белән тәмам­лана һәм барлык саперлар бүләккә тәкъдим ителә. Ибраһим Рәхимовның күкрәгендә дә “Батырлык өчен” медале ялтырый.
Бу медаль аңа аеруча кадерле була. Беренче хөкүмәт бүләге булганнан да түгел. Днепрда ул аның гомерен саклап кала...
Анда, Днепрда, аның отде­лениесенә күперне шартлату түгел, киресенчә, төзергә туры килә. Көзге салкын көннәрдә фашистларның бер­өзлексез уты астында саперлар бу мөһим бурычны да үти. Фашист авиа­циясенең һава һөҗүме барышында бомбалар берсе артыннан икенчесе якында гына шартлый, ул вакытта Рәхимов 16 хезмәттәшен югалта. Үзе исән кала, чөнки үлемечле ярчык шушы медальгә эләгә. Бу юлы батырлыгы өчен ул Кызыл Байрак, соңыннан Кызыл Йолдыз орденнарына лаек була.
Дүрт елдан сержант исән-имин туган якларына кайтып төшә. Ләкин тыныч тормышта зур фаҗигагә юлыга. Сугыштан соң ул Ишембай нефтепромысел хуҗалыгының Архангель районына кергән Карташовка участогында Агыйдел аша салынган паромны хезмәтләндерә. Совет елларында юл Архангель районына Сарт-Нәүруз авылы аша үтә. 60нчы еллар азагында паромны Иске Шәрәй авылына күчерделәр. Ул паромны, бәләкәй булсам да, әле мин дә яхшы хәтерлим. Фаҗига дә нәкъ шунда була.
– Агыйделдә йөзеп килгән буксир катеры паром йөри торган троска килеп сугыла һәм тросны суга төшергән чакта Ибраһим бабайның аягына эләгеп, аны өздерә. Ике сугыштан исән-сау кайткан бабай тыныч тормышта аяксыз кала. Ибраһим бабай протез кия алмады, үзенең соңгы көненә кадәр үзе ясаган аяк белән йөрде. Ул кешеләр өчен бик яхшы, ярдәмчел булды. Мәктәп укучыларын Агыйдел аша экскурсиягә алып барырга ярдәм итә иде. Әле һаман аны ихтирам белән искә алалар. Хәмидә әби белән алар өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Ибраһим бабай 85 яшендә вафат булды. Вафатына да хәзер чирек гасырдан артык вакыт үтте. Ләкин аның турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә, — ди үзенең якын кешесе турында Наил Равилов.

Һәйкәлләрдә хәтер саклана

Аннары Наил абый белән Сарт-Нәүруз авылындагы “Дан обелискы” мемориаль комплексына юлландык. Кыш булуга карамастан, һәйкәл биләмәсе кардан чистартылган. Әйткәндәй, Наил Равилов үзе дә бирегә даими килеп, аны һәрвакыт тәртиптә тота. Якында гына Габдулла Тукай скверы булачак. Аны да авыл халкы гомум көч белән төзи. Көннәр җылыту белән эшне дәвам итеп, июнь айларына скверны тантаналы рәвештә һәм күпсанлы кунаклар катнашлыгында ачарга исәп тоталар.
Һәйкәл янына килеп, андагы исемнәрне карыйбыз. Дан обелискының мәрмәр ташларында 1757 елгы Русия-Пруссия, 1812 елгы Ватан сугышы, Рус-Япон, Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәм яу яланнарында һәлак булган сарт-нәүрузлы­ларның исемнәре мәңгеләш­терелгән. Ибраһим Рәхимовның исеме дә анда уеп язылган. Мондагы герой-якташлары турында Наил Равилов сәгатьләр буе сөйли ала. Моңа гаҗәп­ләнәсе дә юк, чөнки 2018 елда ачылган мемориаль комплексны төзү эшен байтак еллар элек авылдашлары белән башлап җибәргәннәр иде. Анда ел саен ниндидер үзгәрешләр булып тора, яңа экспонатлар, исемнәр барлыкка килә. Берничә ел элек авыл активистлары анда реабилитацияләнгән сәяси репрессия корбаннары, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында барлык эшне үз иңнәрендә күтәргән тыл ветераннарына һәм сугыш балалары истәлегенә тактаташлар урнаштырды.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан диңгез киңлекләрендә илебезне саклаган моряклар хөрмәтенә Русия Хәрби-диңгез флотының якоре куелды. Әйткәндәй, суасты көймәлә­рендә, Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр дә биредә бихисап. Шуларның берсе, әлбәттә — Наил Равилов үзе.
Наил Сәйфелгалим улы инде күптән хаклы ялда булса да, дистә еллар дәвамында ул “Коммунальник” җәмгыятенә җитәкчелек итте, әле дә ул кече ватанына намуслы хезмәт итә. Тарих битләрен барлый, батырлык кылган якташлары­бызның исемнәрен барлау гына түгел, аларны дөньяга таныту һәм мәңгеләштерү буенча зур эш башкара.
Әйе, күпме генә вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы һәм анда катнашкан батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Ил азатлыгы өчен изге сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү эше бүген дә дәвам итә. Бу эшкә һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Чөнки без аларга Бөек Ватан сугышында яуланган тыныч күк йөзе өчен бурычлы. Өлкән буынның сугыш һәм сугыштан соңгы героик тормышы киләчәк буыннар өчен һәрчак үрнәк.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: