1933 елда ачлык килә. Яңгыр юк. Әбиләр, бабайлар, урамда утырып, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорый, җиргә табагачлар ташлый.
Вакыт ага тора. Беркөнне авыл Советыннан киләләр. Салымыгыз түләнмәгән, дип, сыерларын алып китү турында сүз кузгаталар. Ул чакта ит, йон, бәрәңге салымнары күп була. Зөфәр сыерның муенына ташлана, кочаклап ала да, үкереп елый. Ул да аның күзләренә мөлдерәп карап тора. Корылыктан печән аз булганга, сыер болай да ач.
Алып китәләр.
Өч көннән соң әнисен чакыртып алалар да, сыерны кире бирәләр. Әнисе аны Абдулла базарына сатарга алып китә. Иртән чыгып китә, төш җитәрәк кайтып керә. Үзе бик шат.
– Әйбәт хакка сатып җибәрдем әле, – ди.
Икенче көнне салым түләргә китә. Күп тә үтми, елап кайтып керә.
– Әнкәй, нигә елыйсың?
– Миңа акча урынына заем биргәннәр…
Шулай итеп, сыерны бушка гына биргән булып чыга. Ул вакытта заемнар акчага нык охшап тора. Сыер булганда, аз гына булса да сөт була. Бер кәҗә белән торып калалар. Мичкә ягарга юк, ашарга юк, лампага керосин да юк. Караңгы төшсә, чыра яндыралар. Өйдә нәрсә бар, шуңа төренеп йоклыйлар. Тормышлары бик авырлаша.
Беркөнне күрше Хәлимә апа килеп керә. Ничек яшәгәннәренә таң калып:
– Сара, безгә күчегез, ни күрсәк тә бергә күрербез,– ди.
Бик сөенеп күчәләр. Аларның биш баласы бар. Шулай итеп, бәләкәй генә өйдә 9 җан яши башлыйлар. Аларның да ашарларына юк дисәң дә була. Аш пешерәләр – казанда ярты казан су, шул кайнап чыккач, ике кашык алабута оныннан умач уып салалар. Шул шулпаны бүлеп ашыйлар.
Беркөнне әнисе Хатип бабайны, бу кәҗәбезне сатып, он ал, дип базарга җибәрә. Ул кәҗәне ун кадак алабута онына алыштырып кайта.
– Хәлимә, син бу оннан икмәк из, бер рәхәтләнеп ашыйк әле, – ди.
Хәлимә апа тиз генә икмәк изеп куя, әчеп чыккач, мичкә тыга. Самавыр куя. Кишер чәе әзерли.
Менә икмәк тә пешә. Хатип бабай:
– Хәлимә, китер әле, күкрәккә куеп кисим әле, – дип икмәкне сорап ала. Кисә башлый. Яртысына җиткәч, урталай теленгән бака күренә. Хатип бабай, бер бәхетең булмагач булмый икән, рәхәтләнеп ашарга да язмаган, дип икмәкне атып бәрә дә, чыгып китә. Бала-чага икмәкне бүлгәләп ашап бетерә.
Хәлимә апа күрше коесыннан су алганда чиләккә эләгеп чыккан икән ул бака. Икмәк изгәндә тыгыз камыр арасында булгач, сизелмәгән.
1938 елда Зөфәр Манчар мәктәбенә беренче класска укырга килә. Озак укырга туры килми. Әнисе:
– Әйдә, улым, районга китик, анда хәер сорашып булса да тамак туйдырырбыз, – ди.
Шулай итеп, өйләрен ташлап, Дүртөйлегә чыгып китәләр.
Район үзәгенә кадәр егерме чакрым. Көн эссе. Янып-пешеп дигәндәй, җәяүләп, кичкә алар Дүртөйлегә килеп җитәләр. Совет урамының беренче йорты янында капка төбенә ял итәргә утыралар. Бик ачыкканнар. Кинәт шул өйдән бер апа килеп чыга да: “Нәрсә эшләп утырасыз монда, хәзер үк китегез!” – дип, аларны куа башлый. Әнисе елап җибәрә: “Туганкай, без авылдан килдек, ачбыз, тамагыбыз да бик кипте, аз гына утырыйк инде!” – дип ялына. Теге апа кереп китә.
Ярты сәгатьләп вакыт үткәч, яңадан чыга да, әйдәгез, керегез әле, дип, аларны өйгә чакыра. Керсәләр, чәй кайнап утыра, икмәк кисеп куелган. Хуҗабикә аларны туйганчы чәй эчерә. Әнисе ул апага нинди генә яхшы сүзләр әйтми, нинди генә теләкләр теләми. Үзе елый. Зөфәрне кочаклап: “Улым, туйдык бит, апаңа рәхмәтләр әйт!” – ди.
Шулай итеп, алар беренче тапкыр туйганчы ашый.
Бу апаларда өч көн яшиләр, әйбәт кешеләр булып чыга. Ире дә бик яхшы кеше була. Алдан әйтеп кую кирәк: алар 1937 елда Уфага күчеп китәләр.
Зөфәрнең артистлар белән Дүртөйлегә киткән абыйсы гастрольдә икән. Ул да кеше өстендә яши булып чыга.
Шулай итеп, алар төрле җирдә кунып йөри башлыйлар. Беркөнне ашлык кабул итү пунктына килеп керәләр. Шунда әнисен җыештыручы итеп эшкә алалар. Аскы каттан яшәп торырга бүлмә бирәләр. Ул катта ашханә дә бар икән. Ярдәм иткәннәрне ашаталар да. Зөфәр 1нче мәктәпкә укырга керә. Акрынлап тормышлары җайга салына.
Ашлык кабул итү пунктына иген төяргә баржалар килә. Ир-атлардан 50-60 кеше аркаларына “мендәр” киеп, капчыкларны шуңа салып күтәрә һәм баржага кертеп бушата. Капчык керткән саен агач чөй бирәләр. Зөфәр шул чөйләрне алып тора, кәрзингә сала, ә кичен аларны илтеп тапшыра. Шуларны санап, баржага никадәр икмәк ташылуын беләләр. Шулай итеп, Зөфәргә дә азмы-күпме акча түлиләр. Монда әнисе вакытлыча гына эшкә кергән була. Кышын ул “Смычка” дигән артельгә җыештыручы булып урнаша. Ике катлы контораның бәләкәй генә бүлмәсе бар. Шунда яши башлыйлар. Аскы катта итек тегү мастерское бар икән. Зөфәр шунда өйрәнчек булып йөри.
Алты ай эшләгәч, әнисе авырып китә. Директор, безгә авырган кеше кирәкми, дип, аларны урамга куып чыгара. Шул конторага якын гына бер өйдә Зөфәр белән уйнап йөргән малайның әнисе аларны үзләрендә яшәргә чакыра. Якында гына хәзерләүләр конторасы бар, анда кишер, бәрәңге китерәләр. Зөфәр дусты Әхмәт белән шунда ярдәм итә. Шуның өчен аларга яшелчә бирәләр. Малайлар шуларны пристань буендагы кече базарда саталар да икмәк алалар.
Бер көнне әнисе кайта да:
– Улым, мин МТСка ашханәгә эшкә кердем,– ди. Шуңа бик сөенәләр.
МТС янында гына авылдашлары Әминә апа яши. Әнисе аны күреп сөйләшкәч, аларга яшәргә күчәләр. Аның улы Зөфәрнең туу турындагы таныклыгын ертып базга ташлаганын исәпләмәсәң, яхшы гына торалар.
Илдус ТИМЕРХАНОВ.
(Дәвамы бар).