+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 февраль , 11:17

Яугирләр "гражданка"да эшсез калмаячак

СВОда катнашучылар өчен «Башкортстан Геройлары» кадрлар проекты гамәлдә.

Яугирләр "гражданка"да эшсез калмаячак
Яугирләр "гражданка"да эшсез калмаячак

Бүгеннән Башкортстанда СВОда катнашучылар өчен «Башкортстан Геройлары» кадрлар проекты старт алды. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Бүген "Башкортстан Геройлары“ проекты - махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен кадрлар программасы старт ала. Исегезгә төшерәм, без аны Президентыбыз йөкләмәсе буенча - "Геройлар вакыты“ федераль проектының дәвамы буларак гамәлгә ашырабыз. Алгы сызыкта булганнарга һәм өйгә кайтканнарга - сезнең иң яхшы сыйфатларыгыз һәм осталыгыгыз Башкортстанга һәм илгә бик кирәк. Барыгызга да уңышлар!"- дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.

Программаның максаты - СВО хәрбиләре арасыннан идарәчеләрнең яңа буынын әзерләү. Проектта катнашуга гаризаны махсус хәрби операциядә катнашкан яки катнашучы, урта һөнәри яки югары белеме булган һәркем бирә ала.

Катнашучы булу өчен героибашкортостана.рф сайтында теркәлергә, анкета тутырырга, эссе язарга, онлайн-тест һәм әңгәмә узарга кирәк. Шуннан соң квалификация күтәрү курслары ачылачак.

Иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр яңадан һөнәри әзерлек программалары буенча белем алачак һәм эш турында тәкъдимнәр алачак.

Фото: bashinform.news

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: