...Төн. Тынгысыз сугыш төне... Фронтның алгы ут сызыгы якынлыгын снарядлар гөрселдәвенең ишетелеп торуыннан да, яралыларның ешрак очравыннан да белеп була. “Менә хәзер кулга корал алырбыз да сугышка керербез”, дип уйлаган иде Сарьян. Команданы каршы алырга дип килгән капитан Железнев фронтның бу юнәлешендә вакытлыча тынлык урнашуы турында сөйләп торды. Ләкин һәр ике якның каты сугышларга әзерләнүен дә әйтергә онытмады ул. Инде күп сугышларда катнашырга өлгергән бу офицер Сталинград оборонасында чыныккан укчы полкның саперлар ротасы командиры булып чыкты. Чиләбенеке. Юлда барганда ук яңа килгән солдатларның элек кайда эшләүләре хакында сорашып, аларның уй-теләкләре белән танышып өлгерде. Җаен туры китереп, Сарьянга да төбәп эндәште.
— Минем ротага барырга каршы түгелсеңдер бит?
Сарьян ризалык белдереп елмайды. Ротага барып җиткән көнне үк аны сержант Александр Хижняк отделениесенә тәгаенләделәр.
Беренче карауда бик кырыс булып тоелган киң кара кашлы, озын кара мыеклы ир уртасы кеше иде сержант. Сарьян тәүге очрашуда ук аның гаҗәеп нечкә күңелле икәнен аңлап өлгерде.
— Яхшы, яхшы, эшче егет икәнсең. Эшче беркайда да сынатмас, — дип, горурланып әйтеп куйды Хижняк. — Минем отделениедәге егетләрнең күпләре — минер-шартлатучылар. Әмма сугышта барысын да эшли белергә кирәк. Чигенгәндә сапер иң артта була: күперләрне, юлларны җимерә, миналар куеп, дошман хәрәкәтен тоткарлый. Ә һөҗүм иткәндә саперлар урыны — алда: ул дошман миналарын зарарсызландыра, оборона ныгытмаларын җимерә, күперләр сала... — дип һәр саперга болай да бик таныш эшләр хакында күтәренке күңел белән сөйләп китте сержант. Аннан соң полкның тиздән ялга чыгачагын әйтте, яңа килгән иптәшләргә шул чорда күп нәрсәләрне үзләштерергә туры киләчәген аңлатты.
Россоштан ерак түгел урында — Черная Калитва елгасы буенда хәрби инженерлык эше үзенчәлекләрен өйрәнеп үткәргән ике айга якын вакытны гомерендә онытмас Сарьян. Көндезләрен генә түгел, тревогалы төннәрдә дә кара тиргә батып тырышып эшләргә туры килде. Кайчакта төн чыкканчы озын күпер салып бетә иде Сарьяннар ротасы, икенче көнне үк шул күперне җимереп ташлый торган иде. Танкка каршы миналар куюы, шартлаткыч зарядлар күтәргән килеш түш белән шуып барып дотларны юк итү буенча уздырылган күнекмәләр дә бик файдалы булды. Сарьян саперлар башкара торган шушы авыр да, мавыктыргыч та эшләрне яратып өлгерде, саперларның яраткан җырлары да аның күңеленә урнашты:
...Там, где пехота не пройдет,
Пройдут отважные саперы...
Сугыш осталыгына өйрәнү барышында рота кешеләре белән якыннан танышып-дуслашып өлгерде Сарьян. Отделение командиры дошман миналарын зарарсызландыруга аеруча зур игътибар бирде:
— Өйрәнгәндә дә сак кыланыгыз, бер-берегезгә игътибарлы булыгыз, егетләр, сапер ике хаталанмый, — дип солдатларны еш кына искәртеп торды. — Хәзер дошман чигенә. Бөтен урыннарны мина белән каплый ул. Күп кенә миналарга хәйләле “ловушка” куялар. Дошманыңнан саграк та, хәйләкәррәк тә, бердәмрәк тә булырга кирәк...
Яңа операциягә әзерләнү турында сержант Александр Хижняк белән сөйләшеп торганда менә шуларны хәтерләде Сарьян.
— Ярар, Мирхалитов, кузгалдык, — диде сержант Хижняк. — Әнә, штурм группасы егетләре дә килә...
* * *
Бу тынгысыз төндә гитлерчылар, яңа бер дотлары җимерелгәч, аеруча ерткычланып, артиллерия уты ачтылар. Көчле канонададан файдаланып, полк командиры, саперларны һәм штурм группасы солдатларын танкларга утыртып, уң кулдагы калкулыкка җибәрде. Танклар, калкулыкны алып, дошман оборонасының уң флангына бәреп керергә тиешләр иде.
Хижняк отделениесе иң алдагы танкка утырып китте. Ләкин десантлы танк тау юлына чыгып та өлгермәде, бөтен сугыш яланын кинәт җан өшеткеч бер гөрселдәү каплап алды. Саперлар алты көбәкле миномет уты астында торып калды. Дошманның бу минометларын сугышчылар “Ванюша” дип йөртәләр иде. Бәгырьне өзгеч сызгырулы гөрселдәү торган саен көчәя һәм якыная барды.
Миналар якында гына ярыла башлагач, саперлар танклардан бердәм сикереп төштеләр дә алга йөгерделәр. Ул арада безнең артиллериядән бер-бер артлы өч залп бирделәр. “Ванюша”ның тавышы басылды.
Артта калган танклар килеп җиткәндә, саперлар юлдагы беренче рәт егылган агачларны читкә алып, миналардан тазартып беткән иделәр. Тукталып тормыйча, алга үттеләр. Ике йөз метр чамасы үткәч тә яңа рәт күренде, һәм дошман монысы янына бик үк якын җибәрмәде. Егетләр ут астында калып җиргә яттылар. Өч кеше каты яраланды. Шулчак безнең пушкалар ут ачты. Зур калкулык кинәт дер селкенеп, агачлар чайкалып куйгандай булды. Калын урман эче көчле гөрселдәүгә күмелде. Саперлар тагы алга китте. Аларның хәвефсезлеген саклап, танклар кузгалды.
Һәрбер йөз илле-ике йөз метр саен яңа рәт очрады. Барысы — сигез. Өстәвенә — күпме миналар!
Дошман оборонасының уң флангына безнең танклар һәм саперлар иртәнге эңгердә үтеп керделәр. Шулай да төп позицияләреннән алып ташланган фашистлар, бу мөһим рубежны югалту белән килешергә теләмичә, ара-тирә карт имәннәр һәм куаклар үсеп утырган уйсулыктан контратакага ташланды. Хижняк отделениесе контратака булыр дип көтелгән бу участокка миналарны куеп өлгергән иде инде. Саперлар, дошман танклары күренү белән, кулларына пулемет һәм автоматларын алып, шундагы әзер окопларга төштеләр.
— Атмаска, сиздермәскә! — дип боерды командир. — Миналар өстенә килеп менсеннәр...
Сарьян ата-ата килгән алдагы ике “пантера” һәм аларның ак буяу белән әйләндереп алынган кап-кара свастикаларына ачы нәфрәт белән карап торды. Менә алар. Менә... Бөтенләй якында... Туп көпшәләре һәр атудан соң, көзән җыергандай итеп, тартышып куя... Сарьян нигәдер тирән сулап, үзеннән сул яктагы окоптагы минер Котэ Абашидзега күз салды. Ул, үзе дә сизмәстән шинеленең каптырмасын бер ычкындырып, бер каптырып ала. Бу кызу канлы грузин егете, түземле булырга тырышып, бер дә исе китмәгәндәй генә әйтеп алды:
— Киләләрме?
— Киләләр, кабахәтләр...
Тагы берничә секунд... Менә алгы танклар, миналарга шартлап, бер үк вакытта дип әйтерлек туктап калдылар. Ләкин өзелгән чылбыр тәгәрмәчләре салынып төшкән танклар ярсып атуларын дәвам иттеләр. Абашидзе, ике кулына ике яндыргыч шешә тотып, шуышып китте. Ул кулындагы шешәләрне ыргытуга, алдагы “Пантера” яна башлады. Ләкин Абашидзе үз окобына кире урап килеп җитә алмады. Ул, аркасын яндырып үткән пуляларны сизмәгәндәй, тагы берничә адым атлады да, җирдән әйбер алырга теләгәндәй итеп, сул ягына бөгелде һәм, йөзен танкларга куйган килеш, шул ук кабыргасына ауды.
— Ах, харап иттеләр егетне! — дип ачынды Сарьян.
Шул арада беренче танкның люгы каерылып ачылды һәм анда кычкырган, чыелдаган тавышлар ишетелде. Комбинезоны дөрләп янган берәүсе биленә кадәр сузылып чыкты да, шунда ук аңын җуеп, люкның тышкы ягына авып төште.
— Тончыкты, бәдбәхет! — дип кычкырды Сарьян.
— Әйе, тончыкты, — отделение командиры аның фикерен куәтләгәндәй итеп әйтте. — Һм... Карагыз әле, теге танклар безне әйләнеп үтәргә чамалыйлар түгелме?
— Чамаламый торсыннар! — дип кычкырды ефрейтор Ковалев. — Үлсәк, үләрбез, артка чигенү юк!..
Һәм ул, иреннәрен тешләп, кул пулеметының гашеткасына басты. Танклар артыннан килгән фрицлар җиргә тәгәрәде. Ә Сарьян, кулына авыр мина тоткан килеш, куакларга ышыклана-ышыклана, үзләрен сул яктан әйләнеп үткән “Пантера”га табан торып йөгерде. Ул минаны танкның чылбыр тәгәрмәче астына ташлап өлгерүгә, уң яктан әйләнеп үткән дүртенче танкның юлын Хижняк үзе бүлде. Башка саперлар да кулларына миналар алган иде инде, шулчак полк артиллеристлары ярдәмгә килеп өлгерде. Яу яланында тагы да өч танк, дегеттәй кара төтен бөркеп, яна башлады. Дошманның исән калган танклары тизрәк борылып качу ягын карадылар һәм тиздән тау битләвендә төрле кыяфәттә тәгәрәп яткан үзләренең үле һәм яралы солдатларын изә-сыта кайдадыр куе агачлыклар арасына китеп олактылар. Бу минутларда Сарьянның колакларына сугышның металл шыкырдавы белән тулы авыр гөрелдәве эчендә кеше сөякләренең дә шытырдап сынган-онталган тавышы ишетелгәндәй булды...
— Ә-әә, хәшәрәтләр, безнең җирләр кирәк булдымы сезгә? Тулысы белән алыгыз!.. — Мирхалитов сулышын кысып торган гимнастерка якасын ычкындырып җибәрде дә кинәт авыраеп киткән гәүдәсе белән гөпелдәп снаряд чокырына чалкан төшеп ятты. — Тартырга бир әле, ефрейтор?
Гаҗәпсенгән ефрейтор Ковалевның куе кара кашлары югары сикерде:
— Син бит тартмыйсың?
— Ирексездән тарта башларсың монда...
Авыр алыштан соң тагы да яңа көн туды. Сарьян яу яланындагы биеклеккә күтәрелеп, артына борылып карады. Түбәндә яңа гына дошманнан коткарылган украин авылы җәйрәп ята иде. Виноград бакчаларыннан һәм урманлы тау итәкләреннән иртәнге җиңел пар күтәрелә... Азат ителгән Украина җире иркен тын ала иде.
Әхнәф Бәйрәмов.