+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
28 февраль , 10:59

Сугышта да, тыныч тормышта да бирешмәде яугир-узаман!

Фронтовик, хезмәт ветераны Вәсфирахман Вәсимовка 100 яшь тулыр иде...

Сугышта да, тыныч тормышта да бирешмәде яугир-узаман!
Сугышта да, тыныч тормышта да бирешмәде яугир-узаман!
Балтач районы тарихында туган як шәхесләренә карата тирән ихтирам һәм горурлык уятучы исемнәр бар. Шуларның берсе булган Вәсфирахман Вәсимов — фронтовик, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, район үсешендә якты эз калдырган шәхес, ә тормышы — үз эшенә тугрылык һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге. Бүген Вәсфирахман Солтан улының балалары һәм оныклары аның истәлеген кадерләп саклыйлар, алар әтиләре һәм бабалары белән горурлана, чөнки ул үзеннән соң бай мирас кына түгел, ә тормышын ярат­кан эшкә багышлап, бәхетле яшәү үрнәге дә калдырган.

Вәсфирахман 1925 елның 27 февралендә Балтач районының Ялангач авылында дөньяга килә. Язмыш иркәләми аны. Малайга ун яшь тул­ганда әнисе вафат була. 1942 елда, 40 яшендә, әтисе якты дөньядан китә. Гаиләдәге өлкән малай буларак, Вәсфирахман колхозда өлкәннәр белән бергә авыр эшкә җигелә. Хезмәт юлын 1939 елда туган төягендәге “Кызыл тау” колхозында башлый. Сабан сөрә, чәчү чәчә, ат белән ерак юлга йөри. Ә бер көнне колхоз рәисе үзен чакырып ала да бригадирны армиягә алуларын әйтә, басучылык бригадиры булырга сиңа туры килер, ди.

Вәсфирахман иртә белән ачлы-туклы кешеләрне эшкә оештыра. Бригадирны авылдашлары “Вәсфирахман балам” дип кенә йөртәләр, киңәш бирәләр, ярдәм итәләр. Тормыш сынауларын татыган малай колхозчы­ларның хәлен мөмкин булганча җиңеләйтергә тырыша. Колхозда комсомол оешмасы секретаре буларак, Оборона фондына, фронтка җылы кием, Башкортстан комсомол авиа­эскад­рильясенә акча җыюны оештыра. 1941 елның июленнән 1943 елның февраленә кадәр бригадир булып эшли.

Шул елда 18 яше тулган көнне хәрби хезмәткә алына. Сугышчан әзерлек үтеп, шофёр һөнәренә ия бул­ганнан соң фронт юллары башлана. Харьковны фашистлардан азат иткәндә камалышта калырга да туры килә. Камалыштан чыккач, Вәсфирах­манны фронт кырында оештырылган танк йөртүче механиклар әзерләү мәктәбенә җибәрәләр. Бу кыска сроклы курсны тәмамлап, Вәсфирахман үзенең полкына беренче булып яңа “ИС-85” танкы алып кайта.

Танкист, сержант Вәсфирахман Вәсимов 1нче Украина фронты составында фашистларны тар-мар итү буенча зур хәрби операцияләрдә катнашып, Украина, Польша җирләрен азат итүдә батырлык күрсәтә. Җиңү көнен танк механик-водителе сыйфатында Прагада каршылый. 1950 елда туган якларына кайта.

Башта Көнтүгеш мәктәбендә физик тәрбия бирү укытучысы булып эшли. Аннары КПСС район комитетының оештыру бүлеге инструкторы итеп күчерелә. 1954-59 елларда “Сигнал” колхозын җитәкли, 1959-62 елларда “Россия” колхозы рәисе була.
1962 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институты каршындагы колхоз һәм совхозларның җитәкче кадрларын әзерләү мәктәбен тәмамлагач, “Путь Ленина” колхозы агрономы була. Биредә эшләгән елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укый һәм агроном белгечлеген үзләштерә.
Колхозлар белән җитәкчелек иткәндә В. Вәсимов аларны районда алдынгылар сафына чыгара. Хуҗалыкны тотрыкландыру, икътисадын ныгытуга күп көч сала.

1966 елдан хаклы ялга чыкканчы БАССР авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау участогында агроном, участок мөдире булып эшли. Биредә ул техник базаны ныгыту, яхшырту юнәлешендә эш алып бара. Бу җаваплы хезмәткә тирә-яктагы иң булдыклы, иң тәҗрибәле механизаторларны җәлеп итә. Яңа сортлар сынау безнең шартларда югары уңыш бирә, авыруларга бирешми торганнарын производствога тәкъдим итү буенча эзлекле эш алып барыла. Сабанашлык бодае, арпа, солы кебек культураларның төрле сортларының бишьеллыклар дәвамындагы еллык уртача уңышы гектарыннан 30 центнердан югарырак тәшкил итә. Бу күрсәткеч коллектив һәм җитәкченең тынгысыз хезмәте турында сөйли. Сорт сынау участогы шундый хуҗа­лыклар арасында алдынгы урын­нарның берсенә чыга. 1974, 1980 елларда сорт сынау эшчәнлегендәге уңышлары өчен В. Вәсимов СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медальләре белән бүләкләнә.

Вәсфирахман Солтангали улы яшь белгечләрне укыту, тәҗрибә уртаклашу юнәлешендә дә күп көч сала. Ул яхшы җитәкче генә түгел, талантлы оратор да була. Аны онытылып тыңлыйлар, чыгышларына зур әһәмият бирәләр. Ялкынлы чыгышлары тыңлаучыларда һәрвакыт зур кызыксыну һәм ихтирам уята. Ул үз фикерен кешеләргә җиткерә, аларны яңа казанышларга илһамландыра белә. Аның төрле семинарларга әзерләгән докладлары, сорт сынау участогы эшчәнлеген чагылдырган диаграммалары әле дә шәхси архивында саклана.

Хатыны Заһидә Фәиз кызы белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәләл җефете 30 елдан артык мәктәптә укыта. Кызлары Роза, Рита, уллары Рәшит, әниләре юлын сайлап, балаларга белем бирү өлкәсендә эшлиләр. Ул һәм кызларының яңа буын мәгарифен һәм тәрбиясен үстерүгә керткән өлешләре туган җирләрендә генә түгел, аннан читтә дә танылган. Алар өчесе дә Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек була, ә Рита Вәсфирахман кызы 2007 елда Русиянең иң яхшы укытучылары конкурсында җиңүче булды. Марат Вәсфирахман улы – инженер-төзүче, Вәсимовларның да, райондаш­ларының да горурлыгы. Русия Феде­рациясенең атказанган төзүчесе туган районы белән элемтәне өзми. Ринат Вәсфирахман улы – вахта ысулы белән Себер тарафларына йөреп эшли. Озак еллар дәвамында салган тырыш хезмәте Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән билгеләнгән.

Вәсимовлар – үзләре хезмәт салган тармакларның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Бу династия, федераль дәрәҗәдә танылуга ирешеп, җәмгыятькә йогынты ясаган. Аларның профессиональлеге һәм эшкә бирел­гәнлеге яңа казанышларга илһамлан­дыра.
Гаилә башлыгының хезмәт елларында төрле авылларга күченеп эшләве сәбәпле, Вәсимовларның биш баласы биш авылда туган. Балалары канат ныгытканда гаилә Иске Балтач авылына кайтып төпләнә.

– Әти белән әни бик матур яшә­деләр. Алар без – балалары өчен генә түгел, танышлары, гаилә дуслары, үзләрен якыннан белгән кешеләр өчен дә идеаль пар булды. Әти улларына бигрәк тә таләпчән иде. Гадел, намуслы булганы өчен әтиебезне хөрмәт иттеләр, аның фикере белән исәп­ләштеләр. Әти-әниебез – безнең олы горурлык. Әти бакчачы иде, томат, кура җиләгенең бик яхшы сортларын үстерде, аларның үсентеләрен күрше­ләренә, дусларына, танышларына таратып, канәгатьлек алып яшәде. Ә фәнни тикшеренүләргә нигезләнгән эш тәҗрибәсе Мәскәүдән һәм Татарстаннан киңәш сорап килгән галим­нәрдә дә кызыксыну уятты. Фронтта башыннан кичкәннәрне, фашистлар­ның кылыклары турында сөйләгәндә артык дулкынланып, хәтта куллары калтырый иде... – ди педагогик хезмәт ветераны Рита Вәсфи­рахман кызы.
Вәсфирахман Солтангали улы кешеләрне, тормышны яратып яшәгән. Шулай булмаса, утыз елдан соң үзен Мурманск шәһәреннән полкташ дусты Юрий Ярофеев эзләп табып, җылы хатлар юллар идемени?

Вәсфирахман Вәсимовның фронттагы батырлыклары, тыныч хезмәттәге фидакарьлеге югары бәһаләнә. Ул – Кызыл Йолдыз, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күп сугышчан медальләр кавалеры. Авыл хуҗа­лыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен “Почёт билгесе” ордены, медальләр белән бүләкләнә. Аңа “БАССРның атказанган агрономы”, “БАССРның иң яхшы кукуруз үсте­рүчесе” дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Әти-әниләре белән горурланып яшәгән Вәсимовларның балалары, оныклары да әти-әни, зур әти-зур әниләренең йөзенә кызыллык китер­мәгәннәр. Мәктәп елларыннан хезмәт тәрбиясе, тормыш әзерлеге алып, тәртип, белемгә омтылу белән башкалардан аерылып торганнар. Әти кешенең балаларына наказы (ул гаилә альбомының беренче битендә урын алган) әле дә кадерле ядкарь итеп саклана: “Балалар, сезгә: Укырга! Белем – һәр кешенең киләчәге. Укырга! Укырга!”

– Туганым Марат белән кызыбыз Гөлназ, Иске Балтач урта мәктәпләрен алтын медальгә тәмамлап, үзләре сайлаган югары уку йортларында укып, яраткан белгечлекләре буенча эшләп, матур тормыш корып яшиләр. Аларга карап сөенәбез, горурланабыз, – дип шатлыгы белән уртаклаша Рита Вәсфирах­ман кызы.
Өлкән Вәсимовлар икесе дә арабызда юк инде. Вәсфирахман Солтангали улы – сиксәненче яшендә, Заһидә Фәиз кызы туксан алты яшендә арабыздан китте. Әти йортын сүн­дерми Вәсимовлар. Йорт янында әтиләре утырткан җимеш агачлары, әниләренең роза чәчәкләре үсә. Кар астында имин кышлаган розалар, көннәрне җылытуга яз саен яңарып, чәчәккә күмелә. Ә өй эчендә... Якты, нурлы, чиста, җылы өйдә уңган хуҗабикәнең куллары җылысын, наз­лы карашын саклаган тере гөлләр гөрләп чәчәк атып утыра.
– Көн саен килеп, өйнең хәлен белеп йөрибез. Шәһәрдән туганнарыбыз кайта. Бергә җыелабыз. Истәлекләрне барлыйбыз. Тормыш дәвам итә... – диде гаилә архивы белән таныштырганда Рита Вәсфирахман кызы.

Гаилә учагының җылысын сүн­дермичә, нигез ташын суытмыйча яши Вәсимовлар. Рух ныклыгы, туганлык җепләре көчле аларда. Һәр гаиләнең үз традицияләре һәм кыйммәтләре бар, алар буыннан-буынга тапшырыла. Шундый гаиләләрнең берсе итеп күрдем мин Вәсимовларны. Тамырларын онытмыйлар һәм туган йорт­ларының җылысын саклап яшиләр. Вәсимовлар балачак хатирә­ләре, әти-әниләре белән вакытларын ничек уздырулары, нинди бәйрәмнәр үткәрү­ләре һәм нинди кыйммәтләрне саклаулары турында уртаклашырга ата нигезенә җыела. Алар әти-әниләренең үзләрен игелекле, ярдәмчел булырга һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткәннәрен хәтерли. Һәм хәзер инде бу кыйммәтләрне үз балаларына тапшыралар.
Вәсимовлар әтиләре йортын яхшы хәлдә тота. Бу нигезнең алар киләчәк буыннар өчен сакларга теләгән тарихларының бер өлеше булуын аңлый. Туган йортны саклап калу – балаларын лаеклы тәрбияләгән өлкән Вәсимовларның олы хезмәт җимеше. Буыннар бәйләнеше, туганлык җепләре өзелми, дәвам итә, әти нигезе, әти йорты балкып тора!

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: