Еллар үтә, сугыш афәтен үз күзләре белән күргән кешеләр дә калмады диярлек. Кырмыскалы районының Сарт-Нәүруз авылыннан Бөек Ватан сугышына типсә тимер өзәрлек 260тан артык ир-егет китеп, аларның 141енә генә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Шуларның берсе Галиәскар абый Әминев – Сарт-Нәүрузның соңгы фронтовигы иде. Кызганычка каршы, 98 яшен тутырырга берничә көн калгач, 2021 елның сентябрендә ул да арабыздан китеп барды. Ләкин якыннарының йөрәк түрендә ул яшәвен дәвам итә. Стенадагы фоторәсемнәргә карап, кадерләп сакланган орден-медальләрен кулларына алып, аның оныклары һәм туруннары картәтиләрен искә ала һәм шундый батырның варислары булуына зур горурлык хисе кичерә.
Ветеранның гаиләсе яшәгән йортка барганда “Дан обелискы” мемориаль комплексы аша узасың. Шулвакыт Галиәскар абый искә төште. Ул монда еш йөрде, ә 9 Май – аның иң яраткан бәйрәме булды. Ел саен Җиңү көнендә шушында килеп, ул яудашларын, шундый ук утлы юллар үткән авылдашларын искә ала иде...
Менә ветеран яшәгән йортка килдем. Үзе булмаса да, мондагы һәрнәрсә Галиәскар абый турында сөйли кебек. Стенадагы фоторәсемнәрдән карый, кием шкафында орден-медальләре тагылган пинжәк, аның җылысын саклаган кебек, һаман эленеп тора.
– Чынлап та, 9 Майны картәти нык көтеп ала иде, ул аның иң яраткан бәйрәме булды. Бу көнне ул, иртән-иртүк торып, орден-медальләре тагылган костюмын киеп ала иде. Гадәттә, бу көнне безнең өйдә кеше аеруча күп булды. Аны күпләр яхшы белә иде, котларга, хәл белешергә киләләр. Ул халык хөрмәтен һәм ихтирамын казанып яшәде. Авылда һәйкәл барлыкка килгәч, ел саен бергәләшеп шунда йөрдек. Бүген картәтине искә алуыбыз аның рухына дога булып ирешсен, – ди оныгы Илвина.
Ул үз гаиләсе белән картәтисенең йортында яши. Хәтта ихатадагы аның иске йортын да сүтмиләр, картәти истәлеге, диләр.
Илвина зур саклык белән картәтисенең берничә орден-медален алып килүгә безне аның балалары уратып алды. Кемнеке икәнен Самира белән Рамил яхшы беләләр, ә менә Ясминә, бик кечкенә булгач, карт картәтисен ул фотодан гына күреп белә.
– Картәти хәтеремдә бик тәртипле, акыллы, шаян, тапкыр сүзле булып калды. Шул ук вакытта усаллыгы да бар иде. Аның сүзе безнең йортта һәрвакыт закон булды, сүзеннән чыкмадык. Безне, оныкларын, бик яратты ул. Гомумән, урамдагы балаларны да шаяртмыйча узмый торган иде. Беркайчан да: “Алай булмагыз, болай булмагыз”, – димәде. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләр турында сөйләп, безне шулар аша тәрбияләгән икән, дип, әле шуларны искә төшерәм, – ди Илвина. – Бу орден-медальләренең һәрберсенең үз тарихы. Картәтинең күргәннәре дә, мәрхүм әни әйтмешли, үзе бер китап язарлык.
Галиәскар 1923 елның сентябрендә дөньяга килә. Шул чор балаларыныкы кебек, аның да балачагы эштә үтә. Кечкенәдән техникага тартыла ул, шуңа да тракторчылар курсында укып кайткач, армия хезмәтенә кадәр урындагы хуҗалыкта тракторчы, бригадир ярдәмчесе булып эшли.
Сугыш башланганда аңа 18 яшь була. Әллә күпме яшьтәшләрен фронтка озатырга өлгерә, ә үзен алмыйлар. Соңрак ачыклануынча, хәрби комиссариат аның урынына, туган елларын бутап, башка авылдашын җибәргән булып чыга. Шулай итеп, хәрби хезмәткә ул 1943 елда гына алына.
– Кайчак, балалар сораган чакта, мин картәтинең медальләре белән бәйле хикәятләрне сөйлим. Ярый әле, үзеннән сөйләтеп калганбыз! Безнең балалар да менә шул медальләр аша булса да, карт картәтиләренең батырлыклары турында белеп, горурланып, илсөяр булып үссен. Ә үзе ул сугыштагы хәлләрне бик кызыклы итеп сөйли иде.
Эшелоннарга төялеп, фронтка барганда, Ростов өлкәсенең Красный Сулин шәһәренә җиткәч, ул үзенең якташын – күрше авылы егетен очрата. Исән-имин әйләнеп кайткач очрашырга сүз куешалар. Бу шулай була да, ләкин аңа кадәр аларга дистә еллар, меңләгән чакрым юллар үтәргә туры килә.
Запорожье өлкәсендә көтмәгәндә янә очрашалар... Бу юлы якташы каты яудан чыгып килә, ә картәти әле тәүге алышта катнашырга җыенган гына була. “Әй, туган, ут эченә керәсез!” – дип әйтә ул аңа. Нинди хисләр кичергәндер ул вакытта картәтием? Ни генә дисәң дә, бигрәк яшь – 20 яшьлек кенә була бит әле ул вакытта. Шулай да, байтак югалтуларга карамастан, Украинаның Гуляйполе шәһәрен фашистлардан азат итәләр. Картәти шунда каты яралана.
Җиңүне ул Румыния чигендә каршы ала. Соңыннан Австрия, Германия... Туган йортына җиде ел ярымнан – 1950 елның июлендә генә кайтып керә, – ди оныгы, картәтисе сөйләгәннәрне искә төшереп. – Туган ягына кайту белән нәнәй белән танышып, гаилә коралар. Зәйтүнә нәнәй белән алар 40 ел тату гомер кичерде, дүрт бала – ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, бүген шуларның берсе - әбием генә исән. Картәти белән әни бер-бер артлы китеп бардылар. Якыннарыбызны югалту бик авыр булды. Аларның юклыгына күңел һаман ышанмый...
Галиәскар Гайфулла улы сугыштан соң сатучы булып та, шикәр заводында да эшли. Шулай да аның хезмәт биографиясе, башлыча, Уфа шәһәренең “Мостотряд” оешмасы белән бәйле. Район һәм республикадагы байтак күперләр төзелешендә аның да өлеше бар.
– Картәтинең тормышында авырлыклар да, югалтулар да күп була. Ләкин мин аның зарланганын хәтерләмим. Ул безне дә үзенең үрнәгендә түзем булырга өйрәтте. Мин фронтовикның оныгы булуыма, шундый кыю һәм ышанычлы, безнең барыбыз өчен дә гомер буе зур терәк булган Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсендә, шундый картәтинең җылы канаты астында тәрбияләнеп үсүем белән бик бәхетлемен, – ди Илвина Мөхетдинова, зур саклык белән орден-медальләрне кулына алып.
Әйе, бу орден һәм медальләр, авыр сынаулар һәм язмышның бормалы юллары истәлеге булып, кыйммәтле ташлардай, гаилә тарихында ялтырап яталар. Аларның күбесе яуларда күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен бирелгән, һәрберсе ачы югалтулар һәм авыр вакытларда ил язмышын барысыннан да өстен куйган, гади солдатның дәһшәтле фронт юлларын дәлилләп тора. Бу ядкарьләр гаиләдә бүген шушылай кадерләп саклана икән, Илебез азатлыгы өчен үзләренең гомерләрен аямыйча көрәшкән яугирләр турында истәлек тә яшәячәк. Орден-медальләрне саклау гына түгел, аларның тарихын да киләсе буыннарга тапшыру мөһим, чөнки аларның һәрберсе – бүгенге тыныч тормышның ата-бабаларыбыз батырлыгы нәтиҗәсендә яуланганлыгын искә төшереп торучы истәлек. Мөхетдиновлар гаиләсендә дә алар кадерләп саклана һәм балаларга, оныкларга картәтиләре тарихын җиткерә.
Ә Галиәскар Әминевның исеме авыл уртасындагы һәйкәлнең мәрмәр ташына уелып язылган, Бөек Ватан сугышыннан туган якларына исән-имин кайтучылар исемлегендә ул. Хәзер инде аның балалары, оныклары, туруннары өчен 9 Май – иң зур һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне алар, картәтиләре исән вакыттан калган күркәм гадәт буенча, Дан обелискы янына килә һәм үзләренең газиз кешесен һәм илебез азатлыгы өчен көрәшкән барлык авылдашларын тирән хөрмәт белән искә ала. Галиәскар Әминев та алар белән бергә, ул оныкларының, туруннарының кулындагы фотосурәттә “Үлемсез полк” маршында янәшә атлый.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.