4. Тормыш яхшырды дигәндә, сугыш чыга
Тамак туйды, дип кенә йөргәндә җәй көне сугыш чыга.
Авыр тормышлар тагын кайта. Зөфәр таң белән икмәккә чиратка баса. Аның буе бәләкәй, кешеләр тарткалашканда, аларның бот арасыннан үтеп, кибетнең икмәк сата торган тәрәзәсе янына килеп җитә. Әллә аны кызганып, сүз әйтмиләр. Шулай итеп карточкага 200 грамм икмәк алып кайта.
Абыйсы 1938 елда фин сугышыннан яраланып кайта. Ярасы төзәлә. Аны тагын сугышка алалар. Тагын яраланып кайта. Бу юлы аны Аюкаш авылына колхоз рәисе итеп куялар. Авылда да тормыш авыр була.
Шулай бер көнне әнисе белән ул Манчарга кайтып килә. Анда өч көн тирәсе булалар. Дүртөйлегә кайтып керсәләр, землянкалары җимерелгән, керерлек түгел. Совет урамында әнисенең бер танышы бар. Аларга килеп куналар. Шунда яши башлыйлар. Хуҗабикә – бик әйбәт кеше. Аның Гарифҗан исемле малае белән Нәфисә исемле кызы да була.
1943 елның бер көнендә авыл Советыннан килеп, Зөфәрнең метрика язуын сорыйлар. Аны Әминә апаның малае ерткан иде бит. Әнисе шуны әйткән. “Улың ничәнче елгы?” – дип сораганнар. Ул: “1927 елгы”, дигән. Ә Зөфәр 1928 елгы.
Шулай итеп, Гарифҗан белән икесен хәрби комиссариатка чакыралар. Биектау авылына хәрби әзерлек үтәргә алып китәләр. Анда унбиш көн өйрәнүләр була.
5. “Абый, зинһар сугышка алыгыз!”
1943 елның декабрендә аларга повестка килде. Зөфәр армиягә алалар икән, дип сөенде. Хәрби комиссариатта комиссия үттеләр. Менә Зөфәргә дә чират җитте. Кыска буйлы чибек кенә Зөфәр кереп басты. Хәрби комиссар Рәхмәтуллин аңа карап торды да:
– Бар, улым, кайт, үсмәгәнсең әле, – диде.
Зөфәр елап җибәрде:
– Абый, зинһар өчен алыгыз! Минем торыр җирем дә юк, ашарыма да юк! Мин армиядә ашханәгә утын булса да ташырмын, савыт-саба юармын, “добровольный” итеп алыгыз!
Ул табиб Бикбулатова белән сөйләшә. Шуннан аны алырга булдылар. Ике көннән соң Әңгәсәктән – Попов, Дүртөйледән Гарифҗан һәм Зөфәр армиягә китәргә әзерләнделәр. Аларны Урман-асты авылыннан Уфага баручы берәүгә ияртеп башкалага җибәрделәр. Әниләре сыгылып-сыгылып елый. Улларын Аргамак авылына кадәр озата килделәр. Аларга карап, егетләрнең дә күңелләре йомшарды. Юл буе күзләреннән яшь акты.
6. Иске Уфада солдатта
Уфага ике көн бардылар. Шулкадәр арыдылар, аяклары атламый башлады. Шәрип авылына фатирга туктап, төн кундылар. Иртән торып бер чынаяк чәй эчкәч, тагын кузгалдылар. Бик озак баргач, арып-талып Уфага килеп җиттеләр. Озата килгән Урман-асты авылы кешесе боларны ул заманда Собачья гора (Сафоновская) дип аталган урында пересылкада (солдатларны күчерү һәм озату урыны) калдырды.
Казармага барып керсәләр, басып торыр җир юк. Йөри торгач, бер бушаган урын табып утырдылар. Зөфәрнең кесәсендә чирек икмәге була. Шуның яртысын сындырып ашады да, калганын кесәсенә тыкты. Гарифның бер каклаган казы бар. Ул шуны телем-телем итеп кисеп ашый. Зөфәр: “Бер генә кабымлык бирсен
иде”, – дип өметләнеп утырды. Өметләнүе юкка булды – иптәше, ашап туйгач, капчыгының авызын бәйләде дә, баш очына салып, йокларга ятты. Зөфәр дә аның янында бөгәрләнеп кырын төште.
Иртән торгач Гарифҗан:
– Минем капчыкны сукканнар! – диде. – Их, нигә генә кичә синең белән туйганчы ашамадык икән?! – дип үкенде.
Бу пунктта алар унбиш көн булалар. Ашау ягы такы-токы гына. Ябыктылар. Янә комиссия үттеләр. Чират Зөфәргә җитте. Бүлмәгә кереп, полковник формасы кигән табиб янында килеп баса. Ул бик озын була. Зөфәрне күрми дә: “Следующий!” – дип кычкыра.
Зөфәр аңа:
– Я здесь! – ди.
Табиб аңа карап торды да, култыгыннан күтәреп, урындыкка бастырды. Аркасыннан сөйде дә:
– Сынок, иди домой, рост маленький, на будущий год придешь! – диде.
Зөфәр янә елап җибәрде:
– Таварищ, брач, бирите миня, некого нет, жить негде. Я здесь в столовой посуду помой буду, таскать драва буду, тарелкый буду мыть!
Табиб елмаеп, комиссия әгъзаларына:
– Давай, пропустим, – диде. Алар да риза булдылар.
Ашап чыккач, аларны сафка тезеп алып киттеләр. Шунда алар үзләренең 6нчы рота 4нче взвод солдатлары икәненлеген белделәр.
Шулай итеп, Зөфәр армия сафларына эләкте. Аларны мунчага алып киттеләр. Караңгы төшкән була. Юынырга утызлап кеше керә. Төрле районнардан алынган яшьләр. Чәчләрен кырдылар. Юыну бүлмәсендә җылы, эссе су бар, иркен. Озак итеп юынырга уйласа да, монда да ашыктыралар икән. Юынып чыккач, эчке кием бирделәр. Күлмәкнең җиңнәре озын, аларны сызганып куйды. Чалбар балакларын күтәреп, өскә бәйләде. Ничек итсә итте, әмма үзенә нык зур булган солдат киемнәрен киеп куйды. Бүрек һәм шинель бирделәр. Шинельнең чабуы җиргә сөйрәлеп тора. Зөфәр чабуны күтәреп, абына-сөртенә, иптәшләре артыннан атлый. Ә үзе погоннарга карый. Их, әнисе күрсә, исе китәр иде!
Аларны казармага урнаштырдылар. Ике катлы сәкеләр. Гариф белән бергә икенче катка туры килделәр. Рәхәтләнеп йокладылар. Иртән тезелешеп ашханәгә киттеләр. Тәмле ашаттылар
– Их, оҗмахка эләктек! – ди Зөфәр Гарифҗанга.
Ашап чыккач, аларны сафка тезеп алып киттеләр. Яшь солдатларны смотрга тезделәр. Зөфәр иң артта тора. Озыннар алда, бәләкәйләр – койрыкта. Бер полковник килә, аның артыннан офицерлар ияргән. Ротаны карап йөриләр, Зөфәр янына килеп җиттеләр. Полковник аны күреп ала да:
– Немедленно подогнать обмундирование! – дип кычкыра. – Через полчаса доложить!
Зөфәрне җилтерәтеп алып киттеләр. Бер йортка барып керделәр. Ә анда тегү цехы икән. Чишендерделәр. Кайсы урынын бөгеп, кайсы җирен кисеп, киемнәрне тап-таман иттеләр. Ярты сәгать эчендә сафка илтеп бастырдылар. Полковник килде дә:
– Вот это солдат! – дип аның аркасыннан сөйде.
Өч көн аларны яхшы ашаттылар. Ашны консерва салып пешерәләр, дөге боткасы бирәләр. Бер көнне алар присяга кабул итте.
Иртән “Подъем!” – дигән тавышка акрын гына кирелә-кирелә тордылар да, киенә башладылар. Шулчак “Отбой!” – дигән тавыш яңгырады. Чишенеп яттылар. Ятып өлгермәделәр: янә “Подъем!” – дигән тавыш ишетелде.
Шулай итеп, бер яткырып, бер торгызып, төшкә кадәр күнегү үткәрделәр. Сугышчы тормышы башлану шушы булгандыр инде. Ашауны кыстылар. Ике кешегә ярты котелок аш, 2 кашык ботка бирәләр. Бер буханка икмәкне унга бүләләр. Арыш икмәге, ул да пешеп җитмәгән камыр. Караидел елгасы ягыннан утын ташыйлар. Аны кисеп, ягарга әзерлиләр. Казармадагы мичкә ягалар. Утын – чи, начар яна. Төннәрен алып чыгып күнегүләр үткәрәләр. Аларны бигрәк тә командир ярдәмчесе Үлмәскулов җәфалый иде...
(Дәвамы бар).
Илдус Тимерханов.