Бәйсәкә авылы бик матур җирдә урнашкан. Анда олы ихтирамга лаек бердәнбер сугыш ветераны Миңнерәшит Сафиуллин гомер кичерә. Ул 1926 елның 5 маенда Котлыяр авылында Шәмсебанан һәм Фәметдин гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. Кызганычка каршы, Рәшит абый тугач та, бик каты чирләп, әнисе мәрхүмә була. Күкрәк сөтеннән мәхрүм булган сабыйны Бәйсәкә авылында яшәүче әнисенең икетуган түтәсе Мәфтуха тәрбиягә ала. Рәшит ага Мәфтуха һәм Шәйслам Сафиуллиннар гаиләсендә төпчек малай булып үсә.
Рәшит абыйга 17 яшь тулганда сугыш башлана. Бәйсәкәдән 42 ир-егет сугышка китә. Аларның 24енә туган авылына кире кайту насыйп булмый. 1944 елда Рәшит абый да солдат шинеле кия, утлы фронт юлларын үтеп, Туган илебезне каһарманнарча яклый. Әмма үлемнең үзен җиңгән яугиргә сугыш тәмамлангач та тиз генә туган авылына кайту бәхете тими. Хезмәтен Кореядә дәвам итә. Аннан соң аларны Владивостокка җибәрәләр. Анда ул Шкотово районында эшелоннар саклый. 1950 елда гына туган авылына кайта.
Сугыштан соң авыл халкының тормышы бик авыр була. Балачактан ук тырыш, һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән Рәшит ага туган колхозында эшли башлый. 1951 елда ул булачак тормыш юлдашы Мәрзияне очрата һәм бер күрүдә гашыйк була. Күп тә үтми яшьләр никах укытып, гөрләтеп туй ясый.
Мәрзия апа авылда укытучы булып эшли. 1953 елда аларның кызлары туа, көтеп алынган балага “Мәйсәрә” дип исем кушалар.1954 елда — уллары Данис, 1956 елда кече уллары Рәфис туа. Балалары да үзләре кебек бик тырыш булып үсә, мәктәптә уку алдынгылары була. Рәшит аганы эшендә ихтирам итеп, күпләргә үрнәк итеп куялар, авылда уңган, тәртипле гаиләләрнең берсе булалар.
Нишлисең, язмыш бит ул, маңгаеңа ниләр язылган, шуны күрәсең. 1998 елда Мәрзия апа якты дөньяны калдыра. Бу кара кайгыны Рәшит ага бик авыр кичерә. Кызлары Мәйсәрә, шәһәрне ташлап, әтисен карарга кайтырга мәҗбүр була. Кайгы берүзе генә йөрми диләр, 2014 елда өлкән улы Данис та каты авырудан мәңгелек йортка күчә. Авыр язмыш сынауларын җиңәргә ветеранга якыннарының, авылдашларының рухи ярдәме булыша.
Ул бүген авылда узган бер чарадан да читтә калмый. Сугыш кырларында ятып калган, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларына тактаташ ачу, зиратларны коймалауга материаллар алып бирүдә дә зур ярдәм күрсәтә. Бүген ветераныбыз кызы Мәйсәрә тәрбиясендә 99 яшен каршыларга җыена.
— Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә бу фаҗига урап үтмәде. Киләчәккә матур планнар корып, тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып килде. Миллионлаган ватандашыбыз яу кырларында дошман белән йөзгә-йөз килеп алышты, шулай ук миллионлаганнар үз-үзләрен аямыйча, тылда Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтте. “Барысы да – фронт өчен! Барысы да – Җиңү өчен!” дигән уртак лозунг яшен-картын берләштерде, Җиңү таңын якынайтуга өлеш кертте. Бердәмлек һәм татулыкның, уртак максат белән берләшеп тырышуның күркәм нәтиҗәсе – Бөек Җиңү көне әнә шулай олы корбаннар, фидакарьлек белән яулап алынды, — ди ветеран. — Сугыш хатирәләре турында сөйләргә яратмыйм мин. Аның бер романтикасы да юк. Һәлак булган коралдашларымның исемнәре хәтеремнән җуела барса да, йөзләре бүгенгедәй күз алдымда. Бүген дә, кулымнан килсә, корал алып, неонацистларга каршы көрәшкә үз теләгем белән китәр идем. Ватаныбыз азатлыгын, күкләребезнең аязлыгын күз карасы кебек сакласак иде!
Автор: Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.