Өч тапкыр качты, өчесендә дә тотып алып килделәр. Соңгы качуында трибунал атарга дигән карар чыгарды.
Алар хезмәт иткән җирдә урман зур түгел, тар иде. Шунда ротаны китерделәр. Ике сугышчы ул дезертирны алып килде. Көрәк бирделәр. Билгә кадәр чокыр казыттылар. Шуның читенә бастырып куйдылар да, приговорны укыдылар. Мескен солдат бер агарды, бер кызарды, дерелди, елый. Күзен кара тасма белән бәйләделәр дә аттылар. Чокырга килеп төште. Шунда күмеп куйдылар.
Башкалар да бик курыкты.
Солдатлар ачыга иде. Ашарларына җитми. Ашханагә кичен машина белән икмәк китерәләр. Дүртөйле районының Ивач авылыннан Абдуллин фамилияле мари бар иде. Шуның белән тышка чыкканнар иде, машинадан икмәк бушаталар. Икмәк бушатучы ашханәгә кереп киткәч, Абдуллин бер буханка икмәкне эләктерде дә түбән якка төшеп китте. Зөфәр дә аның артыннан бер икмәк эләктерде һәм, култык астына кыстырып, утын яра торган җиргә таба атлады.
Икмәк бушатучы ашханәдән чыкты да Зөфәргә эндәште. Зөфәр икмәкне утын арасына ташлады. Ул аның янына килеп карады да, ул-бу сизелмәгәч, борылып китте. Шулчак ашханәдән наряд килеп чыкты һәм утын ярырга килде. Шунда бер сугышчы Зөфәр яшереп куйган икмәкне табып алды да:
– Командир, мин бер буханка икмәк таптым! – диде.
– Ярар, бүлеп ашагыз! – диде командир.
Зөфәр иреннәрен ялап калды, ризыкка язмаган икән.
Солдатларның азмы-күпме акчасы бар иде. Утынга барганда бәләкәй генә базар аша үтәләр. Анда көлчә саталар. Берсе 10 сум тора. Шуны алып ашыйлар. Зөфәрнең Янбулатов фамилияле дустының бер йөз сумлыгы, бер ун сумлыгы бар. Ул акчаларны Ленин башы төшкән ягы белән бөкләгәч, йөзлек тә, унлык та бер-берсенә охшап тора. Шулай итеп, бер сатучы янына килә дә, миңа ун көлчә бир, дип, йөзлекне суза. Сатучы акчаны ачып карый. Шулвакыт Янбулатов, әй, синең пирожкилар бәләкәй, алмыйм, дип, акчасын кире ала. Тагын бераз карап йөргән була да, яңадан теге сатучы янына килеп, бир инде, дип унлыкны суза да ун көлчә ала.
Шуннан рәхәтләнеп ашыйлар.
Шулай тагын утынга барганда, алдашып, бу янә ун көлчә ала. Сатучы: “Син мине теге көнне алдадың!” – дип, аның якасына ябыша. Янбулатов нишләргә белми. Командир килеп җитә. Нәтиҗәдә, Янбулатовны биш тәүлеккә гауптвахтага утыртып куялар.
Ашханәгә нарядка йөриләр. Шунда утын яралар, су ташыйлар, бәрәңге әрчиләр. Яхшы гына тамак та туйдыралар. Полк ашап беткәч, күп кенә ризык кала. Берәр котелок ботка бирәләр. Аш ашыйлар. Кайбер солдатлар күп ашап, эчләре авырта башлый.
Алар хезмәт иткән җирдә тау астында йортлар тезелеп киткән бер урам бар. Күнекмәләрдән кайтышлый янар май катнашмалары тутырылган шешәләрне икмәккә алмаштыралар.
7. Ерак Көнчыгышка
Шулай итеп, 1945 елның май аена кадәр Иске Уфада солдат хезмәтендә булдылар.
Май бәйрәме үткәч, аларны икенче якка күчерәләр икән, дигән хәбәр тарала. Чыннан, 4 май көнне полкны озын сафка тезәләр дә:
– Владивостокка күчәбез, – диләр.
Шуннан боргаланып сузылган саф белән Уфа урамнары буйлап үттеләр. Бөтен халык аларга кул болгый, пешкән бәрәңге, икмәк бирәләр.
– Боларны сугышка алып китәләр инде, карагыз әле, балалар гына бит! – диләр.
Бара торгач, тимер юл станциясенә килеп җитәләр. Сафка тезелгән килеш ике сәгать басып торалар. Шуннан вагоннар таккан поезд килеп туктый. Солдатлар вагоннарга төялә. Эчендә сәкеләр ясалган булса да, Зөфәр иптәшләре белән идәннән урын ала.
Поезд төнге өчләр тирәсендә кузгалып китә. Вагоннарның ишекләрен тыштан бикләп куялар. Кемдер вагон тәрәзәсеннән, кемдер ярыклардан карап бара. Уфаны чыгып киткәч, караңгылыкка чумалар. Кемдер тик кенә утыра, кемдер мышкылдап елый. Кайберәүләр: “Хуш бул, туган җирләрем, сезне кайтып күрергә язсын иде!” – ди. Вагон эчендә ут-фәлән юк – дөм-караңгы.
Солдатлар ул төнне бөтенләй йокламый.
Поезд акрын гына бара да бара. Разъездларда, ягъни бәләкәй станцияләрдә, 2-3 сәгать туктап тора. Көненә өчәр сухари бирәләр – бер телем икмәк зурлыгында гына үзе. Станциядә туктаган арада котелокка кайнар су алып керәләр һәм сухариларны шунда салалар. Ашмы шунда, боткамы килеп чыга. Шуны өчкә бүлеп ашыйлар.
9 май көнне немец юлбасарларын җиңдек, дигән хәбәрне җиткерәләр. Солдатлар шулкадәр шатлана, күпләр елап җибәрә.
Сухари янына көн саен берәр кисәк махорка бирәләр иде. Шуны төреп тартып, ачлыкны җиңгән кебек булалар. Станцияләрдә ишекләрне ачып, ярты сәгатькә һава алырга чыгаралар. Шундый чакта кемнәрнеңдер күңеле болгана башлый, авызы-борыныннан кан китә, егылучылар да була, аларны шунда ук дәваханәгә озаталар.
Бер айдан Раздольное дигән станциягә килеп җитәләр. Әйберләрне алып, сафка тезелергә дигән команда була. Солдатлар вагоннардан чыга, сафка тезелеп баса. Шул килеш өч сәгать тирәсе басып торалар.
Мондагы һава торышы бик үзенчәлекле икән – вак кына яңгыр сибәли. Солдатлар чыланып бетә. Су тәнгә үтеп керә. Өшетә. Җитмәсә, үтереп ашыйсы килә.
8. Яхшы аш, дөге боткасы
Шуннан аларны бер тауга (анда мондый калкулыкларны “сопка” дип атыйлар) алып менеп китәләр. Тау битендә туктыйлар. Палаткалар өчен урын әзерләргә кушалар. Көрәк белән җирне тигезләп, палаткалар коралар. Йөрү өчен юллар әзерлиләр. Палатка эченә йокларга читәннән койкалар ясап куялар. Матрас, одеяло, мендәр бирәләр. Солдатлар шунда яши башлый.
Моннан ерак түгел җирдә совхоз бәрәңге чәчкән икән. Бер сугышчы, белеп калып, шунда барган да ярты котелок тирәсе балчыкка батып беткән вак кына бәрәңге алып килгән.
– Каян алдың боларны? – дип сорыйлар.
Ул сөрелгән җиргә күрсәтә. Зөфәр иптәше Гарифҗан белән шунда чаба. Алар артыннан башкалар йөгерә. Җиң сызганып, бәрәңге чүпли башлыйлар. Басу өстен солдатлар каплап ала. Шулчак һавага ракетадан аталар. Җир өстеннән чыгарга, сафка тезелергә кушалар. Әгәр дә берәрсе яңадан җир өстенә керсә, трибунал! – диләр.
Җыйган бәрәңгегә тимиләр. Аларны юып, пешереп ашыйлар. Бер ай ачлы-туклы торып, җитлекмәгән бәрәңге ашагач, күңелләре болгана башлый.
Кичен поход кухнясы янына барырга боералар. Котелокка аш салып бирәләр. Шуны җиргә утырып ашыйлар. Тик ул бик тозлы була. Тозлы фасоль һәм тозлы балык салып пешергәннәр икән. Икенчегә – фасоль боткасы. Ун көн буе шулай ашыйлар. Ялкып бетәләр, ябыгалар.
Бер көнне генерал килә. Солдатлар палаткалар алдына тезелеп баса. Генерал, борынын сузып, иснәп тора да, дежурда торган солдаттан, нинди сасы ис килә
ул? – дип сорый.
– Фасоль, товарищ генерал!
– Что за фасоль?
Солдат инде 10 көн аш итеп тә, ботка итеп тә фасоль ашауларын, дөресрәге, аларны якындагы чокырга түгүләрен әйтә. Башкалар да тавыш күтәрә.
Генерал:
– Немедленно заново покормить хорошей едой! – дип приказ бирә.
Сәгать ярым эчендә яхшы аш, дөге боткасы белән ит пешереп тараталар. Шушындый азык белән бер атна тирәсе ашаталар. Шуннан янә фасольгә күчерәләр.
Июль азаклары җитә.
Илдус ТИМЕРХАНОВ.
(Дәвамы бар).