Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Башкортостан24» телеканалы «Җиңү җырлары» телемарафонына чакыра. Проект сугыш еллары җырлары аша буыннарны берләштерү һәм батырлык хәтерен саклау максатын тота.
Катнашучыларга яраткан сугыш еллары җырларын башкарырга һәм 2 минутлык видео яздырырга кирәк. Гаризалар 1 июньгә кадәр @marafon_b24_bot Telegram-боты аша кабул ителә.
Катнашу өчен:
1.Сугыш еллары җырын сайлагыз.
2.Куплет һәм кушымта белән горизонталь форматта видео төшерегез (2 минутка кадәр).
3.Видеоны @marafon_b24_bot Telegram-ботына җибәрегез һәм анкетаны тутырыгыз.
Иң яхшы чыгышлар телеканал эфирында күрсәтеләчәк, ә 1-22 июньдә тамашачылар үз фаворитларын сайлаячак. Җиңүчеләр зур финал концертына чакырылачак!
Бу – хәтер эстафетасын тапшыру һәм каһарманнарыбызга рәхмәт белдерү мөмкинлеге. Телемарафонга теләгән һәркем – гаиләләр, иҗади коллективлар, хезмәт коллективлары кушыла ала.