+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Канатлары яшьтән чыныккан...

Галим-агроном Тимербулат Мәсәлимовның тормыш һәм хезмәт юлы үзе бер китап язарлык  

Канатлары яшьтән чыныккан...
Канатлары яшьтән чыныккан...

Гәзитебез редакциясенә кайвакыт бик чагу, үзенчәлекле, талантлы, искиткеч кешеләр килә. Аларның күбесе – әлбәттә, иҗат кешеләре. Кемдер шигырен кычкырып укый, башыннан кичкәннәрен сөйли, бөтен редакцияне яңгыратып җырлап җибәрүчеләр дә юк түгел. Бүгенге язмабыз герое да күптән түгел безгә кунакка килеп, көр тавышы белән Матбугат йортының алтынчы катын моңга күмде, вокал сәләте белән сокландырды. Һәм сүз артист хакында түгел. Сүз галим-агроном, агрохимик, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Тимербулат Мәсәлимов турында. Аңа шушы көннәрдә 95 яшь тула! Соклангыч тормыш юлы үткән Тимербулат абыйның тормыш сәхифәләренә байкау ясыйк.

Тормыш арбасы
Ул 1930 елның мартында Әлшәй районының дистә ярым гына йорттан торган Балгазы авылында күпбалалы гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда үсмерлек чорына кереп кенә барган малайга иртә өлкәнәергә туры килә. Хәер, көн саен 24 километр юлны җәяү үтеп, Никифар мәктәбенә укырга йөргән балада чыныкканлык була инде. Сугыш башланганда ул 6нчы сыйныфны тәмамлаган була. Белемгә омтылган, яхшы укыган малайны дәһшәтле еллар мәктәпне онытып торырга мәҗбүр итә. Ул, чын мәгънәсендә, тормыш арбасына җигелә. Алсыз-ялсыз басуда эшли, атлар көтә, печән чаба, хисапчы, почтальон булып эшли.
– Сугыш вакытында подписка юк иде. Авылга берәр данә “Кызыл байрак”, “Сталинчы” гәзитләрен бирәләр. Иртән 15 километрдагы авыл Советына кыр эшләре турында сводка илтәм, аннары, шулкадәр юл үтеп, Түбән Әврезгә почта алырга барам, шуннан үзебезнең авылга кайтам. Иң авыры яуда һәлак булганнар хакында хәбәр китергән “кара” хатларны тапшыру иде... – дип искә ала Тимербулат абый.
Сөекле әтисенең һәлак булуы турындагы хәбәрне дә үсмергә үзенең почтальон сумкасында алып кайтырга туры килә...


Иҗатка тартылу
Уйлап карасаң, ул еллардагы балалар­ның,үсмерләрнең бүген күпчелек өлкәннәр дә күтәрә алмаслык авыр хезмәтне башкара алуына, шул ук вакытта рухи һәм физик яктан бирешмәвенә хәйран калырлык. Ә Тимербулат Мәсәлимов хәтта иҗатка да вакыт таба әле!
– Көндез вакыт юк, шуңа төнлә пьеса яздым. Әнинең һәм картинәйнең сандыкларыннан киемнәрен алып, костюмнар булдырдым, авылдагыларга рольләрне бүлеп, репетиция оештырдым, – дип искә ала Тимербулат Мәгъфурбәк улы.
Үзе төп рольләрнең берсен башкара ул. Ачлыктан, авыр хезмәттән, көн саен килгән кайгылы хәбәрләрдән йөзләреннән елмаю качкан авыл халкында бу үзешчән спектакльне караганнан соң, Җиңүгә өмете артып киткәндәй була, күңелләре бераз булса да ял итеп ала....
Иҗатка тартылу Тимербулат абыйның канында була. Аның туганнары арасында гомерләрен сәхнә белән бәйләгәннәр дә юк түгел. Билгеле актер һәм режиссер Булат Имашев – аның картәнисенең туганы. “Сугыш башланмаган булса, мин артист булыр идем, мөгаен”, – ди ул үзе дә.
Хәер, алга китеп, шуны да әйтик: иҗатка омтылышы үкенечкә калмый Тимербулат абыйның. Һөнәрен авыл хуҗалыгы белән бәйләсә дә, үзешчән чыгышлар белән сәхнә­ләрдә күп йөри ул. Әйткәндәй, бик оста җырлый, кубызда уйный. Хәтта гастрольләргә дә чыгарга туры килә. Якутиягә кадәр чыгыш ясарга җибәрәләр аны! 1987 елда ул, II Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә башкорт халык җырларын башкарып, лауреат була. Фестиваль нәтиҗәләре буенча аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.


Яшәсен бәрәңге!
Җирне бәләкәйдән яраткан Тимербулатның чәчү-үстерү эшләренә омтылуын дәһшәтле еллар көчәйтеп кенә җибәрә. Сугыш вакытында ачлык кичереп үскән малай яз җитү белән буш җирләргә ни дә булса чәчәргә тырыша. Авылда буш калган ындырларга да бәрәңге утырта.
– Бәрәңге коткарды безне. Аны ел буе җиткерергә тырыша идек. Көз көне инәем басуда калган черек бәрәңгене төеп, күмәч пешерде. Ул тамактан үтми иде. Ярый әле аертылган сөттән эшләнгән катык булды, – дип искә ала Тимербулат абый.
Барлык уңышын, итен, маен фронтка озаткан авылдашлары кебек үк, Тимербулатка да черек бәрәңгедән генә түгел, имән бөресен тарттырып пешерелгән күмәчне дә ашарга һәм башка бик күп михнәтләр күрергә туры килә. Барлык авырлыкларны җиңеп, исән кала алганнарга Җиңү язын каршылап шатланырга насыйп була. Язмабыз герое сөенечле хәбәрне Алмалытау итәгендә, Каенлыкүл буенда “Яңа көч” колхозы басуын атлар белән җир тырматып йөргәндә ишетә...
1945 елның сентябрендә Тимербулат Мәсәлимов сугыш вакытында тукталып торган укуын дәвам итәргә Никифар мәктәбенең 7нче сыйныфына килә. Җиңел укучы, белемгә омтылучы егет көн саен 24 километрны җәяү үтүен дә файдаланырга тырыша – әдәбият дәресеннән кушылган шигырьләрне ятлый-ятлый бара...
7нче сыйныфтан соң туган авылыннан 25 километр ераклыктагы Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Һәр ял саен ул юлны да җәяү үтә егет.
Техникумны тәмамлагач, Тимербулатны Хәйбулла районына агроном-орлыкчы итеп эшкә тәгаенлиләр. Бераздан армия хезмәтенә чакырыла.


“Шәп артиллерист” һәм комсомол
Тимербулат Мәсәлимов Сахалинда артиллерия гаскәрләрендә 3,5 ел хезмәт итә. Өлкән сержант званиесендә полк мәктәбендә курсантларны укыту буенча инструктор була. Аңа хезмәт вакытындагы тырышлыгы өчен “Артиллерия отличнигы” билгесе бирелә.
Хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы хезмәт иткән елларын аерым бер җылылык белән искә ала. Хәрби дуслары арасында якташлары да була аның. Булачак халык шагыйре Марат Кәримов белән дә солдат шулпасын алар бергә эчә.
– Кичләрен Марат безгә шигырьләрен укый, кабатланмас юморы, кызык-мәзәкләре белән көлдерә иде, – дип искә төшерә Тимербулат абый.
Хәрби хезмәттән соң туган ягына кайтып төшкән егетне Әлшәй районындагы иң зур хуҗалыкка – Фрунзе исемендәге колхозга агроном итеп тәгаенлиләр. Бер көн дә ял итеп тормыйча, шунда ук эшкә чыга ул. Җиң сызганып эшкә керешкән егетне беркөн килеп, райкомның беренче секретаре шаккатыра: “Районның комсомол комитетын җитәкләячәк­сең, эшләргә кеше юк. Иртәгә үк кереш!”
ВЛКСМның Әлшәй район комитетының беренче секретаре булып биш ел хезмәт сала Тимербулат. Эшен ярата, намус белән, яшьлек дәртендә янып эшли. Шул елларда үзем комсомолга алган яшьләр бүгенгедәй күз алдымда, ди ул.


Уңышлар чылбыры
Тимербулат абыйның тормыш юлына күз салсаң, аның уңганлыгы, хезмәт сөючәнлеге бик сокландыра. Ул Әлшәй, Бәләбәй, Дәүләкән районы авыл хуҗалыгы идарәләрендә агроном була, район Советы депутаты булып та сайлана. Үз һөнәренең остасы булу өстенә, читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын “бишле” билгеләренә генә тәмамлый, аспирантурада укый, диссертация яклый.
Гомеренең чагу бер өлешен республика агрохимлабораториясендәге хезмәт еллары алып тора. Ул биредә тикшеренүче төркемне җитәкли. Эшләре минераль ашламалар белән бәйле була. Тимербулат Мәсәлимов Башкортстандагы авыл хуҗалыгы культураларына туры килүче ашламаларның оптималь дозасын беренчеләр­дән булып уйлап таба.
Үзе белем алган институтта да студентлар укыта Тимербулат абый. 130дан артык фәнни хезмәт, 460 фәнни мәкалә, туфракның, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлы­лыгына бәйле 11 китап авторы ул. Моннан тыш, Тимербулат Мәсәлимов авыр елларда яшәгән кешеләр язмышы хакында да матур китаплар чыгарган. Ул Русиянең һәм Баш­кортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы да.
Язмабыз героеның “Энциклопедия плодородия. Донник. Козлятник” китабы аерым игътибарга лаек. Аның бу үсемлек турында тикшеренүләре 90нчы елларга туры килә. Автор искиткеч ачышлар ясый. Үсемлекнең солыга караганда протеинга баерак булуын, аның бал уңышын арттыруын, дәвалану өчен файдалы булуын ачыклый.


Соклангыч гаилә башлыгы
Уку, хезмәт, сәяси эш, фәнни тикшеренүләр... Шәхси тормышка вакыты калмагандыр, дип уйласагыз, ялгышасыз. Бик матур гаилә кора Тимербулат абый. Хәрби хезмәттән соң Фрунзе колхозында эш башлаганда бу авылга математика укытучысы булып эшкә кайткан чибәркәй яшь агрономның йөрәген бер күрүдән яулап ала.
Сәвия апа белән Тимербулат абый 60 елдан артык бергә бәхетле гомер кичерәләр, лаеклы уллар үстерәләр. Берничә ел элек, ни кызганыч, Тимербулат абыйның сөекле хатыны бакыйлыкка күчкән.
Ике улы да үзе кебек үк чагу, соклангыч язмышлы Тимербулат аганың. Өлкәне Урал кечкенәдән рәсем сәнгатенә тартыла, художество мәктәбен, Уфа сәнгать училищесын тәмамлый. Армиядән соң Мәскәүдә югары белем ала, “Китап” нәшриятында эшли, бүген Мәскәүдә – рәссам. Урал Мәсәлимов – Башкортстан дәүләт флагы авторларының берсе.
Өлкән улы Урал матурлыкны – яшел җирне, зәңгәр күкне сурәтләрдә чагылдырса, кечесе Азат туры мәгънәсендә шул күкнең үзенә омтыла. Үсмер чагыннан ук дельтапланнар белән мавыга. Уфада авиация институтын тәмамлый, 40нчы заводта эш башлый, Ислам университетында читтән торып белем ала. Бүген ул – зур уңышлар яулаган, дельтапланда очу осталыгына ирешкән спортчы, күп тапкырлар Русия чемпионы, Халыкара класслы спорт мастеры. Кайда гына очмаган Азат Мәсәлимов! Альп таулары, Кавказ, Алтай... Испания, Франция, Австралия... “Җир шарында Төньяк Америка континентында гына булмады”, – дип елмая Тимербулат абый. Азатның кызы да әтисе юлын сайлаган, биеклеккә омтыла, таулар гизә.


Сер нидә?
Менә шундый искиткеч кеше безнең редакциядә кунакта булды – галим, агроном, фән кандидаты, доцент, журналист, мәдәният хезмәткәре... “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән әйтем нәкъ Тимербулат Мәсәлимов турында кебек. 95 яшен ул шат күңел белән оптимистик рухта каршылый. Тавышы көр, кәефе күтәренке, күкрәк тулы медальләрен чыңлатып җырлап та җибәрә.
– Сезнең балачак дәһшәтле сугыш елларына туры килгән, үсмер вакытта ук коточкыч авыр хезмәт, ачлы-туклы еллар кичерергә язган. Шуңа карамастан, инде олы яшьтә булуыгызны искә алсак, физик һәм рухи халәтегез бик сокландыра. Сезнеңчә, озын гомерлелекнең, оптимист булып кала белүнең, яхшы сәламәтлеккә ия булуның сере нәрсәдә? – дип сорадык.
– Сер – активлыкта. Мин гомер буе тик тормадым. Физик күнегүләргә вакыт таптым, күп җәяү йөрдем. Кыш көне юка киемдә генә саф һавадагы активлык бик файдалы дип уйлыйм. Әле дә күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Кыш көне юлларның тайгак булуы гына бераз тоткарлый кайчак, – ди Тимербулат абый. – Тагын шуны да әйтәсем килә: сәламәт, озын гомерле булырга телисез икән, хәмер кулланмагыз. Кешене эчкечелек бетерә. Мин беркайчан да хәмер белән дус булмадым.
Менә шундый киңәшләр бирде ул. Соклангыч тормыш юлы үткән хөрмәтле кешегә сугыш вакытында тылдагы батырлыгы, гомер буе республикабызга, илебезгә күрсәткән лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерик һәм алдагы көннәренең якты, матур, имин булуын телик.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: