Бәдрүш Мокамай башта – Көнбатыш, аннары Калинин фронтларында хәрәкәт итүче гаскәрләр белән Вязьма, Можайск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә радист булып катнаша, ике тапкыр яралана. Дәваланып, яңадан сафка баскач, сапер взводы командиры вазыйфасында янә алгы сызыкка җибәрелә. Старшина Бәдретдин Мөхәммәтҗанов 1943 елның 13 маеннан 70нче укчылар дивизиясендә хезмәт итә. Якташыбыз фронтта ике тапкыр яралана.
Бәдрүш Мокамай журналист эшен дәвам итә. Туган ягы белән даими элемтәдә тора. Дүртөйле районы гәзите “Ярыш”ның 1942 елның 1нче санында аның райондашларына язылган ачык хаты басыла.
Фронтта, лирик шигырьләр белән беррәттән, Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяга багышланган “Таня” поэмасын, “Линарияга хатлар” дигән проза әсәрен, “Кан өчен кан” пьесасын яза. Фронтта ул билгеле шагыйрь Константин Симонов белән очраша, Алексей Сурковның фронт гәзитендә басылып чыккан шигырьләрен укып үзенә рухи азык ала. Василий Лебедев-Кумач шигырьләрен күчереп, күңелдән өйрәнә. Бәдрүш Мокамайның кыр сумкасында Байрон, Тукай, Такташ һәм Сәйфи Кудаш китаплары йөри. Ул аларны сугыш тынып торган вакытларда, кыска ял сәгатьләрендә укый һәм рухи азык ала. Бу турыда ул хатларында да яза.
1943 елда Бәдрүш Мокамайның фронт вакыйгаларын сурәтләүче, совет сугышчысының Туган илен сөюенә дан җырлаучы, дошманга нәфрәт уятучы “Урал егете” дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басылып чыга.
Фронтовик-шагыйрь хәләл җефетенә соңгы хатларының берсендә болай дип язган:
“Кадерле Клава!
Үзеңә һәм сөекле кызларым Линария белән Эммага бик күп сагыну сәламе.
...Менә без көткән 2нче фронт ачылды һәм ул көн саен киң булып җәелә бара. Безнең җиңү көннәре хәзер күренә инде.
Син өч ел минсез яшисең. Авырдыр, беләм. Ләкин мин кайтырга күп калмады инде. Сагынуның чиге юк.
Сәлам белән сине мәңге сөюче Бәдрүш Мокамай.
17 июнь, 1944 ел”.
“Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй,
Данлы җиңү белән кайтырмын”, – дип язса да, Бәдрүш Мокамайга туган ягына, хатыны һәм кызлары янына кайту насыйп булмый. Шагыйрь 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен азат итү буенча барган сугышларда һәлак була. Аның кыр сумкасыннан пуля тишеп үткән шигырьләр дәфтәре һәм язылып бетмәгән хаты табыла.
“Память народа” сайтындагы документлардагы мәгълүматларга караганда, шагыйрь Бәдрүш Мокамай башта хәбәрсез югалучылар исемлегендә булган. Югалтуларны ачыклаучы документтан күренүенчә, 1909 елда туган старшина, радист Бәдретдин Мөхәммәтҗанов Башкорт АССРы, Дүртөйле районы хәрби комиссариаты тарафыннан 1941 елда хәрби хезмәткә чакырылган, хәбәрсез югалган, хатыны Клавдия Архиповага соңгы хаты 1944 елның 17 сентябрендә килгән.
1944 елның 20-30 сентябрендә 70нче Югары Днепр укчылар дивизиясенең шәхси составындагы югалтулар исемлегеннән күренүенчә, 1909 елда туган, старшина, ВКП(б) әгъзасы Бәдретдин Мөхәммәтҗанов 1944 елның 20 сентябрендә һәлак булган, беренчел җирләнгән урыны: Латвия ССРы, Бауск өязе, Мельдери авылы.
Шагыйрь Бәдрүш Мокамайның гаиләсенә җибәрелгән “кара кәгазь”нең эчтәлеге түбәндәгечә:
“1944 елның 24 сентябре, № 01512.
Башкорт АССР Дүртөйле районы хәрби комиссарына.
Хәбәр итү кәгазе
Түбәндәге адрес буенча: Дүртөйле авылы, Совет урамы, 10нчы йортта яшәүче гражданка Архипова Клавдия Алексеевнага хәбәр итүегезне сорыйм: аның ире, укчылар ротасы старшинасы Мөхәммәтҗанов Бәдретдин, Социалистик Ватаныбыз өчен сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, 1944 елның 20 сентябрендә һәлак булды һәм Латвия ССРы Бауск өязе Мельдери авылында хәрби хөрмәт күрсәтеп җирләнде”.
– “Кара кәгазь”не почтальон әнинең сеңлесе Зина апага тапшырган. Ул бу хакта шул ук көнне әнигә әйтмәгән, бер атнадан соң гына хәбәр иткән. Кайгылы хәбәрне әнием бик авыр кичерде. Берничә көн эшкә дә бармады. Әтиемнең фотосурәтләрен янына тезеп салып, һушсыз булып караватта ятты, бик каты елады. “Минем өчен тормыш бетте, шундый кешене югалттым!” дип елады, – дип сөйләгән иде кызы Линария Батырова 2016 елда Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә очрашкач.
Латвия ССРның Елгава авылы һәм Елгава районында җирләнгән хәрби хезмәткәрләрнең исемлегендә язылуынча, 252нче укчылар полкында хезмәт итүче 1909 елда туган, старшина Бәдретдин Мөхәммәтҗанов 1944 елның 20 сентябрендә һәлак булган, күчереп җирләнгән: Латвия ССРы, Елгава өязе, Сидрабенес авыл советы, хәрби туганнар каберлеге, 7нче калкулык, 255нче урын. Туганнары турында мәгълүмат бүлегендә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яшәүче кызы Линария Бәдретдин кызы Батырова язылган.
“...1972 елда әтинең кабере табылу турында хәбәр иттеләр. Әни чирли, кан басымы югары. Аның белән киңәшләшкәч, мин барырга карар иттем. Эш урынымда бу хакта әйттем. “Ничек барып кайтырсың инде, анда беркемне дә белмисең бит, ничек кабул итәрләр?” – диделәр.
Юлга чыктым, Мәскәүгә барып җиттем. Казан вокзалыннан Риганыкына бардым. Аларның арасы – җир белән күк аермасы. Рига вокзалына кергәч, үзеңне Советлар Союзында дип түгел, чит илгә килеп эләккәндәй хис итәсең. Поезд да мин Мәскәүгә килгәннән бөтенләй аерыла, проводницалар башка, мөнәсәбәт башка.
Рига шәһәренә килеп җиттем. Аннан Елгавага кырык километрдан артык, урындагы поездда ул шәһәргә юлландым. Вагонда күршемә кая баруым турында сөйләп бирдем. “Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмим”, – дидем. Ул барысын да җентекләп аңлатты. Поезддан төшкәч, хәрби комиссариатка бару юлын күрсәтте. Минем кая барырга белми торуымны күреп, үзе үк озатып куйды.
Хәрби комиссариатта да яхшы каршы алдылар, кунакханәгә шалтыраттылар, иртәгә әтиегезнең каберенә барачакбыз, диделәр. Елгава бик матур урында урнашкан, шәһәрне уртага кисеп, Лиелупе елгасы ага. Мин шәһәр белән танышып йөрдем, истәлекле урыннарында булдым. Кунакханәдә кундым, иртән чәчәкләр сатып алдым. Хәрби комиссариатта хатын-кыз – авыл Советы рәисе көтеп тора иде. Безгә машина бирделәр һәм без юлга чыктык. Хәрби туганнар каберлеге Сидрабенес волостена караучы Елгава шәһәреннән ундүрт чакрымдагы Салгалес скола хуторы янында, чыршы урманы эчендә урнашкан. Каберлек койма белән уратып алынган. Биредә 482 совет солдаты җирләнгән, барысының да исемнәре билгеле. Каберләргә яугирләрнең исем-фамилияләре язылган истәлекле унбиш таш һәм бер билге куелган.
Аның янында гына мәктәп-интернат бар. Укучы балалар бу туганнар каберлеген тәртиптә тота. Әтиемнең каберенә чәчәкләр салдым.
Әтием кабере янында озаграк торасым килде. Укытучы ханым миңа туганнар каберлегенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Яу кырында һәлак булган солдатлар төрле урында җирләнгән булган. Аларның җәсәдләрен казып алып, шушы туганнар каберлегенә җирләгәннәр. Мин анда әтием җирләнгән туганнар каберлеген фотога төшердем.
Хәрби комиссариат биргән машина мине алырга килде. “Сезнең кире кайтырга билетыгыз бармы? Булмаса, Елгава вокзалында ук кереп билет алыгыз. “Әтиемнең каберен күрергә килдем. Ничек кайтып китәргә белмим, билетым юк, дип әйтегез”, – дип киңәш бирде водитель. Мин вокзалга кереп, ул әйткәнчә эшләгәч, шунда ук билет бирделәр. Латвиягә сәфәрдән бары тик уңай хис-тойгылар калды, анда ярдәм иткән кешеләрне рәхмәт сүзләре белән генә искә алам.
Соңгы елларда әтиемнең язмышы белән кызыксынучылар сирәк булды, журналистларның килгәне булмады. Менә ничә ел үткәннән соң сез, “Кызыл таң” журналистлары, килдегез. Бәдрүш Мокамайны онытмавыгыз өчен сезгә зур рәхмәт”, – диде Линария Батырова хушлашканда.
... Якташыбызның исемен мәңгеләштерү максатында 2019 елда минем тарафтан әзерләнгән “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дигән әдәби-публицистик китап-җыентык дөнья күрде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.