Ил азатлыгы өчен өч тапкыр яуга күтәрелеп, җиңеп кайткан Шакирҗан Уразбаевның батыр рухы оныкларында дәвам итә
“...Май аенда миңа сигез яшь тулды. Авылның бер очыннан икенчесенә таякны ат итеп, тузан туздырып чаба торган чак. Барысы да кызык, һәр нәрсәдә безнең малайлар командасының эше бар – песи балаласа да, ат колынласа да, Әхмәтгали бабай кычыткан җыярга чыкканда таягын югалтып кайтса да... Кызык!
Ә ул көнне авылны кайгы сөреме басты, өлкәннәр “Сугыш, сугыш!” дип шаулашты, апалар елаша ук башлады, агайларның йөзләренә борчу, кырыслык кунды. Шакирҗан җизни фин сугышы гимнастеркасын киеп куйды, каешын тыгызрак буды.
Икенче көнне үк авылга повесткалар килә башлады. Безнең команда тагын “ат”ларын җикте – “кәнсәләр” янында саклап кына торабыз да, аның чираттагысын алып, тузан туздырып, кемузардан басуга чабабыз. Беренче барып җитсәң, син герой инде! Тик кулыннан тузанын кагып, повесткага үрелгән абыйның гына йөзе караңгылана.
Ә атлар җигеп, яңа чабылган печән түшәлгән арбаларга утырып, гармун тартып юлга чыкканда алар инде башка – тәвәккәл, кыю, “Озак тормабыз, Җиңү белән кайтып та җитәрбез”, дип, ышаныч белән кат-кат әйтеп кузгалалар.
Сахраларга чыксам, үлән сирәк,
Урманнарга керсәм, җир җиләк;
Эчем дә генә тышым нигә ут минем,
Нигә яна икән бу йөрәк?
Монысы яраткан “Уел”ын Шакирҗан җизни суза. Атлар сөзәк тауга менеп җиткәч, авыл өстендә аның “Азамат”ы тарала:
Кайда гына бармый, ниләр күрми
Ир-егеткәй белән ат башы”.
(Әткәй сөйләгәннәрдән).
Кушнаренко районының Карача-Елга авылында яшәүче ир-атлар борын-борыннан хәрби хезмәттә булган. Алар казаклар хезмәтенә һәм башкорт-мишәр гаскәрләренә җәлеп ителгән. Әле 1757 елда ук Пруссиягә каршы алышларда катнашучылардан Ишмөхәммәт Якупов исеме билгеле. Юртовой старшина Вәлит Якупов исә яуларда катнашып, 1771 елда есаул дәрәҗәсенә күтәрелә.
Бөек Ватан сугышына авылдан 300ләп ир-егет алына. Алар арасында Шакирҗан Уразбаев та була. Ул шушы авылда 1914 елда туа. Яше җиткәч, Кызыл Армия сафларына алына, аннары Фин сугышына эләгә. Хатыны Разыя Гыйбадулла кызы, улы Фаиз, кызы Равидә бәхетенә аннан исән-сау әйләнеп кайтып, колхозлашу чорында үзе оештырып йөргән күмәк хуҗалыкка җитәкчелек итә башлый. Шул арада кызлары Резеда туа.
1941 елның 22 июнь таңында ук гимнастеркасын киеп, каешын буып куйган кичәге яугир, шул ук көнне сугышка китәргә әзерләнә башлый һәм игеннәр өлгергән август иртәсендә шанлы юлга чыга, өйдә өч баласы белән Разыясы, авыл өстендә кайтаваз булып яраткан җыры — “Азамат”ы кала.
Ул 95нче Гвардия миномет дивизионының элемтә отделениесе командиры булып хезмәт итә, рядовойдан өлкән сержант дәрәҗәсенә күтәрелә. Сугышлар белән Кенигсбергка кадәр барып җитеп, “За взятие Кенигсберга” медаленә лаек була. Әмма аның иң кыйммәтле бүләкләре – “Кызыл йолдыз” ордены һәм “Батырлык өчен” медале була. Сугышта яуланган мондый орденнан югарырак Советлар Союзы Герое исеме генә булганлыгын исәпкә алганда, Шакир Уразбаевның нинди батыр, курку белмәс сугышчы булганлыгы аңлашыла.
Ә 1944 елның 23 февралендәге “Батырлык өчен” медале белән бүләкләү турындагы приказда аның батырлыгы турында түбәндәгеләр бәян ителә. 1944 елның 12 гыйнварында каты алышлар вакытында элемтә өзелә. Кырга баш күтәрә алмаслык пулялар яңгыры астында отделение командиры үзе чыга. Бер тәүлек буена ул яу яланында иң кирәкле элемтәне саклап тора һәм блиндажга 13 гыйнварда гына кайтып егыла. Ни гаҗәп, әлеге утлы мәхшәрдә аңа пуляларның җиле генә тиеп уза, ә егылуы үлеп арудан була.
Курку белмәс өлкән сержант Шакир Уразбаев Хәсән күле янында японнарга каршы да алыша. Сугыш аның өчен 1945 елның 25 сентябрендә тәмамлана. СССРның Югары Совет Президиумы Указы белән шул көнне 95нче Гвардия миномет дивизионының элемтә отделенисе командиры Шакир Тимерхан улы Уразбаев демобилизацияләнә һәм БАССРның Кушнаренко районы Карача-Елга авылына юллана.
Кайту белән орден-медальләрен бердәнбер пинжәгенә күчереп тага да, гимнастеркасыннан сугыш тузаннарын кагып киеп, эшкә җигелә. Ул яу кырында башын салган 145 авылдашы өчен дә җиңнәрен сызгана. Күрше Ислан авылында — колхоз рәисе, туган авылында бригадир була, янгын сүндерүчеләр командасын җитәкли. Сугыштан әйләнеп кайту бәхете тигән 141 ир-егет, яраларын ямаштырып, авылны күтәрүгә барлык көчен сала, сугыш елларында иңнәренә авыр йөк салган хатын-кызлар, үсмерләрнең кулыннан эшне алырга тырыша. Моның өчен берни көтми алар, тик тормышлар гына җайланып китсен, алда барысы да яхшы булачак, дип яши. Шакирҗан абзыйның да барлык мөлкәте – Бөек Ватан сугышы кырларында алган Коммунистлар партиясе билеты һәм балалары була. Ә бу яктан бай Уразбаевлар! Әтиләре сугыштан кайтып бер ел тирәсе узуга, ике кыз, бер малай янына Фидаис туа. Аннары – Наис, Таһир, Винер, Мөнирә, Венера, Розалия. Барлыгы унау!
Биш улын армия сафларына озата Шакирҗан абый белән Разыя апа. Егетләр “Кызыл йолдыз” орденлы фронтовик әтиләренең йөзенә кызыллык китерми, билгеле. Фаиз Венгриядә – пехотада, Фидаис Белоруссиядә – авиациядә, Наис — Мурманскида ракета частенда, Таһир Каракалпакстанда — төзелеш батальонында, Винер Балагоеда ракетчик булып хезмәт итә. Совет армиясенә 5 лачын үстергән гаилә аларны Мактау грамоталары белән, кече сержант, сержант званиесендә кайтуларын көтеп ала. Авылда армиядән кайткан гармунчы егетләр турында “Фаиз, Наис, Фидаис – барысы да гарманис”, дип такмак та чыгаралар. Ә Винер Уразбаевны гармунчы да, җырчы да булганы өчен яратып, авыл сәхнәсеннән төшермиләр. Ул “Янбикә”не җырлаганда, өлкән апалар Шакирҗанның сугышка киткәндә үзәкләрне өздереп сузган “Уел”ын, “Азамат”ын искә төшереп, күз яшьләрен сөртә торган була.
Ир-Азамат менгән атның
Бәкәлләре аның ак булыр.
Асыл егет кайда йөрсә дә,
Кылган гамәлләре аның хак
булыр.
Иле өчен өч тапкыр сугышка күтәрелеп, өчесендә дә җиңеп кайткан Шакирҗан Уразбаевның батыр рухы бүген оныкларында да дәвам итә.
Күптән түгел Нефтекама базарларының берсендә шундый хәл була. Аның оныгы Виталий Уразбаев биредән узып баручы апага бер адәм актыгы һөҗүм итүен күреп кала. Барлык акчасын җыеп, ай буена ничек яшәрен уйлап барган апаның сумкасын тартып ала угры. Шул вакытта ачыргаланып ярдәмгә чакыручы апаны беркем дә ишетми. Әмма Виталий түгел!
Ул, машинасын туктатып, бандитны куып тота. Сумка – апа кулына, угры хокук сакчыларына тапшырыла. Моның өчен шәһәр властьлары, хокук саклаучылар Виталий Уразбаевка рәхмәт белдерә.
Ә иң зур рәхмәт – ул нәсел данын саклап калуга. Виталийның картәтисе Шакирҗан Тимерхан улы Уразбаев җырчы һәм гармунчы, бер елмайса – дөнья яктыра торган кеше, оныгы бандит юлына аркылы басканда да шулай ук елмаеп торгандыр әле...
Кылган эше аның хак булыр!
Резида ВӘЛИТОВА.