+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Былышлыда обелиск яңартылачак

Авылда яшәүчеләр гомум җыенда Бөек Ватан сугышы яугирләре һәм тыл батырлары истәлегенә куелган Дан обелискын яңарту өчен тавыш бирде.

Былышлыда обелиск яңартылачак
Былышлыда обелиск яңартылачак

– “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу буенча төзелгән инициатив төркем бу юнәлештә эшне башлап та җибәрде, – ди Былышлы авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Габидуллин. – Бу – сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләренең балалары, оныклары өчен изге һәм игелекле гамәл. Элекке мемориал шактый искергән, хәзер яңаны корырга вакыт җитте.
Җыелышта киңәшләшеп, эш планы билгеләнгән. Халыктан җыеласы акча күләме, матди ярдәм күрсәтәсе иганәчеләр дә ачыкланган. Болар барысы да программа конкурсында җиңеп чыгуга өмет уята.
Әлеге вакытта яугирләр һәм тыл батырлары исемлекләрен тикшерү, яңарту буенча эш җәелдерелгән. Обелискны яңарту күздә тотыла. Әлеге максатта урындагы рәссамнар һәм осталардан махсус төркем оештырылган. Бер сүз белән әйткәндә, авылдашлар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына лаеклы бүләк әзерли.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: