– Мин 1925 елның 8 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Яңа Әлем авылында дөньяга килгәнмен, шунда үстем, буй җиткердем. Бәхетсез очрак аркасында, әнием сукырайгач, миңа башка балалар кебек уйнап йөрү тәтемәде: гел әниемә йорт эшләрендә булышырга туры килде, ул иртән сыер саварга торганда, мин дә торып, аны җитәкләп абзарга алып чыга идем. Ә миңа 11 яшь тулгач, әнием фани дөньяны калдырды, йортыбызга үги әни килде. Менә шул вакыттан тормышым икеләтә авырайды, — дип ачы хатирәләргә бирелде ул. — Ә Бөек Ватан сугышы башланганда миңа уналты яшь иде. Авылдагы эшкә яраклы ир-егетләр фронтка китеп беткәч, барлык җаваплылык хатын-кызлар, ныгып та җитмәгән яшь-җилкенчәк һәм үсмерләр иңенә төште. Мин ат җигеп, урман кисәргә йөрдем, керосин ташыдым, сабан сөрдем, көлтә дә бәйләдем. Бер эштән дә куркып тормадым, көчем җитәрме дип уйланырга да вакыт булмады, җиңнәрне сызгандым да, эшләдем дә эшләдем.
Агач кисәргә бригада белән йөрибез, безгә унике ат беркетелгән иде. Урманга якын булган авылларда фатирга керә, тезелешеп идәндә йоклый идек. Безгә, урман кисүчеләргә, ягъни бөтен бригадабызга, барлыгы бер килограмм тоз бүленә, шуны фатирга кертүчеләргә бирә идек. Ул чакта тоз бик дефицит. Авыр эштән йончып, үпкә чиреннән, башка авырулардан үлүчеләр дә күп булды.
1946 елда Илеш районының Иске Кыргыз авылына килен булып төштем. Ирем Хәтмулла Зәкәрия улы 1939 елда хәрби хезмәткә алына, ике ел армиядә хезмәт иткәннән соң, сугыш чыгып, өенә дә кайтып тора алмыйча, фронтка китә. Батыр солдат булган, орден-медальләр тагып кайткан. Без аның белән ике балага гомер бирдек, бик тату, матур гомер кичердек. Өлкән улыбыз Фәнил — 1948, төпчегебез Рәфис 1950 елда дөньяга аваз салды.
Колхозда эшләдем. Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды. Ничек түзгәнбездер, шаккатам. Ул вакытта бала тугач декрет ялында утыру юк, сабыемны бәләкәй арбага салып, басуга көлтә бәйләргә барам. Ул көн буена күләгәрәк урында алабута ипие салынган марля имезлеген суырып ята, мин тирләп-пешеп эшлим. Кояш баегач кына өйгә кайтабыз. Хезмәт өчен акча түләү юк, “трудодень”га эшлибез. Берничә елдан Груздевка ашлык кабул итү пунктына күчтем һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләдем. Ирем дә шушы коллективта иде. Ничек кенә авыр булмасын, дөнья көтәргә тырыштык. Йорт салып чыктык. Инде тормышлар җайланды дигәндә, ирем кышын урманнан печән күбәсен алып кайтырга дип киткән җиреннән, ачы буран чыгып, туңып үлде. Җәен мәшәкать бик күп, барлык күбәләрне ихатага кайтарып өлгерә алмый идек шул...
Шулай итеп Сәмига Маннан кызы 35 яшендә тол кала, башкача кияүгә чыкмый. “Үги әти барыбер балаларга үз әтисе кебек була алмый, рәнҗетер”, — дип курыктым, ди.
Тол хатын кеше арасында ким-хур булмаска тырышып яши, чүкеч-балта тотарга да өйрәнә, озын кышкы кичләрдә балаларына кием-салымны үз куллары белән тегеп, бәйләп кидерә, хезмәт урынында гел алдынгы, мактаулы була.
– Аллаһка шөкер, гомерем булгач, ике улымны да башлы-күзле итеп, оныклар, хәзер инде оныкларымның балаларын сөям, — дип елмая йөзьяшәр.
– Әни турында бары тик җылы сүзләр генә әйтәм алам, — дип сүзгә кушыла килене Исида ханым. — Без аның белән бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп инде 45 ел бергә гомер итәбез. Ул — искиткеч уңган, көчле рухлы кеше. Нинди генә авыр вакытлар булмасын, төшенкелеккә бирелеп утырмый, сынаулар каршында бөгелеп төшми, хәл итү юлларын эзли һәм таба да. Без аңа бик рәхмәтлебез. Ул өч улыбызны да күңел җылысын биреп тәрбияләште. Атнасына икешәр йон оекбаш бәйли иде. Ә аның тәмле ашларын, тәбикмәкләрен улларым әле дә сагынып кайта. Балаларыбыз студент булган чакта әни бик нык ярдәм итте, шул исәптән акчалата да. Без Рәфис белән икебез дә колхозда эшләдек, төрле вакытлар булды, хезмәт хакын вакытында түләү мөмкинлеге булмаган чаклар да бар иде бит.
Әни белән Иске Кыргыз авылында 34 ел бер түбә астында чөкердәшеп гомер иттек, хәзер инде 11 ел ул Дүртөйле шәһәрендә хөкүмәт тыл ветеранына дип биргән фатирында яши. Без, әлбәттә, даими килеп, хәлен белеп торабыз.
– Кичергән авырлыкларның барысы да артта калды, бүген оҗмахта яшәгән кебек гомер кичерәм. Фатирым якты, җылы, күршеләрем яхшы, балаларым, оныкларым минем өчен өзелеп тора. Өлкән улым Фәнил төп нигездә йорт салып, гаиләсе белән гомер итә, Рәфис улым белән Исида киленем — Яңа Аю авылында. Балаларымда еш кунак булам, мунчага да килеп алалар, — ди юбиляр. — Барлык теләгәнем шул: дөньялар тыныч булсын, махсус хәрби операция илебез өчен Җиңү белән тәмамлансын, башка сугышлар булмасын, әниләрнең күз яше түгелмәсен.
Ә озын гомерле булуымның сере, бәлки, дөньяга якты, ачык караш белән багуымдадыр, һәр таңга шатлана белүемдәдер. Намус белән яшәдем, хилафлык кылмадым, яше-картына ярдәмчел булдым, байлыкка омтылмадым, кешедән көнләшмәдем. Адәм баласы өчен иң зур байлык сәламәтлек икәнлеген яшьтән төшендем. Бер генә нәрсәгә – парлы, тигез яшәүчеләргә кызыктым. Минем дә ирем белән картлыгымны бергә каршылыйсым килгән иде дә бит, тәкъдир башкача язган булган. Бүген күңелемне тагын бер нәрсә кыра: яшьтәшләрем, ахирәтләрем бакыйлыкка күчеп бетте, аңа кадәр даими очрашып, чәй табыны артында хатирәләргә бирелеп утыра идек. Бу очрашулардан соң канатланып, берничә дистә елга яшәреп киткәндәй йөри идем.
— Күз тимәсен, әни әле ныклы: үз дөньясын үзе көтә, матур гөлләр үстерә, бәйләм бәйли, чигә, — ди Исида Таһир кызы. — Фатиры урнашкан ике катлы йорт янындагы ике сутый участогында да эшләргә ярата ул! Яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, төрле кайнатмалар әзерли. Телевизор карый, гәзит-журналлар укый, барлык дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар. Озак моңсуланып утыру аның холкына хас түгел, йөз яшькә җитүенең бер сере шулдыр да әле!
Бер күрешү – бер гомер, диләр бит. Бу күркәм кешеләр белән очрашу хәтердә якты вакыйга булып калды. Татар халкының матур гадәтенә ярашлы, сый-хөрмәт тулы чәй табыны артына утыртмыйча җибәрмәделәр. Сәмига әби юмор хисенә дә бик бай икән, төрле кызыклы хәлләр турында сөйләп, күңелләребезне күтәрде.
Хөрмәтле юбиляр, яраткан гәзитең журналистлары исеменнән сиңа ныклы сәламәтлек телим! Һәр көнгә сөенеп яшә, Җир шарында иң озын гомерле кеше булып, Гиннессның рекордлар китабына керерсең дип тә ышанасы килә.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Автор фотосы.