+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Батырлар эзсез югалмый"

15 мартта «Ватандаш» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү буенча акция үткәрә.

"Батырлар эзсез югалмый"
"Батырлар эзсез югалмый"


Хәбәрсез югалган туганыгызның язмышын күптән белергә телисез икән, 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13нче йорт адресы буенча урнашкан Матбугат йортына килегез. «Русиянең эзләү хәрәкәте»нең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлеге әгъзалары сезнең геройны эзләүдә ярдәм итәрләр.

Интернетта солдатны мөстәкыйль эзләп карарга мөмкин булган махсус ресурслар бар. Ләкин эзләүчеләр ия булган эзләү алгоритмнарын барысы да белми, шуңа күрә барысы да туганын эзен таба алмый. Сугыш 80 ел элек тәмамлануга карамастан, күп кенә гаиләләрдә үзләренең туганнары һәм якыннары язмышы турында әлегә кадәр белмиләр. Хәбәрсез югалганнар саны турында рәсми статистика юк. Тикшеренүчеләр бу сан 3 миллионнан 4,5 миллионга кадәр тирбәлә, дигән фикер белән килешә.

15 мартта Матбугат йортына килергә теләүчеләргә югалган солдат турында язма рәвештә булган барлык мәгълүматларны: исем-шәрифен, туган елын һәм урынын, кайчан һәм нинди райвоенкомат тарафыннан чакырылганын, хәрби часть номерын, кайда хәрби хезмәт үткәнен, хәрби званиесен белеп килергә кирәк. Теләсә нинди өстәмә белешмәләр (кайсы госпитальдә дәваланганы һ.б.) эзләүчеләргә бурычны җиңеләйтә ала.
"Батырлар эзсез югалмый" акциясе Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: