+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Дүртөйле горурлыгы

9. Алга!Икенче августта сафка тезәләр дә, икенче урынга күчәбез, диләр. Төнен баралар, көндез ял итәләр. Атлаганда кычкырып сөйләшергә ярамый – тып-тын баралар. Чик буена алып килгәннәр икән. Иртән карасалар, аста тирән чокыр, су агып ята. Якында урман дисәң, урман кебек түгел, кыска гына агачлар үсеп утыра. Араларында каен агачлары да күренә.Ярның икенче ягыннан сөйләшкән тавышлар ишетелә. Безнеңчә түгел. Япон солдатлары икән. Чик буен сакларга алып килгәннәр икән, дип уйлый совет сугышчылары.9 августка кадәр тын да чыгармыйча яшиләр. 9 август көнне командирлар, төнге сәгать икедә японнарга каршы сугыш башлыйбыз, – ди. – Чик сызыгын тавыш-тынсыз гына үтәчәкбез.

Дүртөйле горурлыгы
Дүртөйле горурлыгы
Зөфәр Гарифҗан янына килә дә сүз башлый.
– Гарифҗан, мин исән-сау кайта алмасам, син минем әниемне үз әниең кебек күр, яме! Исән-сау кайтсаң, әниемне кочаклап ал да, Зөфәр һәрвакыт синең турыда гына кайгырды, гел сине искә алды, диярсең. Менә без сугышка керәбез. Әгәр тегенди-мондый хәл булса, әнием, бәхил бул, дип әйтте, диярсең. Мин әниемне бик яратам, тормыш никадәр авыр булса да, үзе кабасы ризыкны миңа каптырып үстерде. Мин үлсәм, ул берүзе торып кала. Аңа гүргәчә зур кайгы булачак. Ул мондый кайгыны ничек кичерер? Бәхил бул, кадерле әнием, дип әйтте – шулай диярсең.
Бу сүзләрне сөйләгәч, Зөфәр үксеп-үксеп елый. Гарифҗан да елый. Ул да Зөфәргә, мин һәлак булып, син исән калсаң, минем әниемә шулай диярсең, ди.
Бу турыда алар иртәнге 11ләр тирәсендә сөйләшә. Эчләре поша, кая барырга белмиләр. Чокырның теге ягында японнар сөйләшә, көлешәләр – ап-ачык ишетелеп тора.
Көндез ашарга барып алалар. Коры паек бирәләр. Тик ашыйсылары килми.
1945 елның 9 августы төне. Сәгать ике тула. Солдатларга: “Алга!” дигән команда була.

10. Японнарга каршы сугыш

Чокырдан су агып ята иде. Кайчан күпер салып өлгергәннәр? Солдатлар, шуның аша чыгып, сопкага күтәрелә башлый. Ничек инде тавышсыз гына сугыш булсын ди! Японнар сизгән, әлбәттә. Бераз күтәрелгәч, сулы чокырга барып төшәләр. Тырмашып, янә өскә күтәреләләр. Японнар тау битләвенә чик буйлап траншея чокыган һәм су җибәргән икән.
Отделение командиры Зубков була. Ул солдатларны ялгыш полк штабы янына алып чыккан. Алар килеп туктау белән полк командиры капитан Куренков:
– Бу нинди солдатлар? Каян килеп чыктыгыз?! Командирыгыз кем?! – дип кычкыра.
Командирлары:
– Мин! – дип, аның каршысына килеп баса.
Капитан наганын чыгара да аның маңгаена тери.
– Ни өчен монда килдең?!
– Иптәш капитан, ялгыштым, гафу итегез, ни кушсагыз, шуны үтим, зинһар, атмагыз!
Солдатлар да куркуга кала, кемнәрдер дерелдәп төшә.
– Тау башында дзот ут чәчә. – Полк командиры флаг чыгара да: – Дзотны алып, менә бу флагны өстенә кадагыз! – ди. – Шунда гына гафу ителәсең!
Аларга ике огнеметчы бирәләр. Унбер солдат шул дзотка таба күтәрелә башлый. Сопка битләвенә вак кына агачлар үскән. Шулар арасыннан елан кебек шуышып баралар. Дзотка кырык-илле метр ара калгач, японнар аларны шәйләп ала да ата башлый. Огнеметчыларның берсе, тезләнеп, дзот ишегенә төбәп атып җибәрә. Японнар аны күрәләр булса кирәк. Пулеметтан очередь бирәләр. Огнеметчы тәгәрәп китә. Аның тәненә җиде урыннан кургаш кергән була. Шулай итеп, аны югалталар.
Хәзер нишләргә? Командир, сулгарак күчәбез, анда агачлар куерак үсә, ди. Шунда күчеп, японнар күзеннән котылалар. Шул урыннан огнеметчының икенчесе дзотның тишегенә төбәп ата. Дзот ут чәчүдән туктый. Амбразурага граната да ыргыталар. Шартлау. Шуннан, “Ура!” кычкырып, флагны дзот өстенә кадыйлар.
Сопкадан төшеп барганда җирдә ишек сыман әйбер күрәләр. Барып карасалар, дзотка керә торган ишек булып чыга. Кереп карыйлар. Анда дүрт япон солдаты булган, янып беткәннәр.
Полк штабы янына киләләр. Командир Зубковны үз янына чакыра. Солдатлар, нәрсә булыр икән дип, куркып тора. Зубков йөгереп килә дә:
– Егетләр, сөенегез, безнең барыбызны да “За отвагу” медале белән бүләкли-ләр! – ди.
Шулай итеп, күкрәкләренә медаль тагалар.
Бу вакытта японнар Америка белән сугыша иде. Сопкаларда “смертниклар”ны гына калдырганнар. Алар бервакытта да чигенми, үлгәнче сугыша.
11. Ут эчендә беренче көн
Сопкалар буйлап бер чакрым тирәсе атлагач, зур баракка юлыгалар. Керәләр. Эчендә кечкенә генә өстәлләр, тәбәшәк кенә караватлар, аларда матраслар һәм юрганнар. Коридорында юынгычлар. Янәшәдә – ашханә. Монда “смертниклар” яшәгән икән. Алга баруларын дәвам итәләр. Кайда ишек, тәрәзә күрәләр, японнар булу мөмкинлеген искә алып, шуларга төбәп аталар.
Ком юлга төшәләр. Юл читенә биек әремнәр үскән. Юлда бер эз дә юк, техника йөргәнгә охшамаган. Шул юлдан барганда артиллериядән ата башлыйлар. Юлдан 15 метр читкә китеп, окоплар чокырга һәм шунда урнашырга дигән боерык була. Зөфәр, чокыр казып, шунда кереп ята. Бер ягында – карабин, икенче ягында – сапер көрәге. Йокымсырап китә. Берзаман күзен ачса, аның аяк очында бер кеше басып тора. Көрәкне кулына алган Зөфәргә: “Вставай, вон туда пойдем!” – ди. Еракта бер казарма күренеп тора, шуңа төртеп күрсәтә бу.
Зөфәр аңа: “Ложись, а то осколок заденет!” – ди.
Җавап урынына ул, көрәк белән кизәнеп, Зөфәрнең башына суга. Ярый әле башында каскасы була. Шуннан мылтыгына үрелә башлый. Зөфәр ничек итеп мылтыгын кулына эләктереп алганын үзе дә сизми кала. Баса да: “Руки вверх!” – дип кычкыра. Тегесе кулларын күтәрә.
– Товарищ старшина, идите сюда! – дип кычкыра.
Старшина озын-таза ир-егет була. Ул килеп тә җитә.
– Он ударил меня лопатой по каске! Хочет увести меня вон в ту казарму!
Старшина ул кешедән документларын сорый. Ул, мин частемны югалттым, ди. Шуннан старшина тегенең аякларына күз сала, “Ник аякларыңда японнар ите-
ге?” – дип, моның итеген ярып төшерә. Табанында үкчә ягында яшерен капкачы бар икән. Документлары шунда яшерелгән. Ул акгвардияче булып чыга. Старшина аңа, “Син һаман да безгә каршы кешемени? Японнар ягына чыгып, исән яшәгәнсең, хәзер теге дөньяга кит!” – дип, автоматтан очередь бирә…
Солдатларга “Алга!” дигән команда була. Тагын кузгалып китәләр.
Бу сугыш эчендәге беренче көн була.
Утыз чакрымлап атлагач, бер авылга барып керәләр. Йортлар, башлыча, сәмәннән төзелгән. Авыл уртасындагы берничә йорт кирпечтән. Матур итеп салынган үзләре. Анда японнар торган. Алар инде юк, маньчжурлар гына яшәп ята. Кибет бар, тик биге юк. Эчендә стенага төрле ситсалар эленгән, ефәк материаллар бар, стена читендәге киштәләрдә конфет, шикәр, консервалар, чәйләр, перәннекләр, тәмәкеләр, зажигалкалар – җаның нәрсә тели, шул бар. Зөфәр трофей итеп 15 метрлап ситса материал кисеп ала, капчыгы эченә тәмәке, зажигалкалар сала.
Тиздән авылдан чыгып, окоп чокыйлар да йокларга яталар. Берничә егет авылга кызлар күзләргә китмәсенме! Тик алар әйләнеп кайтмаган – үтергәннәр.
Шулай беренче көн үтә, икенче... Өченче көнне бер зур авылга килеп керәләр. Урам тулы халык солдатларны каршы ала. Кулларында рюмка, аракы салып бирәләр. Авыл уртасына җиткәндә бер зур йортның чарлагыннан ата башлыйлар. Солдатлар тиз генә яшеренә.
Командир Зөфәрне һәм Янбулатов дигән солдатны чакыра да атучыны юк итәргә куша. Алар яшеренеп кенә йортка керә, баскычтан тавышсыз гына менә. Ни күрсеннәр: пулеметтан бер карчык атып утыра! Ул солдатларны күрми. Тегене әйләндереп салалар. Карчык яткан килеш аларга карап: “Ах, ненавижу вас, сволочей!” – дип кычкыра...

Илдус ТИМЕРХАНОВ.
(Дәвамы бар).


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: