Якташыбыз 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. 53нче аерым мотоцикл полкы командиры, майор Петухов кул куйган бүләкләү кәгазеннән:
“1944 елның 8 апрелендә Гросулово торак пункты өчен барган сугышларда шәхси батырлык, взвод белән оста җитәкчелек итә белүен күрсәтте. Рота камалышта булганда командир сафтан чыккач, лейтенант Сибатов рота белән командалык итүне үз өстенә алды һәм, кыю, тәвәккәл гамәлләр, шәхси батырлык нәтиҗәсендә үзенең подразделениесен һөҗүмгә күтәрде, камалыш боҗрасын өзеп, каты яраланган килеш дошман группировкасы тәмам юк ителгәнче рота белән командалык итүен дәвам итте”.
1944 елның 30 августында 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 53нче аерым мотоцикл полкы командиры, майор Шилкин кул куйган бүләкләү кәгазеннән: “Дошман оборонасын өзгәндә, аны эзәрлекләгәндә һәм камалышта тотканда гаҗәеп фидакарьлек, батырлык, взвод белән оста җитәкчелек итүен күрсәтә. 1944 елның 23 августында Татар-Бунар торак пункты өчен сугышта үз взводы белән беренче булып шушы торак пунктның төньяк читенә бәреп керә һәм, дошманның 48 солдатын һәм офицерын юк итеп, 194 офицерын әсирлеккә ала, 2 туп һәм 7 пулеметын кулга төшерә. 1944 елның 24 августында безнең оборонаны өзәргә һәм камалыштан чыгарга тырышкан дошманның контрһөҗүме вакытында үз взводы белән дошман сафына бәреп керде, 80 атлы гаскәри булган атлы төркемне әсирлеккә алды. Бәрелешләрдә шәхсән дошманның 17 солдатын һәм офицерын юк итеп, 43 солдатын әсирлеккә алды”.
Гафият Идият улы Ватанга тугрылык символына әверелә, аның сугыш кырларындагы гамәлләре взвод сугышчыларын гына түгел, ул хезмәттәшлек иткән барлык подразделениеләрне дә рухландыра. Сугышның иң куркыныч мизгелләрендә ул салкын канлылык саклап кына калмаган, ә сугышчыларны оештыра да белгән. Аның тактика һәм стратегияне яхшы белүе, шулай ук тиз арада дөрес карарлар кабул итүе бик күп яудашларының гомерен саклап кала һәм дошманга зур югалтулар китерә.
Аның батырлыгы турындагы хикәятләр авылдан-авылга, буыннан-буынга күчеп, аның исемен мәңгеләштерде. Бүген без аның батырлыгын искә алып, аның рухы алдында баш иябез. Ул безгә Ватанга булган мәхәббәт һәм үз халкына тугрылык үрнәген күрсәтте. Гафият Сибатовның батырлыгы һәркем өчен үрнәк булып тора. Аның исеме безнең хәтердә мәңге сакланачак, ә батырлыгы киләчәк буыннарны рухландырып торачак.
Без аның алдында баш иябез һәм батырлыгын мәңгеләштерүне дәвам итәчәкбез. Безнең бурыч – аның истәлеген саклау, аның батырлыгы турында киләчәк буыннарга сөйләү.
Әнисә ГАБДРАХМАНОВА,
Бикморза авылы китапханәчесе.