+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Партия кайда кушса – шунда булды

Чын ватанвәрвәр әтиебез Тимерхан Шакировка быел 100 яшь тулган булыр идеӘтиебезнең балачагы бик авыр елларга туры килә, шуңа карамастан, ул бик тырыш була, белем алырга омтыла. Унсигез яшендә сугышка китә. Гурьев артиллерия училищесында хәрби әзерлек үткәч, Сталинград-Харьков юнәлешендә сугышып, 700 чакрым җәяүләп, Украинага барып җитә ул. Бу вакытта Украинаның яртысы дошманнан тазартылса да, Севастополь дошман кулында була һәм батальон элемтәчесе булган әтиебез Севастопольне коткару өчен мөһим объект булып саналган Сиваш ярымутравындагы каты сугышларда катнаша.

Партия кайда кушса – шунда булды
Партия кайда кушса – шунда булды
“Дошман Севастопольне бирмәс өчен бөтен көчен шушында ташлады, безнең частьларга исә 1944 елның май башларына портны дошманнан азат итү бурычы куелды. Бер сугышта 390 кешелек безнең батальоннан 40 кына кешенең исән калуы билгеле булды. Өч батальонда да шул ук хәл.
Сугыш кырында батальон командирын полк штабы белән тоташтыручы элемтә кәтүген, тузан, снаряд, бомба шартлавы күмгән балчык астыннан табып, алга йөгердем. Шулчак, колакны ярып, “Шакиров! Шакиров!” дигән тавыш ишеттем. Башымны күтәреп, тавыш килгән якны эзлим һәм бите-башы тузанга баткан берәүне күрәм. Кем син, дигән кебегрәк, аңа карыйм. “Угадай! Угадай!” – ди бу. “Таҗи, синме бу?” – дим. Кочаклашабыз.
Ул өч орудиене корып, туктаусыз ата, әле берсенә, әле икенчесенә күчә. Монда кал, бергә сугышырбыз, ди, комбаттан сорыйм, ди. Бу сөйләшү ике-өч минут барды. Мин үземнекеләр белән бергә йөгерәм... Һәм каты яраланам. Ә Таҗетдин Гыйләҗетдинов шушы сугышларның берсендә каһарманлык үрнәге күрсәткәне өчен “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек булды”, – дип сөйли торган иде әтиебез.
Икенче яралануы Польша җирендә була әтинең. Беслау шәһәренә кереп ныгынган дошман гаскәрен 1945 елның 14 маенда гына кыйрата ала алар.
Әти өчен Бөек Ватан сугышы 1950 елда гына тәмамлана. Чөнки 1945-46 елларда Воронеж, Смоленск өлкәләрен дошманнан калган снаряд складларыннан, басу-кырларны миналардан тазартуда катнаша. Яндырылган авыл урыннарын, мина кырларын тазартырга чыгып, бүген дә исән калдык, дип кайта сугышчылар. Куаклыклар һәм үлән белән капланган басу-кырларның һәр квадрат метрында үлем сагалый, шартламыйча үз сәгатен көтеп ятучы снарядларны, миналарны эзләп табу сугыштан да авыр, дип сөйли торган иде әтиебез.
1950 елның апрелендә Таңатар авылына кайта әти.
Әниебез Фәнисәне Борайда үзе фатирга төшкән Гыйлемҗанов абыйларында, әле кичә генә солдаттан кайтып, райкомда инструктор булып эшли башлаган чагында очрата. Бергә башкарган җәмәгать эшләре, кичке дежурлар вакытында бер-берсенең холык-фигылен аңлашкан яшьләр 1951 елның 10 мартында өйләнешә.
Әтиебез Тимерхан Нәби улы, партия кайда кушса – мин шунда, дип, берничә ел комсомолның район комитетын да җитәкләде, берничә колхозда парторг, ЦСУ, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында җитәкче һәм һәркайда, һәрвакыт оста агитатор, пропагандист, районның ватанпәрвәре булды.
Безне – биш баланы карап үстерү, башлыча, әниебез өстендә булса да, әти сүзе, әти образы бездәге татулыкны, йорттагы иминлекне тотып торучы төп көч иде. Әни гомере буе әтинең хезмәтләрен зур бәһаләп, аңа рухи ярдәм күрсәтеп яшәде. Үзе, районда төрле предприятиеләрдә бухгалтерлык вазыйфаларын җентекләп башкаруы белән бергә, шуларда партия оешмаларын да җитәкләде, аңа гына хас ихласлык белән һәр эшне җиренә җиткереп башкарды.
Ничәмә ел парлашып, иңгә-иң куеп үткән тормыш юлларының бер генә мизгеле өчен дә кызарырлык та, үкенерлек тә түгел аларның. Биш бала үстереп, һәркайсыбызга туры юл күрсәттеләр. Әнием бик тырыш иде, безне гел яхшыга, эшкә өндәде. Аларның үстергән бакчалары әле дә безгә мулдан җиләк-җимешләрен биреп тора. Туган йортыбызның ишеген ачып керү белән алар безне каршы ала кебек.
Сөеклеләребезне искә алып күңелләр тула. Ышанасы да килми: әтиебез – 5нче гыйнварда, әниебез 6нчы гыйнварда бакыйлыкка күчтеләр, алты ел инде безнең арабызда юклар.
Кадерле әти-әниебез, рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Винер Шакиров.
Борай районы.
Фото Шакировларның гаилә архивыннан.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: