+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
14 март 2025, 12:25

“Башкортстан-Волгоград. Рух бердәмлегендә җиңү” проекты старт алды

“Сталинград сугышы” музей-панорамасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Башкортстан-Волгоград. Рух бердәмлегендә җиңү” күргәзмә проекты ачылды. Аны Мәдәният министрлыгының республика Хәрби дан музее хезмәткәрләре әзерләде, дип хәбәр итә “Башинформ”.

“Башкортстан-Волгоград. Рух бердәмлегендә җиңү” проекты старт алды
“Башкортстан-Волгоград. Рух бердәмлегендә җиңү” проекты старт алды
Планшетлы күргәзмә Сталинград һәм Урта Дон операциясе янында совет гаскәрләренең контрһөҗүме барышында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендә Көньяк-Көнбатыш фронтның 5нче танк армиясенең 8нче кавалерия корпусы составында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сугышчан батырлыклары турында сөйли.

Музейга килүчеләр дивизиянең һәм аның командирының - Русия Герое, гвардия генерал-майоры Миңнегали Шәйморатовның сугышчан юлларына багышланган документлар һәм фотосурәтләр белән таныша ала. Күргәзмәдә шулай ук Шәйморатов һәм дивизия кавалеристларының шәхси әйберләре, Бөек Ватан сугышы чоры өчен кирәк-яраклар тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, күргәзмәдә уникаль экспонат - бәреп төшерелгән немец самолетының ягулык көпшәсеннән ясалган милли уен коралы - курай тәкъдим ителгән. Ул Зилаер районында туган кавалерист Тусалинныкы.

Күргәзмә 17 апрельгә кадәр эшләячәк.

Фото: bashinform.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас