+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
19 март 2025, 22:05

Күргәзмәдә – ил тарихы

Әлшәй районының Раевка авылындагы социаль-мәдәни үзәкнең икенче катында ике атна дәвамында Русиядә “Ватанны саклаучылар елы” һәм Башкортстан Республикасында “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы”, шулай ук Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан күргәзмә эшләде. Ул район тормышында мөһим вакыйга булды һәм илебезне яклаучыларга ярдәм итүнең әһәмиятен ассызыклады.

Күргәзмәдә – ил тарихы
Күргәзмәдә – ил тарихы
Күргәзмә белем бирү чарасы гына түгел, яшьләрдә патриотик аң формалаштыруга, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга да мөһим адым булды. Ул мәктәп укучыла­рының гына түгел, аларның ата-ана­ларының һәм районыбыз халкының да игътибарын җәлеп итте. Бу өлкән­нәрнең, шулай ук үсеп килүче яшь буынның ва­танпәрвәрлек һәм хәрби тарих белән кызыксынуын күрсәтә. Күргәзмәгә килүче­ләр ике атна дәвамында экспонатлар белән таныша алды. Монда Бөек Ватан сугышы тарихы һәм Ватанны саклаучыларның батырлыклары белән бәйле фотосурәтләр, документлар һәм сугыш чоры әйберләре дә бар иде. Һәр экспонат үзенең аерым тарихын ”сөйләде”, илебезне саклауда сугышчыларның һәм тылның роле никадәр мөһим икәнлеген тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.
Күргәзмәнең беренче көнендә районның “Хәрби туганлык” оешмасы әгъза­сы, диңгез флоты ветераны, II ранг капитаны Виталий Антоненко Раевка авылындагы М. Бурангулов исемендәге башкорт ли­цееның Шәйморатов сыйныфы укучылары белән мавыктыргыч әңгәмә үткәрде. Ул Ватаныбыз мәнфәгать­ләрен яклап, катлаулы шартларда батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән диңгезчеләрнең батырлыгы турында сөй­ләде. Виталий Михайлович тарихи факт­лар турында гына сөйләп калмыйча, яшь тың­лау­чыларны рухландырган шәхси истәлек­ләре белән дә уртаклашты. Моннан тыш, капитан балаларны Хәрби-диңгез флоты сиг­нал­ларының җыелма таблицасы белән таныштырды. Бу мәктәп уку­чы­ларының дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмады, аларга үзләрен Ватанны саклау белән бәйле бөек диңгез традициясенең бер өлеше итеп тоярга да мөм­кинлек бирде.
Шул ук көнне коры душ ясау, паракодлар үрү, шулай ук киез пута ясау буенча осталык дәресе дә үткәрелде. Алгы сызыктагы хәлгә аерым игътибар бирелде, яугирләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән волонтерлык хәрәкәтләре турында материаллар тәкъ­дим ителде. Бу бердәмлек һәм теләк­тәшлек мохитен тудырды, кешеләрне үз ватандашларына ярдәм йө­зеннән актив гамәлләргә рухландырды.
Социаль-мәдәни үзәк һәм район үзәк китапханәсе вәкилләре кунакларны зур теләк белән каршы алды һәм тәкъдим ителгән экспозицияләр турында кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты. Һәркем, экспонатларны карап кына калмыйча, аларның һәр­берсе турында аңлатып сөйләгән хезмәткәрләрдән тәфсилле шәрехләр дә алды. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбия­ләнүчеләр Бөек Ватан сугышы, тыл хезмәт­чәннәре, волонтерлык хәрә­кәте турында бик күп кызыклы мәгълүмат белде­ләр. Һәр­кем үзен кызыксындырган экспонатлар турында сораулар бирде һәм аларга тулы җаваплар алды, шулай ук күргәннәр турында фикер алышырга мөмкин­лек булды. Нәтиҗәдә, искиткеч очрашу, җанлы аралашу килеп чыкты, шул ук вакытта әлеге күргәзмәне анда катнашучылар өчен истә калырлык вакыйга итте.
Мәктәп балалары өчен күргәзмәгә килү графигы булдырылды. Үз чиратында, бу һәр сыйныф белән, шулай ук яшь аермасын истә тотып, аерым әңгәмә кору мөмкинлегенә дә уңай йогынты ясады.
Күргәзмәне оештыруда актив катнашкан район мәгариф учреж­дение­лә­ренә, районның Пионерлар һәм укучылар йортына, волонтерларга, мәдәният учреждениеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Социаль-мәдәни үзәкнең халык иҗаты буенча методисты.
Әлшәй районы.


Күргәзмәдә – ил тарихы
Күргәзмәдә – ил тарихы
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас