Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараны оештыручылар: Башкортстан Башлыгы Хакимияте, республика Хөкүмәте, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге, Уфа Фән һәм технологияләр университеты.
Конгресс-холл фойесында “Уфа сугышка кадәр һәм аннан соң” , “Генерал Миңнегали Шәйморатовның тууына - 125 ел” дигән күргәзмәләр оештырылган иде.
Форум эшендә дәүләт һәм муниципаль власть органнары вәкилләре, галимнәр, укытучылар, мәгариф һәм фәнни учреждениеләр, архивлар, музейлар һәм китапханәләр хезмәткәрләре, аспирантлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм студентлар катнашты.
Пленар утырышның модераторлары булып Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Рамил Рәхимов, шулай ук Уфа Фән һәм технологияләр университетының Тарих һәм дәүләт идарәсе институты директоры, “Русия тарихчылар-архивистлар җәмгыяте” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе идарәсе рәисе Әминә Уразова чыгыш ясадылар.
“Әлеге вакытта Русия субъектларының барлык башкалаларында шундый дәрәҗәдәге конференцияләр уза. Бу - беренче чиратта, азатлык яулап, Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт билгесе. Икенчедән, мондый конференцияләр үткәрү безнең тарихи хәтергә әйләнеп кайтуыбызны күрсәтә, геройларыбызның батырлыкларын һәм тәҗрибәсен өйрәнү игътибарга лаек дип саныйбыз. Тарихчылар әлеге тематика буенча яңа фактларны өйрәнә, патриотик тәрбия эшенең методикалары белән уртаклаша”, – диде Рамил Рәхимов. Ул билгеләп үткәнчә, чара Башкортстан Башлыгы раслаган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган республика чаралары планына керә.
– Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгели. Без тарихыбызны, совет халкының, яугирләрнең тиңдәшсез батырлыгын онытмаска тиеш. Башкортстанның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында яхшы хәтерлибез. 80 елдан соң тарих кабатланганын күреп торабыз. Балаларыбызның якты киләчәге хакына әлеге вакытта без илне нацистлар режимыннан саклыйбыз. Шушы катлаулы чорда республика халкы Русия Президенты Владимир Путин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тирәсендә тупланды. Балаларга, яшьләргә ата-бабаларыбызның батырлыгын сөйләргә, аңлатырга, кирәк. Киләчәгебез булсын өчен без үзебезнең үткәнне хәтерләргә һәм бүгенге көнебезне сакларга тиеш, – диде Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе начальнигы Алексей Дербеко.
Форум спикерлары һәм катнашучылары алдында хәрби-тарихи җырлар һәм шигырьләр башкаручы иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Шулай ук, Башкортстанның дәүләт бүләкләре белән тарих укытучыларын, музей хезмәткәрләрен һәм башкаларны бүләкләү тантанасы булды.
- Бүген 4 меңгә якын мәдәният учреждениесе, музей, китапханә, мәдәният йортлары, концерт һәм театр оешмалары Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бик күп сандагы чараларга әзерләнә. Бүген махсус хәрби операция зонада безнең яугирләр ил иминлеге сагында тора. Алар арасында мәдәният учреждениесеннән алгы сызыкка киткән 100дән артык кеше бар. Аларның кайберләре фронт концерт бригадаларында эшли, күпләре, кулларына корал тотып, хәрби бурычын үти, - диде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. – 22-27 августта Башкортстанда Русия Оборона министрлыгының "Армия мәдәнияте көннәре" узачак. Чарага 22 августта, Русия флагы көнендә, старт бирелә, 27 августта - легендар Миңнегали Шәйморатовның туган көнендә ябыла. Чара Уфаның Совет мәйданында узачак, ачылу тантанасында бертуган Илдар һәм Әскар Абдразаковлар чыгыш ясаячак. "Армия мәдәнияте көннәре" чаралары республикабызның һәр муниципалитетында үтәчәк, төп вакыйгалар Уфада узачак.
Форумда сәламләү сүзе белән Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина чыгыш ясады. Шулай ук, Русия Фәннәр академиясенең Русия тарихы институты директоры Юрий Петровның, Русия Иҗтимагый палатасының Югары белем һәм фән үсеше комиссиясе рәисе Михаил Погосянның, Ырынбур өлкәсендә Русия тарих җәмгыяте бүлеге советы рәисе Сергей Любичанковскийның сәламләве укылды.
Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов чыгышында Бөек Ватан сугышының беренче елларында Башкортстанның оборона-сәнәгать комплексы аякка басу үзенчәлекләренә тирән анализ ясады. Рамил Рәхимов “Бөек Ватан сугышы елларында Башкорт АССР. Тарих. Тарихи хәтер” дигән темага чыгыш ясады.
Катнашучылар Бөек Ватан сугышы тарихы, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә керткән өлеше, сугыш турында хәтерне мемориальләштерүнең яңа формалары, тарихны саклаучылар буларак архивлар һәм музейлар эше, яшьләр белән эшләүнең заманча белем бирү практикасы, совет халкының нацизмны Җиңүенең рухи-әхлакый факторлары һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин.