Кушнаренконың тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Гүзәл Хәмитова һәм фонд саклаучысы, экскурсовод Илфир Кадыйров райондашларының Бөек Җиңүгә керткән өлеше хакында бик горурланып һәм җентекләп бәян иттеләр. Музейда бу темага бай мәгълүмат һәм экспонатлар тупланган. Кушнаренкода сугыш елларында эшләгән Коминтернның махсус мәктәбе тарихын, казанышларын өйрәнүгә алар аеруча зур хезмәт салган.
– 1941-43 елларда Уфада Коминтерн башкарма комите-
ты – Бөек Ватан сугышы елларында немец фашизмына актив каршылык күрсәткән Халыкара коммунистик Интернационал оешмасы эшли, ә Кушнаренко авылында Коминтернның махсус мәктәбе урнаша, — диде Гүзәл Расих кызы. — Ул Кызлар тавындагы Топорниннар утарында була, аның эшчәнлеге турындагы мәгълүмат 2018 елга кадәр җиде бик астында саклана. Архивлар ачылгач, Кушнаренкода разведка һәм диверсия төркемнәре әзерләнеп, аларның дошман тылына ташланганлыгын белдек. Бу мәктәптән чыккан разведчикларның һәм аларның остазларының исемнәрен, язмышларын ачыкладык. Шунысы игътибарга лаек: аларның күбесе роман һәм фильм персонажларының прототиплары булып хезмәт иткән икән! Мисал өчен, барыбыз да яратып караган “Язның унҗиде мизгеле” һәм “Кызыл капелла” кинотасмаларында бар алар. Башкортстанның гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры, Русия Хәрби фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Марат Мәрданов белдерүенчә, “Кызыл капелла” дип немецлар Германия һәм чиктәш илләр территориясендә эшләгән совет разведчикларын һәм разведка челтәрен атаган.
Сугыш башында безнең ил разведчиклары дошман территориясендә Мәскәү белән бөтенләй элемтәсез кала. Әлеге элемтәне тәэмин итү өчен Коминтернның махсус мәктәпләре курсантлары парашют ярдәмендә рацияләре белән бергә дошман территориясенә ташлана. Бик күп була алар, Кушнаренкодан гына да 34 кеше була. Аларны Бөекбритания аша Франция, Нидерланд, Германия, Польша һәм башка илләр территорияләренә ташлыйлар.
ФРГ махсус хезмәтләренең элекке җитәкчесенең дошманның тирән тылына ташланган совет разведчик-парашютчыларын тоткарлау турындагы кулланма әсбабы басылган хәтта. Ул гестапоның сорау алу материалларына нигезләнеп язылган. Китап авторы аларның кем булуы һәм кайда әзерләүләре турында сораулар бирә. Мәсәлән, милләте буенча немецлар Катяи Нидеркирхнет һәм Теодор Винтер дошман тылына 1943 елның 7 октябрендә озатыла. Кушнаренкода, шулай ук, Франц Целаска, Эльвира Эйзеншнайдер, Герхард Кеннен, Рудольф Гиптнер һәм башка бик күпләрне әзерләгәннәр. Катя һәм бу егетләрнең язмышы фаҗигале була. Польшада Катя поездга утыра һәм аны рациясе белән гестапо хезмәткәрләре тоткарлый, концлагерьга озаталар һәм җәзалап үтерәләр.
Ләкин Польша, Болгария, Югославия һәм Чехословакиядә бик уңышлы эшләгән разведчикларыбыз да була. Бүген ышаныч белән әйтергә мөмкин: 1941-43 елларда разведчикларның күпчелеге Башкортстанда әзерләнгән.
Шул чорның күренекле сәяси эшлеклеләре Георгий Димитров, Пальмиро Тольятти, Долорес Ибаррури, Вальтер Ульбрихт һәм башкалар Коминтернда эшли. Уфадан Европа илләренә 18 телдә Коминтернның антифашист радиостанцияләре эфирга чыккан. Коминтерн бөтен дөнья коммунистларын фашизмга каршы актив көрәшкә күчәргә чакырган.
Фронттан ерак булган төпкел Кушнаренкода төрле милләт яшьләре (немецлар, австриялеләр, испаннар, поляклар, чехлар, болгарлар, словаклар, итальяннар, французлар) радиопропаганда алып барырга, разведка-диверсия эшенә һәм партизан хәрәкәтен оештырырга өйрәнә. Немец тарихчысы Вольфганг Леонхард болай дип яза: “Кушнаренко — кечкенә генә бер авыл, Уфадан алтмыш чакрым төньяк-көнбатыштарак. Тимер юл бәйләнеше булмаган, җәен аны — пароход линиясе, ә кышын чана юлы алмаштырган. Бу — һичшиксез, разведка-диверсия мәктәбе өчен идеаль урын”.
Кушнаренко халкына ярдәм итү өчен Коминтерн курсантларыннан авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучы бригада оештыралар. “Авылда хатын-кызлар, балалар, картлар һәм сугыш инвалидлары гына калган иде. Урып-җыю вакытында безнең арадан слесарьлык эшенә өйрәтелгән кешеләр тракторларны һәм комбайннарны ремонтлады, калганнары урып-җыюда булышты”, — дип искә ала легендар разведчик Маркус Вольф. Испаннар, итальяннар һәм французлар “Мадам Стреляева”ның виноград бакчасында бергәләп эшләгән.
Күренекле язучы Юлиан Семенов сценарие буенча төшерелгән “Язның унҗиде мизгеле” фильмындагы сюжет уйлап чыгарылмаган, разведчикларыбыз тормышыннан алынган. Максим Максимович Исаев, ягъни Штирлиц — совет разведчигының җыелма образы. Ә менә аның ярдәмчеләре, мәсәлән, пастор Шлаг, радистка Кэт һәм башка персонажлар реаль кешеләрнең прототиплары. Алар арасында Кушнаренкода Коминтерн мәктәбендә әзерләнгәннәре дә бар.
Бүген разведчиклар һәм диверсантлар әзерләгән Коминтернның махсус мәктәбеннән хәрабәләр генә калган. Тик музей директоры Гүзәл Хәмитова һәм аның уң кулы Илфир Кадыйров аның тарихын бөр-текләп җыюны дәвам итәләр. Бу юнәлештә алар зур эш башкарган. 2023 елда алар Мәдәни башлангычлар буенча грант отып, “Бөтен Европа бер авылда фашизмга каршы” дигән проектны уңышлы яклаган.
– Коминтерн мәктәбендә әзерләнгән разведчикларны эзләп, нинди генә илләр белән элемтәгә чыкмадык! “Тырышкан ташка кадак каккан”, диләр бит, тырышлыкларыбыз бушка булмады, Коминтернда укыган 77 кешене таптык, исәннәренең — үзләре, инде мәрхүм булганнарының туганнары, якыннары белән аралашып, мәгълүмат җыйдык, — ди Гүзәл Расих кызы. — Бу темага онлайн халыкара конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрдек, брошюралар чыгардык.
Кушнаренко музеенда Коминтернның барлык укучылары, остазларының портретлары күргәзмәсе булдырылган. Легендар разведчик Маркус Вольфның да портреты бар биредә. Ул 1958-86 елларда ГДР тышкы разведкасы белән җитәкчелек итә. Һич арттырусыз, Кушнаренко музеендагы бу күргәзмәнең һәр персонажы турында мавыктыргыч һәм кискен сюжетлы хикәя яисә китап язарга мөмкиндер! Тик, ни аяныч, республикабызда яшәүчеләрнең күпчелеге бу хакта белми дә.
Илфир Кадыйров сөйләвенчә, сугыштан соң Коминтерн мәктәбе бинасында авыл хуҗалыгы техникумы урнашкан, ул янган. Янгын сүндерү машиналары бозлавык юлдан тауга күтәрелә алмаган, бина тулысынча янып беткән.
1943 елда Сталин указы буенча Коминтерн мәктәбе ябыла һәм таратыла. Аның эшчәнлеге белән бәйле барлык документлар Мәскәүгә алып кителә һәм яшерен рәвештә саклана. Хәзер архивлар ачык. Әмма без бу хакта әлегә бик аз беләбез. Әгәр алпавыт Топорниннар утары тергезелсә һәм анда Коминтерн музее ачылса, бу объект, һичшиксез, халыкара туризм өчен менә дигән урынга әверелер иде!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Рәсемдә: Кушнаренконың тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Гүзәл Хәмитова һәм фонд саклаучысы, экскурсовод Илфир Кадыйров.
Автор фотосы.